События

“Китап”апай 07.09.2020

“Китап”апай

– Әнием! Дәү әнием! Китап апай килә!

Кечкенә оныгым Ясминә шулай шатланып каршы ала Гөлфирә апасын.

Кем соң “Китап” апай? Ул – Гөлфирә Зөфәр кызы. Минем тырыш укучым. Гөберчәк авыл китапханәчесе. Казаклар авылының уңганлыклары, булганлыклары белән авылдашларының хөрмәтен казанган Зөфәр абый һәм Суфия апаның кызлары.

Менә ике дистә елдан артык гомерен ул китапханә эшенә багышлаган, тыңгысыз, эзләнүчән хезмәткәр. Хисапчы булырга укыса да, балачакта салынган китапка мәхәббәт, барыбер үзенекен итте.

Гөлфирә Сикертән, Казаклар, Чөмә–Елга авылларына күчмә китапханә хезмәтен күрсәтә. Көтеп алабыз. Киленем медицина өлкәсендә эшли, китап укырга ярата. Үзем гомер буе укытучы булып эшләдем. Китапны укымыйча яши алмыйм. Ә Гөлфирә бик “хәйләкәр”. Үзенең ватсап битендә электрон күргәзмә оештыра, мавыктыргыч урыннарыннан өзекләр укый һәм... иң кызык урынында өзеп куя, ”Мең дә бер кичә әкиятендәге кебек”. Ә нәни оныгыма рәсемле китаплар алып килә. Мин шаяртып, Гөлфирәне “библионяня”килде дип каршы алам.

Әйе! Балалар белән уртак тел табып эшли ул. Бу үзенә күрә педагогик белем, осталык сорый. Сикертән мәктәбе каршында ачылган “Карлыгач” балалар бакчасында көтеп алалар аны. Нинди генә чаралар үткәрми ул: рәсем һәм шигырь укучы бәйгеләре, ”Без әкият яратабыз”, ”Тукайның тылсымлы иҗаты”, ”Муса Җәлил –балаларның якын дусты”, ”Табигать–тиңсез хәзинә”, ”Исемең матур – кемнәр куйган”, ”Туган телем–анам теле” кичәләре. Күпме фантазияне эшкә җигәргә кирәк укый–яза белмәгән балалар белән. Шулай итеп, Гөлфирә үзе артист, нәфис сүз остасы, режиссер, тематик сценарий авторы.

Мәктәп белән дә кулга-кул тотынып эшли. ”Бала китаптан читләшмәсә, мәктәптә дә тырышып укый, тормышта да үз урынын дөрес таба”, – ди Гөлфирә Зөфәр кызы. Шуңа да, яшь буынга кызыклы мәгълүмати яктан файдалы булган чаралар еш үткәрелә мәктәптә аның тарафыннан.

Сикертән мәдәният йортында эшләп килүче “Сердәш”халык театры труппасының артисты да әле ул. Гөлфирә бүген китаплар арасында елмаеп басып торучы китап алиһасе булса, иртәгә ул күмәк хуҗалык һәм авыл җирлеге эшендә. Һәр эшкәдә өлгерә , өлгерергә кирәк. Үзенә бирелгән эшне намус белән башкарырга тырыша.

Гөберчәк авылында урнашкан китапханә зур, якты, газета-журналлар уку өчен дә аерым залы бар. Күп төрле стендлар, папкалар укучылар өчен ярдәмлек булып тора.

Бу китапханә – мәгълүмат үзәге: компьютер, проекторлар бар. Ә бу электрон дәреслекләрдән, язучыларның СД дискларын, аудио дискларын куллану мөмкинлеге бирә. Гөлфирә дә укучыга китапны күрсәтеп, исемен генә атамый, аны җәлеп итәрлек юлларын эзли. Үз эшенең остасы, аралашучан, киң күңелле һәм хезмәтен яратып башкаручы чын китапханәче ул безнең Гөлфирәбез.

Китапханә каршындагы бакча җәен шау чәчәккә күмелә. Әллә каян балкып торалар. Гөлфирәнең үзе, “Китап” апай кебек.

Гөлнур Хөсәинова,

Сикертән авылы.

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/kitapapay



Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение