События

Якташыбыз Вакыйф Вәкил улы Нуриевны туган көне белән котлыйбыз! 17.08.2020

Якташыбыз Вакыйф Вәкил улы Нуриевны туган көне белән котлыйбыз!

17 август көнне якташыбыз Вакыйф Вәкил улы Нуриевның туган көне! 

Вакыйф Вәкил улы Нуриев — татар язучысы, журналист, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары (2007 елдан),Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең А. Алиш ис. әдәби бүләк иясе.

1958 елның 17 августында Татарстанның Арча районы Сеҗе авылында дөньяга килә. Шушы авылда урта мәктәпне тәмамлый, 1975 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә. 
5 курста укыганда «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы редакциясендә хезмәткәр булып эшли башлый. 1980 елда университетны тәмамлый. Бераздан «Яшь ленинчы»ның җаваплы сәркатибе, баш мөхәррир урынбасары була. 1987-1990 елларда Татарстан китап нәшриятының сәясәт редакциясе мөдире.

1990 елда аны яңа оешкан «Шәһри Казан» газетасы редакциясенә эшкә чакыралар. Ул башта бүлек мөхәррире, 1995 елдан 2000 елга кадәр әлеге газетада баш мөхәррир урынбасары була. Соңрак Вакыйф Нуриев «Салават күпере» һәм «Сәхнә» журналларының баш мөхәррир урынбасары булып эшли.

Вакыйф Нуриев — 70кә якын хикәя авторы. 1990 елда Татарстан китап нәшриятында аның «Бүре кадәр бүрек» дигән хикәяләр җыентыгы дөнья күрде. 2006 елда аның «Җиденче палата», «Карга карагы», «Әбиесә — әфлисун» повестьлары дөнья күрә.

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение