События

Апазда һәм Шушмабашта тантаналар 16.09.2020

Апазда һәм Шушмабашта тантаналар

Бүген Арча районының Апаз һәм Шушмабаш авыл җирлекләрендә күңелле вакыйгалар булды.

Апаз авылында авыл җирлегенең яңа бинасы ачылды. Тантанада Арча район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Әгъзәм Гобәйдуллин катнашты.

Әлеге бина муниципаль берәмлекләр биналарын төзекләндерү һәм төзү программасы буенча төзелде. Әгъзәм Гобәйдуллин үзенең чыгышында республикада шундый 32 бина сафка басуын билгеләп үтте. Ул муниципаль берәмлек хезмәткәрләренә яңа бинада халыкка хезмәт итүдә уңышлар теләде, бүләк тапшырды.

Район башлыгы Илшат Нуриев районыбызга булган игътибары өчен республика Президентына, төзүчеләргә рәхмәт әйтте.

Шушы ук көнне Шушмабаш авылында ныклап төзекләндерелгән балалар бакчасы ишекләрен ачты. Тантанада район башлыгы Илшат Нуриев, ТР муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Әгъзәм Гобәйдуллин катнашты.

Әлеге биналарны “Арча КСМы” ширкәте осталары төзеде.

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/apazda-m-shushmabashta-tantanalar

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение