События

Якташыбыз Hаил Касыймовны туган көне белән котлыйбыз! 18.08.2020

Якташыбыз Hаил Касыймовны туган көне белән котлыйбыз!

Бүген, 18 август көнне якташыбыз Hаил Васыйл улы Касыймовның туган көне! Арча якташлыгы Сезне чын күңелдән туган көне белән тәбрик итә!

Сезгә, хәерле озын гомер, нык сәламәтлек, яңадан-яңа иҗади уңышлар тели. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз. Иҗат чишмәгез бервакытта да саекмасын. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын Сезгә!

Сезне хөрмәт итеп, “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы.

--------

Hаил Васыйл улы Касыймов 1955 елның 18 августында Татарстан Республикасының Арча районы Ашытбаш авылында туа. 1970 елда Ашытбаш сигезьеллык мәктәбен һәм 1972 елда күршедәге Тукай-Кырлай урта мәктәбен тәмамлый. 1972-1977 елларда Казан төзүче-инженерлар институтында белем ала. 1992 елга кадәр төрле төзелеш һәм сәүдә оешмаларында өлкән инженер, директор булып эшли. 1992-1997 елларда ул Татарстан дәүләт телестудиясендә редактор, өлкән редактор хезмәтендә. 1997-1999 елларда Казан шәһәр хакимиятенең Мәдәният идарәсендә идарә башлыгының беренче урынбасары булып эшли. 1999 елдан хакимиятнең Юллар төзү идарәсендә идарә башлыгы урынбасары вазифаларын башкара.


Н.Касыймов мәктәптә укыганда ук шигырь язу белән мавыга. Кайбер шигырьләре шул вакытта «Ялкын» журналында, «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасында басылып чыга. Кайда гына яшәсә дә, нинди генә эштә эшләсә дә, аның шигърияткә мәхәббәте сүрелми. Татар поэзиясендә Н.Касыймов җырчы шагыйрь буларак танылу ала. Татарстан һәм Башкортстан композиторлары тарафыннан шагыйрьнең йөзгә якын шигыренә көй языла. Аларның байтагы, халык арасында киң таралып, үзешчән һәм профессиональ җырчыларның озак еллар буе даими башкарылып килгән тотрыклы репертуарын тәшкил итә: «Ак яулыклы әнием», «Соңлама», «Кайтуыңны сагынырмын», «Авылым тавышлары», «Гүзәл җирем» (Л.Батыр-Болгари көе), «Туй күлмәге», «Кулъяулыгың», «Соңгы звонок» (Р.Ахиярова көе), «Тыңлар идем тавышыңны», «Хәтерлисең микән ул төнне» (Р.Кәлимуллин көе), «Су буенда учак яна», «Оныттыр» (З.Хәйретдинов көе) һ.б. Аның җырлары «Яраткан җырлар» жыентыгына һәм башка җыр китапларына даими рәвештә урнаштырылып килә. 1996 елда исә шагыйрьнең күп кенә җырларын эченә алган «Күңелем каршында тезләнде» исемле китабы басылып чыга. Бүгенге көндә Hаил Касыймовның 3 китабы басылып чыкты. Тиздән аның 4 нче китабы дөнья күрәчәк.

Н.Касыймов Татарстаннын атказанган сәнгать эшлеклесе, Һади Такташ исемендәге әдәби премиясе лауреаты. 1993 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение