События

Мөнәвир абыйны искә алып... 25.08.2020

Мөнәвир абыйны искә алып...

Арча эшчеләр бистәсендә озак еллар яшәп, җаваплы урыннарда эшләп халыкка намуслы хезмәт иткән, үзенең тыйнаклыгы һәм пөхтәлеге, белемле булуы белән аерылып торган, һәркем белән уртак тел таба белүче Мөнәвир Гәрәй улын районыбыз халкы яхшы хәтерли. Алар тормыш иптәше, озак еллар Арча район поликлиникасында шәфкать туташы булып эшләгән Шәфика апа белән, үрнәк гаилә булып яшәделәр һәм өч кыз тәрбияләп үстерделәр. Олы кызлары Әлфия Түбән Кама педагогия училищесында һәм Бакый Урманче исемендәге икенче гимназиядә директор урынбасары, ә Гөлсинә Арча педагогия көллиятендә методик кабинет җитәкчесе булып эшләп әтиләренең һөнәрен дәвам иттеләр. Ә кече кызлары Лилия төзүче һөнәрен үзләштереп, Ижау шәһәренең төзелеш оешмаларында җитәкче булып эшләде. Бүгенге көндә алар лаеклы ялда, әти-әниләрен искә алып, горурланып яшиләр. 

Ибраһимов Мөнәвир Гәрәй улы Әгерҗе районының Тирсә авылында 1921 елның 19 мартында Мөхәммәтгәрәй белән Миннехәятләр гаиләсендә 8 баланың берсе буларак дөньяга килгән. Мөнәвир кечкенәдән белемгә омтыла, Тирсә җидееллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан педагогия училищесына укырга керә.Училищены тәмамлагач аны Актаныш районының Татар Ямалысы авылына укытырга җибәрәләр, анда бер ел эшләгәч, армия сафларына алалар.Тбилиси шәһәрендә хезмәт итә, кече командирлар хәзерли торган мәктәпне тәмамлый, ул тау-укчы пехота полкына күчерелә. Ләкин биредә дә озак хезмәт итәргә туры килми, аны Саратов өлкәсенең Вольск шәһәрендәге авиация училищесына җибәрәләр. Юлда барганда сугыш башлануы билгеле була. 

Курск янындагы сугышларга ул ике елдан соң, авиатехник булып хезмәт иткәндә, Башкомандующий карамагындагы фронтның алгы өлешен фотопленкага төшерүче 50 нче авиация-истребитель полкы составында эләгә. Анда бортмеханик, укчы буларак самолетларда очарга, аэродромны, самолетларны дошман һөҗүменнән сакларга, сугышта зарарланган очкычларны сафка бастырырга туры килә. 50 нче авиация-истребитель полкының өлкән сержанты, авиация механигы Ибраһимов Мөнәвир Гәрәевичне хөкүмәт бүләгенә тәкъдим иткән бәяләмәдә: ”Брянск фронтында барган сугышларда 1943 елның 18 апреленнән катнашып самолетларның 102 сугышчан очышына техник хезмәт күрсәтте, ремонт эшләрен зур тырышлык куеп башкарды. 1943 елның июль аенда зарарланып кайткан ЛА-5 №01 самолетын нормадагы 40 сәгать урынына 25 сәгатьтә сафка бастырды, ә №67 самолетының дүртенче цилиндрын 60 сәгать урынына 32 сәгатьтә алыштырып өлгерде. Югары сыйфат белән башкарган хезмәтләре өчен аңа 6 тапкыр рәхмәт белдерелде”,–дигән мактау сүзләре язылган. Ул елларда Мөнәвир Ибраһимов кебек һәркем Җиңү көнен якынайту өчен үзеннән мөмкин булган өлешне керткән, батырлык үрнәкләре күрсәткән. 

Курск янында барган сугышларда фашистларны тар-мар иткәннән соң Мөнәвиргә Ленинград фронтында шәһәрне блокададан коткаруда, II Прибалтика фронтында Эстония, Латвия, Литва республикаларын фашистлардан азат итүдә катнашырга туры килә. Сугыш бетү турындагы хәбәрне ул Рига шәһәре янында ишетә. Үзенә йөкләнгән вазифаларны намус белән башкарган һәм батырлык үрнәкләре күрсәткән өчен авиатехник Мөнәвир Ибрагимов “Кызыл Йолдыз” ордены, “За отвагу”, “Германияне җиңгән өчен” һәм башка медальләр белән бүләкләнә, ә 1985 елда аңа “II дәрәҗә Ватан сугышы” ордены тапшырыла. 

Аны Мәскәүгә – Хәрби академиягә җибәрәбез дип үгетләсәләр дә, Мөнәвир Ибраһимов туган авылына балалар укытырга кайта, Казан педагогия институтында читтән торып укый. 1945–1948 елларда Тирсә җидееллык мәктәбендә укыту эшләре буенча директор урынбасары, тарих укытучысы булып эшли. 1947-1950 елларда үз авылларындагы Киров исемендәге колхозның партоешма секретаре, 1950-1952 елларда КПССның Әгерҗе район комитетында агитация һәм пропаганда бүлеге мөдире, 1952 – 1957 елларда КПССның Кайбыч район комитетының икенче секретаре, 1957-1958 елларда шул ук вазифаны Чаллы районында башкара. 1958 – 1959 елларда Әтнә районының, ә 1959-1962 елларда КПСС ның Арча район комитетының 1 секретаре булып сайлана һәм һәркайда да белемен, тәҗрибәсен кулланып, халыкның яшәү шартларын яхшырту өчен зур тырышлык куя. Аннан соң Чистай район комитеты секретаре булып китәргә тиеш булса да, Арча педагогия училищесын кабул итеп ала. Бу уку йортын 18 ел буе җитәкләү дәверендә аны республикада гына түгел, аннан читтә дә таныта. Мөнәвир Гәрәй улының тыныч тормыштагы хезмәтләре дә югары бәяләнеп, ул 1976 елда “Хезмәт кызыл байрак” ордены белән бүләкләнә, 1981 елда “Халык мәгарифе отличнигы” исеменә лаек була. 1981 елдан лаеклы ялда булса да, яшьләргә патриотик тәрбия бирү юнәлешендә даими эш алып барды. Мөнәвир Гәрәй улы 2006 елның 8 февралендә вафат булды һәм Арча зиратына җирләнде. 

Үзеннән Бөек Ватан сугышындагы җиңүгә, республикабызның һәм районыбызның үсешенә зур өлеш керткән Мөнәвир Гәрәй улы Ибраһимовның хезмәтләре онытылмый. 

“Казан арты” тарих-этнография музее директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/mnvir-abyyny-isk-alyp

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение