События

Арчада Гариф Ахунов премиясен кемнәр алды? 02.10.2020

Арчада Гариф Ахунов премиясен кемнәр алды?

Арчада Гариф Ахуновның 95 еллыгын билгеләп үттеләр. Бу уңайдан районга бер төркем язучылар кайтты.

Кунаклар Арча станциясендәге татар зиратына юл алдылар. Район мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миннемуллин Гариф ага Ахуновның рухына дога кылды. Язучы каберенә чәчәкләр салдылар. Чарада язучының кызы шагыйрә Наилә Ахунова да катнашты.

Аннан язучылар Гариф Ахунов укыган Казанбаш мәктәбенә кайттылар. Биредә "Мул җимешле иҗат" дип исемләнгән очрашу кичәсе булды.
Язучылар, галимнәр, шагыйрьләр чыгыш ясады. Укучылар, укытучылар язучыга багышланган шигырьләрне сөйләделәр, җырладылар.

– Сез Гариф Ахунов укыган мәктәптә белем аласыз. Сездән көнләшеп тә куям. Аның гамәлләрне, мирасы истәлекләр, мактау сүзләре булып кайтты, – диде язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Әймәт. 

Наилә Ахунова әтисе турында истәлекләр белән уртаклашты, әтисен онытмаулары, һәрчак шулай зурлап искә алулары өчен рәхмәтен белдерде.

Язучы үзе дә Арча ягына еш кайта торган булган. Берсендә дә туган туган авылы Кечкенә Өчилене читләтеп үтмәгән. “...Исән чакта кайтып калыйк, күз йомылгач кайта алмам...”, “...Арчаларга кайтам әле, Арча юллары такыр. Еллар үткәч безнең эшләр Арча ягына кайтыр”, – дигән шигырь юллары да бар аның. Өчиле элек тә кечкенә генә авыл булган. Хәзер бөтенләй юк иде. Кайчандыр бу урында авыл булганын белдереп зираты гына калган. Һәм төзекләндерелгән Ахун чишмәсе... Наилә ханымның ничек анда бармый йөрәге түзсен.

Язучының тууына 95 ел тулуга багышланган очрашулар Арча сәнгать мәктәбендә дәвам итте. Биредә 2020 елда әдәбият, сәнгать өлкәсендә уңышларга ирешкән районның яшь талантларына Гариф Ахунов исемендәге район премиясе тапшыру тантанасы булды. Әлеге бүләк 2009 елдан бирле бирелә. Быел аны 9 кеше һәм 2 иҗат коллективы алды.

Шигърият өлкәсендә беренче дәрәҗә премиягә Арча педагогка көллиятенең 4 курс студенты Адилә Әхмәтҗанова (ул Кәче авылыннан) лаек булды, икенче урында 6нчы мәктәпнең 11 сыйныф укучысы Камилә Мостафина, өченче урында 7нче мәктәпнең 9 сыйныф укучысы, Яңасала кызы Зәлинә Гаптелова.

Проза өлкәсендә бер генә бүләк, өченче дәрәҗәле премия Түбән Аты мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Наил Гайфуллинга бирелде. Публицистика буенча 1нче дәрәҗә премиягә Ташкичү мәктәбеннән 9 сыйныф укучысы Алсу Касыймова лаек булды. Мәдәният өлкәсендә Урта Курса мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Кәрим Закирҗановка икенче, педагогика көллиятенең 4 курс студенты, Корайван егете Әнис Шакировка өченче, коллективлар арасында Ташкичү мәктәбенең “Тылсымлы сәхнә” театр төркеменә (җитәкчесе Гөлзилә Касыймова) икенче, педагогика көллиятенең “Талисман бию төркеменә (җитәкчесе Лилия Маликова) беренче дәрәҗә бүләк тапшырылды. Бу премияне язучылар кулыннан алу яшь талантлар өчен үзе дәрәҗә. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алинә Мөхәммәтшина район башлыгы Илшат Нуриев исеменнән котлап, аларга уңышлар теләде.

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/archada-garif-akhunov-premiyasen-kemnr-aldy



Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение