События

Талантлы яшьләребезнең берсе 14.08.2020

Талантлы яшьләребезнең берсе

Районның яшьләр парламентына кандидатлар белән очрашуда катнашты Фәнил Хәбибуллин. Соңыннан сүз алды. Кыска гына чыгышы да аңа карата зур кызыксыну уятты.

– Моңа кадәр кайда булдыгыз сез? – дип сорадылар аннан.

– 30 яшькә кадәр фәнни эшләрне төгәлләргә кирәк, дигән фикердә мин. Хәзер туган районыма һәръяктан ярдәм итәргә әзер, – дип җавап бирде ул. 

Ә ничек ярдәм итмәкче була ул? Гомумән, моңа кадәр күренмичә, кинәт кенә килеп чыккан бу егет кем? Үзе белән очрашып сөйләшкәннән соң кызыксыну артты.

Яшь, энергияле, киләчәккә ныклы максатлар белән яшәүче Фәнил Хәбибуллин Мөндеш егете. Башлангыч сыйныфларны туган авылы мәктәбендә тәмамлаганнан соң Түбән Мәтәскәгә укырга китә. Иптәшләреннән бер җире белән дә аерылмый, укуы да уртача гына була.

– Минем бер уңай ягым бар – бөтен яңалыкта үземне сынап карарга телим. Мәктәптә дә шулай иде, хәзер дә. Бәйгеләрдә катнашам. Өч бәйгенең берсендә барыбер җиңәсең. Бу юлы да нәрсәне икәнен хәтерләмим, әмма тәкъдир итүдә катнаштым. Шунда сыйныф җитәкчем Лилия Мәннапова мине Президент чыршы бәйрәменә җибәрде. Бу үзенчә бер стимул булды. Мәктәпне тәмамлаганда аттестатта рус теленнән генә өчле чыкты. 5 БДИ имтиханы бирдем. Югары белем алырга дип документлар тапшырырга Казанга киттем. Абый белән өч уку йортына документларны тапшырдык, – диде Фәнил. – Хыялым авиация институтына керү иде. Әмма барып күргәч, нигәдер архитектура һәм төзелеш институты күбрәк ошады.

Институтта егет әтисе Фәргать кебек гер спорты белән шөгыльләнә башлый. Ярышларда катнаша, җиңүләр яулый. Спорт осталыгына кандидат була. Шәһәр мэры, Татарстан Республикасының махсус стипендияләрен ала. Ә фән белән мавыгып китүенең сәбәбе бөтенләй икенче. 2 курста укыганда беренче курс эшен укытучы Мөнир Яруллин белән башкара.

– Ул 6 кешедән бер төркем җыйды. Аның белән мәкаләләр яздым. Грантларда катнашып җиңүләр яуладым. Беренче грант “У.М.Н.И.К”. Фәннин-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм итү фонды тарафыннан оештырыла. Җиңдем. Практика вакытында Казанның “Бетон24” ширкәтендә лаборант булып эшләп, тәҗрибә тупладым. 3 курста Германиянең Кельн шәһәрендә стажировка үттем, – диде Фәнил Фәргатович. – Диплом белән бергә эксперименталь җиһаз турындагы хисапны да якладым. Цементны кулланганда экономия ясый, сыйфатны яхшырта торган җиһаз ул.

Аннан Казан авиация институтына кайчандыр укырга хыялланган институтында аспирантурада белем ала башлый. Фәнни мәкаләләр яза. Инглиз телендә 6, рус телендә 40 эше журналларда басылып чыга. Татарстан Республикасының махсус, Россия Федерациясе Хөкүмәте, 2 тапкыр Россия Федерациясе Президенты стипендияләренә лаек була. Кырымда, Сочида, Болгариянең София шәһәрендә үткән форум, фестивальләргә шушы җиһазны да алып барып, уңай бәя алып кайта. 4 ел аспирантурада укыган дәвердә фән кандидатлыгын яклый.

– 3 ел ассистент булдым, быелдан доцент вазыйфасында. Шушында эшләгән чорда бик күп бәйгеләрдә җиңүләр яуладым, “Старт-1” грантын оттым, “МПП Мехатроник” ширкәте (ширкәт СКОЛКОВО фонды резиденты булды) ачып җибәрдем, үземнең эксперименталь җиһазны җитештерү өлкәсендә сынап карадым. Ассистент, институтта инженер, аннан уку лабораториясе мөдире вазыйфаларын да алып барам. Хәзерге вакытта докторлык диссертациясе өстендә эшлим, Федераль университетына бизнесның югары мәктәбенә укырга кердем, – диде Фәнил Хәбибуллин. –Ширкәт өлешенә инвесторлар да керттек. Алар ризалык бирсә, эксперименталь җиһазны Арчага алып кайтып эшләтеп җибәрергә уйлыйм. Ягъни ширкәтнең филиалы Арчада булып, кешеләрне эш урыны белән тәэмин итәргә дә мөмкинлек туар иде. Мәгариф өлкәсендә шөгыльләнәм. Минем бу өлкәдә дә белемем бар. ТР мәгариф һәм фән министрлыгында стажировка да үттем. Теләге булганнарны робот техникасы буенча өйрәтергә уйлыйм. Иң мөһиме – Арча районындагы кызыксынган кешеләрне җыеп, аларны грантлар белән эшләргә өйрәтәм. Атна саен кайтып. Грантлар бик күп, аларны алу өчен бик күп документларны дөрес итеп тутыра, откан очракта ничек кулланырга икәнен белергә кирәк. 2 миллион сум грант откач, мин дә югалып калдым. Нишләтергә? Ничек дөрес итеп файдаланырга? Кыскасы, планнар зурдан, – диде Фәнил Хәбибуллин.



Гөлсинә Зәкиева

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/talantly-yashlrebezne-berse


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение