События

Арча районында Гариф  Ахуновны  хөрмәтләп искә алдылар 21.09.2020

Арча районында Гариф Ахуновны хөрмәтләп искә алдылар

18 сентябрь көнне Татарстанның халык язучысы Гариф Ахуновны тууына 95 ел тулу уңаеннан искә алып районыбызда төрле мәдәни чаралар үтте.

Район мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов белән бер төркем язучылар “Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә дә булдылар. Якташыбызга Әлмәт шәһәрендә язучы дуслары моннан 55 ел элек бүләк иткән ике тумболы өстәлдә әтисенең иң яраткан ромашка чәчәкләрен күреп кызы Наилә Ахунованың күңеле нечкәрде. Ул Гариф абый һәм Шәһидә апа белән бәйле истәлекләрен сөйләде.

Кунаклар язучының барлык туганнарына һәм иҗатынна багышлап оештырылган “Арчаларга кайтам әле...” күргәзмәсен карап уңай фикерләрен җиткерделәр. Аларның һәрберсе Гариф абыйны хөрмәтләп, төрле елларда аның белән аралашу мизгелләрен искә төшерде, музейга китаплар, газета-журналларда Гариф Ахуновны искә алып чыгарылган материаллар тапшырдылар.

КФУ профессоры, педагогия фәннәре докторы Әлфия Галимуллина: “Бүген халык язучысы Гариф ага Ахуновка багышланган юбилей чараларында катнаштык. Әдәбият һәм сәнгать белән бәйле шәхесләрнең истәлекләрен кадерләп саклаган, туплаган өчен арчалыларга зур рәхмәт әйтәсебез килә. Алдагы көннәрдә дә яшьләр өчен безнең әдәбият хәзинәләрен саклагыз”,–дип музейның фикерләр һәм тәкъдимнәр китабына язды. Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт:

“Музей – ул тарих утравы, хәтер утравы. Хәтерегез тирән булсын”,–дигән теләген язып шигырьләр китабын бүләк итте.

Шәфигулла Гарипов

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/archa-rayonynda-garif-akhunovny-khrmtlp-isk-aldylar




Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение