События

Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең төзекләндерелгән тулай торагы ачыла 14.09.2020

Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең төзекләндерелгән тулай торагы ачыла

Арчада педагогия көллиятенең тулай торагын реконструкцияләү төгәлләнде. Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе студентлар яшәү өчен тәгаенләнгән объектка уңай бәя биргән. Бина заманча таләпләргә туры килә. Бу хакта Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хәбәр итә.

Проект буенча, «Арча педагогия көллияте» һөнәри белем бирү автономияле оешмасының 2 нче тулай торагының ике катлы бинасына мансард каты төзелгән, шулай ук өч катлы янкорма сафка бастырылган. Бинаның гомуми мәйданы 3482,6 квадрат метр.

Яңа бинаны ачканнан соң, педагогия көллияте читтән килгән 158 студентны яшәү урыны белән тәэмин итә алачак. Элек монда 96 кеше яши ала иде.

Уңайлы торак бүлмәләр 14-18 яшьтәге 2-3 студентка исәпләнгән. Тулай торак катларында яңа бәдрәф һәм душ бүлмәләре бар. Шулай ук тәрбияче, шәфкать туташы, процедура бүлмәсе һәм авырган кешене хастаханәгә алып киткәнче вакытлыча изоляциядә тоту өчен бер урынлы палата да каралган.

Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә булачак башлангыч сыйныф укытучылары белем ала, алар бирегә республиканың бөтен районнарыннан һәм шәһәрләреннән килә. Элек студентлар фатир арендалап торырга мәҗбүр иде. Шуңа күрә тулай торакта яшәү өчен өстәмә 62 урын будыру белем бирү оешмасы өчен мөһим һәм истәлекле вакыйга. Хәзер студентлар торак белән тәэмин ителәчәк.

https://tatar-inform.tatar/news/science/14-09-2020/tukay-isemend-ge-archa-pedagogiya-k-lliyatene-t-z...




Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение