События

“Иң зур терәгем – ирем” 17.09.2020

“Иң зур терәгем – ирем”

ТР Дәүләт Советының “Мәрхәмәтлек-Милосердие” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе оештырган “Изгелек кыл” хәйрия акциясе дәвам итә.

Әлеге проект “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлекчәсе белән берлектә тормышка ашырыла. Аның өченче этабы кысаларында мәгариф учреждениеләрендә, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында эшләүче күп балалы һәм аз керемле хезмәткәрләрнең гаиләләренә планшетлар тапшырылды.

Тантаналы чара видеоэлемтә режимында 25 муниципаль берәмлектә үтте. “Быел июньдә башланып киткән проектның төп максаты – пандемия чорында биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче аз керемле гаиләләргә ярдәм итү, – диде Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Мәрхәмәтлек-Милосердие” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова. – Аның беренче этабы кысаларында медицина, икенчесендә социаль хезмәткәрләр гаиләләренә гаджетлар тапшырылган иде. Өченче этапта 55 планшет иясен табачак”.

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Хәдиуллин быел хәйрия проектлары һәм акцияләре кысаларында бөтен республика буенча 8 меңнән артык укучының планшет һәм ноутбуклар алуы турында әйтте, пандемия чорында укытучыларның дистанцион укытуны яхшы оештыруларын билгеләп үтте. “Мәрхәмәтлек – Милосердие” берләшмәсе – хатын-кыз депутатлар гаиләләргә, шул исәптән балаларга, укытучыларга даими ярдәм итеп тора. Ә быел марттан башлап алар күрсәткән ярдәмне бәяләп бетерерлек тә түгел. Быел укытучылар нинди генә катлаулы хәлдән дә намус белән чыга алачакларын исбатладылар. Аларга чын күңелдән олы рәхмәтемне белдерәм”, – диде ул.

Арча муниципаль районында планшетларны Казанбаштан Рузилә Рәхимова һәм Яңа Кенәрдән Минзилә Галиева алды. Гаиләләр тантанага балалары белән килгән иде. Планшетларны, әниләргә чәчәк бәйләмнәрен, балаларга район башлыгы исеменнән күчтәнәчләрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алинә Мөхәммәтшина һәм район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәммәдияров тапшырды.

– Безнең турыда онытмыйча ярдәм итеп торуыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм, – диде Минзилә ханым Татаьяна Ларионовага һәм үзе дә аннан бу авыр заманда курыкмыйча 11 бала алып кайтып тәрбияләве өчен рәхмәт сүзләре ишетте.

Минзилә һәм Ирек Галиевларның 11 балалары гына түгел (Ибраһим, Зөләйха, Мөхәммәт, Искәндәр, Зөбәйдә, Зәйнәп, Исмәгыйль, Мәрьям, Фатима, Әминә, Габдрахман), өч оныклары да бар инде. Минзилә үзе Яңа Кенәр интернат мәктәптә тәрбияче, ире Ирек имам-хатыйб. 30 ел бергә яшиләр. Дини гаилә. Яше җиткән барлык балалары да намазга баскан.

– Аллаһы Тәгалә кешегә күтәрә алмаслык сынау бирмәм, дигән. Миңа күп бала үстерергә язган, шундый сәламәтлек биргән, дип кабул иттем. Хөкүмәт даими ярдәм күрсәтеп тора. Башта чеклар чыкты. Аннан төрле программалар барлыкка килде. Үзем эшлим. Әти-әни, кайнана-кайната бик булыша. Ә иң зур ярдәмчем, терәгем һәм таянычым – ирем, – диде Минзилә.

Казанбаш мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Рузилә Рәхимова Инсаф, Рәсим, Фәнзилдән соң кыз алып кайтырга була. Әмма... Раяз белән Риназ туа. Хәзер алар да үсеп җиткән, балалар бакчасына йөриләр.

– Безнең ике яктан да ярдәм итүчеләребез юк. Кайнана-кайнатам бик әйбәт кешеләр иде, тик озын гомерле булмадылар. Әти белән әнием дә вафатлар. Ирем Сәлим белән үземә тырышырга туры килде, – диде Рузилә. – Авыл җирендә яшәгәч, мал-туарын, кош-кортын асрыйбыз. Хәзер улларым эшли, мин ашарга гына пешерәм. Бөтен эштә ярдәмчеләребез алар. Исән-сау гына булсыннар.

– Күп бала табып үстерү – батырлык ул, -– диде район хатын-кызлар советы җитәкчесе Альмира Гатауллина. – Сез – искиткеч кешеләр, җәмгыятебезнең каймагы. Исән-имин, күпләргә үрнәк булып яшәгез.

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/i-zur-tergem-irem


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение