События

Арча урамында изге бәйрәм узды 30.08.2020

Арча урамында изге бәйрәм узды

Шәһәребезнең "40лет Победы" урамында бүген матур бәйрәм оештырылды.

Аның төп оештыручысы - Арчада яшәүче Рифат Шәйхетдинов. Изге күңелле райондашыбыз Корбан чалып, үзе яшәгән йорт ишегалдында балалар һәм олылар өчен менә дигән бәйрәм уздырды. Сабыйлар өчен аниматор чакырып, плов пешерүче пешекче чакырып, менә дигән мул табын ясап, бар теләүченең күңелен ача ул. "Минем бу эшемне хуплап, ярдәм итүчеләр күп булды. Үзем генә булдыра алмас идем. Бөтен район булышты дисәм дә була. Шушмабаштан плов пешерергә утынга кадәр китереп бирделәр," - дип уртаклашты ул.

Уен-көлке, күңел ачу тәмамланганнан соң, Равил хәзрәт Коръән аятьләрен укып, ихлас теләкләрен җиткерде.

Чын мәгънәсендә күңелле, ихлас, бердәм бәйрәм шаһите булырга насыйп булды.

 Тулырак газетабызның алдагы саннарында укый алачаксыз.


http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/archa-uramynda-izge-byrm-uzdy



Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение