События

Бүген Арча районында 87нче мәчет ачылды 30.09.2020

Бүген Арча районында 87нче мәчет ачылды

Бүген Сеҗе авыл җирлегенә кергән 32 хуҗалыклы Чөмә-Елга авылында яңа мәчет ачылды.

Мәчет ачу тантанасында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин,район башлыгы Илшат Нуриев, ТР Президенты Аппараты вәкиле Раил Гомәров, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм башка мөхтәрәм кунаклар катнашты.

-Авылда бик иске мәчет бинасы бар иде.  Берара ул мәктәп тә булып торды. Әмма без аңа кагылмаска уйладык,тарихи объект буларак калдырдык һәм яңа мәчет төзедек, - диде Сеҗе авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Хәмидуллин.

Ул язучы Заһирә Гомәрова урамында урнашкан. Җыйнак кына итеп салынган бик матур бина. Быел март аенда казык кагып таш салганнар иде. Кыска гына вакытта сафка да бастырдылар.

- Төзүчеләр бригадасын яллап эшләттек. Авыл халкы бик күп көч кертте. Акчалата да бик булышты. Аларга зур рәхмәт,- диде авыл җирлеге башлыгы. - "АСПК" җәмгыяте арзан бәядән кирпеч бирде."Металл" ширкәте ярдәмен күрсәтте. Шәхси   эшмәкәр Наилә Данилова акчалата ярдәм итте. "Ак барс"агро" ширкәте җитәкчесе Шәйдулла Сәлаховның ярдәме аеруча зур булды.

Чөмә Елга кечкенә авыл.32 хуҗалыкта барлыгы 57 кеше яши. Шуларның бер өлеше генә йөрсә дә мәчет юлына үлән  үсмәячәк. Килгән кунаклар әнә шундый теләк белдерделәр.

- Мәчеттән кеше өзелмәсен, азан тавышы яңгырап авылга нур иңдерсен, - диде Арча район мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миннемуллин.

Шундый матур чарага кеше бик күп килгән иде. Читтә яшәгәннәр дә кайткан. Бу көнне өйлә намазан азан әйтеп ишекләрен ачканнан  соң яңа мәчеттә укыдылар. Соңыннан килгән барлык кешене казанда пешкән пылау белән сыйладылар.


http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/bgen-archa-rayonynda-87-mchet-achyldy



Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение