События

Сәрдәбашта төзекләндерелгән клуб ачылды 01.09.2020

Сәрдәбашта төзекләндерелгән клуб ачылды

Бүген Сәрдәбаш авылында ныклап төзекләндерелгән клуб ачу танатанасы узды

Анда Татарстан Мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Шәфигуллин, район башлыгы Илшат Нуриев катнашты. 60 нчы еллардан бирле клуб хезмәтен үтәгән элеккеге Зиннур бай складлары булган бинага күптән кул тимәгән булган. Ниһаять , быел ул республика программасы нигезендә ныклап төзекләндерелде. "КСМ" ширкәте егетләре биредә күңел җылысын биреп, җиренә җиткереп эшләгән. Түбәсе, диварлары, эчке бизәлеше тулысынча яңартылган клубны хәзер танырлык түгел. Килгән кунаклар авыл халкына мәдәният учагын гөрләтеп эшләтүләрен теләделәр. Авыл - милләтнең рухын саклаучы төп терәк булырга тиеш, дигән фикерне җиткерде министр биредә җыелган мәдәният хезмәткәрләренә. Моның өчен республикада бик күп эшләр башкарыла. Район башлыгы да авылда яшәүчеләр өчен дәүләт тарафыннан каралган төрле ярдәм чараларын санап күрсәтте. Җирлек башлыгы Вәзир Сәгыйтов әйткәнчә, Шушмабаш авыл җирлеге мисалында да моңа инанырга мөмкин. Быел гына Шушмабашта балалар бакчасы ныклап төзекләндерелде, Носы, Сәрдәбаш авылларына асфальт юллар килгән, яшәү һәм ял итү өчен биредәге халыкка барлык мөмкинлекләр тудырылган.

Яңартылган клубта  Сәрдәбаш авылының "Туым Җондызы" фольклор ансамбле, район үзешчәннәре тәүге концерт куйдылар. Күршеләренең сөенечен уртаклашырга хәтта Мари Иле республикасының Сәрдәял авылыннан "Болын марилары" фольклор ансамбле дә килгән иде.

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/srdbashta-tzeklnderelgn-klub-achyldy


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение