События

“Заря” уракны тәмамлады 03.09.2020

“Заря” уракны тәмамлады

Халык инвесторга бик рәхмәтле. Киптерелгән, чиста ашлык бирделәр, мондый хәлне күргәнебез юк иде, дип шатланып бетә алмыйлар “Заря” ширкәтендә.

Район башлыгы Илшат Нуриев 30 августта игеннәрне урып-җыюда югары күрсәткечләргә ирешеп эшләгән өчен “Аю” ширкәте комбайнчысы Илдар Хәсәновка, “Заря” ширкәте комбайнчысы Илдар Кавиевка Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр тапшырды.

“Заря” ширкәте районыбызның иң ерак почмагында урнашкан. Анда һава торышы да үзгәрәк, яз башкаларга караганда ун көнгә соңрак килә, кыр эшләре дә соңрак башлана. Шуңа күрә быелгы уракны районда икенче булып төгәлләүләре соклану тудыра.

Район башлыгы да әлеге хуҗалыкта соңгы елларда башкарылган эшләргә югары бәя бирде. Күп төзелешләр алып барыла, яңа техника кайта. Кеше кадере артты, кызыксындыра беләләр, түләү әйбәт. Быел игеннәрнең гектарыннан уртача 37 центнер уңыш җыеп алдылар. Башка эшләр дә көйле бара. Комбайннар артыннан ук саламны җыйдылар, туфрак эшкәртәләр, көзге чәчүне төгәлләделәр.

1 сентябрьгә районда игеннәр 75 проценттан артык мәйданда җыйнап алынды. “Курса МТС”ы ширкәте якын көннәрдә уракны тәмамлый. “Төрнәле–Пошалым”, “Тукай”, “Ашыт” хуҗалыкларында әлегә игеннәрнең 54–56 проценты гына җыйнап алынды.

Район буенча бер гектардан уртача уңыш – 38 центнер. “Кырлай”, “Курса МТС”ы, “Игенче, “Тукай”, “Казанка”, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтләрендә – 47,7–40 центнер.

Көзге культуралар 14233 гектарда (план 16400 гектар) чәчелде. 9 хуҗалык чәчүне төгәлләде.

“Кырлай” ширкәтендә 98 гектарда бәрәңге алынды. Уртача уңыш – 230 центнер.

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/zarya-urakny-tmamlady

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение