События

Бүреләр килеп ишек төбендә улый 15.09.2020

Бүреләр килеп ишек төбендә улый

Яңа Кенәрдә яшәүче Равил абый Хәбибрахманов шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

“Кешенең бер гасырга якын гомерен берничә кәгазь битенә сыйдыру җиңелләрдән түгел. Аның бөтен күргәннәрен тасвирлау өчен китап кирәк булыр иде”, – ди кияве Сергей Баһаветдинов.

Равил абый Шекә авылында 7 балалы гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга килә. Араларында 2 генә кыз була, калганнары малайлар. Гаилә Касыймовлар фамилиясен йөртүгә карамастан, авыл җирлегендә ялгышып аны Хәбибрахманов дип теркиләр. Бүгенге көнгә кадәр ул башка гаилә әгъзаларыннән аермалы буларак шул фамилияне йөртә.

Сугыш чоры баласы ул. 1941 елда Равил абыйга нибары 11 яшь була. Олы абыйсы 18 яшьлек Мансурны фронтка алалар. Ә Равил абыйсы Рафаэль һәм апасы Рауза белән колхозда эшли башлый. 11, 12, 14 яшьлек балалар. Терлекләр карыйлар, басуда өлкәннәр белән беррәттән эшлиләр. Ачлык үзәкләренә үтә. Ахырда әниләре Хәтимә апа түзми, балаларын җыя да урманга алып китә, сугыш тәмамланганчыга кадәр урманчының ташландык йортында яшәргә мәҗбүр булалар. Балаларны урман туендыра. Җиләкләр, гөмбәләр җыялар, урманда яшәүче җанварларны тоталар. Равил абый бу көннәрне күз яшьләре белән искә ала. Туйганчы ашарга булмый, кышын суык үзәккә үтә, бүреләр килеп ишек төбендә улый... “Әнигә рәхмәт, бернинди авырлыкларга да карамастан, ул гаиләне коткарып кала алды”, – дип искә ала Равил Хәбибрахманов.

Абыйсы сугыштан исән-сау кайта. Орден, медальләр белән. Равил абыйсының сугышта күргәннәрен, бомба, снарядлар явуы, яралануы, ничек кеше канының елга булып агуы турында сөйләгәннәрен әле дә хәтерли, 2012 елда ул мәрхүм булганнан соң, елый-елый искә алып оныкларына сөйли.

Равил Хәбибрахманов кечкенәдән хәрби булырга, хәрби училищега укырга керергә хыяллана. Һәм бер теләге кабул да килә. 1950 елда Ерак Көнчыгыштагы хәрби училищега укырга керә. Әмма... хезмәт иткән чорында курсантлар утырып барган машина әйләнеп, Равил абый яралана. Берничә атна госпитальдә ята. Аннан... Шулай икенче хыялы тормышка ашмыйча кала.

Армиядән кайткач ул почтага монтер булып эшкә урнаша. Гаилә бу вакытка Шекәдән Яңа Кенәргә күчеп килгән була. Шушы участокка телефон кертү мәшәкатьләре белән йөри башлый ул. Хәзер сабый баланың да кулында кәрәзле телефон. Балалар, яшьләр элек ничек телефон кертүне күз алдына да китерә алмыйлар. Багана башына менү өчен махсус җайланма, инструментлар белән сумка, көрәк, лом, телефон чыбыгы – шуларны асып көнгә 20-25 километр җәяү үтәргә кирәк. Ярый, җигелгән ат булса... Күп очракта, җәяү барырга туры килә.

– Бер шундый кызыклы очрак турында сөйләде ул. 1989 елда без чираттагы ялга кайткан идек. Мин, хатыным Ләйлә, Равил абыйның кече кызы, безнең улыбыз Денис. Бабай койма баганаларын алыштырырга әзерләнгән. Бер-ике чокыр гына калган. Баганалар бетоннан, авырлар. Миңа 28 яшь, бабайга 60 тирәсе. Аңа булышырга ниятләдем. Имеш, көч җитәрлек, хәзер башкарып атам мин аны. Озак азапланырга туры килде. Соңыннан гына белдем, дөрес казымаганмын икән мин. Ахыр чиктә бабай минем кулдан көрәкне алды да, тиз генә багана чокырын казып та атты. Менә шундый ул минем бабай! Үз эшенең чын остасы иде. Күп нәрсәгә аннан өйрәндем, – диде көлә-көлә сөйләп Сергей Лимусович.

Равил Хәбибрахманов эштә дә уңышларга ирешә Монтер-механиклар бригадасын җитәкли, дәүләт бүләкләренә лаек була. Хезмәт ветеранының “3 дәрәҗә Хезмәт Даны” ордены да бар. Лаеклы ялга чыккач та тик ятмый ул. 70 яшенә кадәр махсус җайланма кулланып багана башына менә. Күршеләр сүзен тыңламый булмый бит. Кешегә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер тора ул. Өлкәннәрне хөрмәт итә, балаларны ярата. Өй янында йөргән бала күрсә, назлы сүзен әйтми, күчтәнәчен бирми китми.

Ике кызын – Резеда белән Ләйләне, ире хәбәрсез югалганнан соң үзләрендә яшәгән олы апасы Раузаның кызы Һаваны да бик ярата. Кайчак язмыш, дигән нәрсә юк ул, дибез. Бар, нишләп булмасын. Үзенең хәрби булу теләге тормышка ашмаса да, кызлары икесе дә хәрби училище курсантларына кияүгә чыга. Ике кияве дә югары дәрәҗәләргә ирешә. Кайларда гына хезмәт итмиләр. Ләйлә белән Резеда да ирләреннән калышмый. Ләйлә сержант, һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итә, Резеда полициядә, ЮХИДИ бүлекчәсендә эшли, өлкән сержант.

Равил абыйның оныкчыклары бар. Оныгы Лилиянең (ире Булат) өч, Денисның (хатыны Раилә) бер баласы үсеп килә. Әнә шуларга сөенеп яши Равил абый. Әмма көндәлек эше, матур гадәтләре турында да онытмый. Аның һәр көне минутлап бүленгән. Олы яшьтә булуына карамастан, бакчадан керми ул. Буш вакытларында китап укый, шашка уйный. “Әйдә әле, кияү, башны эшләтәбез”, – дип кияүләрен дә янына чакырып ала. Бик сирәк җиңелә. Гаиләсе белән горурлана. Гаиләдә шундый тәртип булуда, балаларның уңышка ирешүләрендә Равил абыйның хатыны Роза апаның да өлеше зурдыр, дип уйлыйм. Алар гомер буе бер-берсен аңлап, килешеп, кирәк чакта юл куеп яши белә, балалар әти-әнидән үрнәк ала.

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/brelr-kilep-ishek-tbend-ulyy



Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение