События

Курса якларында Самат кебек талант ияләре яши 09.10.2020

Курса якларында Самат кебек талант ияләре яши

Самат белән Арча сәнгать мәктәбендә очраштык. Урта Курса мәктәбенең 7 нче сыйныфында укучы яшүсмер бирегә укытучысы Булат Гайнуллин белән бергә концерт карарга килгән иде.

Концерт карарга ярата ул, аеруча гармунчылар, баянчылар чыгышларын. Үзе кечкенәдән баян тартып үскәнгәме, башкаларның уйнавын күзәтеп, өйрәнеп, күңеленә ямь таба. “Саматны беренче сыйныфтан укыта башлаган идем, быел 6 нчы ел шөгыльләнәбез инде. 2 нче сыйныфтан ук конкурсларда катнаша башлады. Аллага шөкер, уңышлары да шактый җыелды: район, зона, республика күләм бәйгеләрдә җиңүләрдән тыш, бөтенроссия, халыкара конкурсларда да сер бирми. Дәрәҗәле бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар гына тугел, ә иң югары бүләкләргә -  3 тапкыр Гран-при алуга да иреште”, — ди укытучысы Булат Марсель улы укучысы белән горурланып. Горурланырлык шул! Соңгы дистә елларда авылларда дәрәҗәле саналган гармунчылар калмады диярлек, бик сагындыралар. Бүгенге көндә дә дәрәҗәле булыр иде лә алар... Ә менә Самат яшендәгеләр Курса якларында бар икән, шунысы сөенеч. Арча сәнгать мәктәбенең Урта Курса филиалына Булат Гайнуллин сыйныфына баян, вокал дәресләре алырга шушы авыл балалары белән беррәттән, берничә ел инде Сеҗе авылыннан да укучылар килеп йори. Кайбер балалар икешәр бүлектә укыйлар. Бүген филиалда 9, Арча сәнгать мәктәбендә 3 укучысы бар педагогның.

Саматның кечкенәдән баян, гармун уйнаган кешегә карата кызыксынуы көчле була. “Концертларда ничек уйнаганнарын карарга ярата идем”, — ди киләчәген музыка, дөресрәге баянчы һөнәре белән бәйләргә теләүче Самат. Конкурслар, аеруча читтә узганнары дәрәҗәле дә, шул ук вакытта шактый чыгымлы да булганга, сәләтле энеләрен әти-әнисе ягыннан туганнары да яратып, ярдәм итәргә тырыша. Бүгенге көндә аның кыйммәтле яңа “Юпитер” баянында уйнавы моның ачык мисалы. Саматның сәләте юктан бар булган түгел: ике яктан да бабалары да, әтисе Марат белән әнисе Чулпан да оста баянчылар, гармунчылар. Үзеннән кечерәк энесе Ильяс та баян шыңгырдата, Булат абыйсы аны да моң серләренә өйрәтә.

Сүзебез гел Саматның уңышлары турында гына барса да, монда, әлбәттә, иң бәяләнә торганы — укытучы хезмәте. Булат Марсель улы бар күңелен биреп, яшь авылдашларына музыка серләрен өйрәтә алуы белән сөенеп, бәхетле булып эшли. Быел үз кызы Зилә дә И.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенең скрипка сыйныфына укырга кергән. Әлбәттә, соңгы елларда авылларда баянчыларның, гармунчыларның шактый кимүе нык борчый укытучыны. Шуңа да яшь буынның сирәк булса да баянга тартылуына шат ул. “Хәзер бит уку өчен барлык шартлар да бар, инструментларга да кытлык юк. Районга килеп йөри алмасаң, рәхим ит, Арча сәнгать мәктәбенең генә дә ничә филиалы эшли авылларда. Бәхет бит бу! Балалар арасында төрлесе бар. Үзләрендә тырышлык, теләк булырга тиеш. Сәләт бар балада да тиз ачылып китми. Әти-әниләргә, мәктәпләрдәге сыйныф җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп әйтәсем килә: балаларыгызны төрле түгәрәкләргә биреп карагыз, сәләте шунда күренәчәк. Берәү дә дөньяга ике тумый. Мөмкинлекне вакытында күреп алып, этәргеч бирү кирәк. Шулай ук укытучы белән әти-әнинен бер фикердә булуы да нәтиҗә бирә. Балалар хәзер бераз ялкаурак, интернетка, төрле гаджетларга тартылалар. Шуңа әти-әни һәм укытучы тарафыннан таләпчәнлек тә, күпмедер дәрәҗәдә корылык та кирәк, бигрәк тә беренче елларда. Мисал итеп, соңгы елларда шактый танылып килүче яшь җырчыбыз, шулай ук минем укучым Кәрим Закирҗановны китерәм, аның Урта Курса мәктәбендәге укытучысы Чулпан Минһаҗева вокал дәресләренә алып карарга киңәш итте. Ә күреп бетермичә, игътибар җитмичә бала читтә калган булса?... Укытучынын, үзенен, әти-әнисенен тырышлыгы белән хәзер Кәрим дә бик күп дәрәҗәле җыр конкурслары лауреаты. Баянда да уйнарга өйрәнә. Ә сеңлесенең сәләте балалар бакчасына йөргәндә үк сизелде.  Үземә килгәндә дә шулай ук: әнием гомер буе, ә әтием куп еллар мәктәптә укытучы булып эшләделәр, үз балаларына да, кеше балаларына да сыйфатлы белем, файдалы шөгыль бирергә тырыштылар. Шушы изге эшләре өчен әти-әниемә чиксез рәхмәтле мин. Бигрәк тә әнием тырышлыгы белән ул елларда мәктәбебезгә оста баянчы, бүгенге кондә Арча педколледжының музыка бүлеге укытучысы Шәйхрази Ибәтуллин үзе килеп, балаларга баян дәресләре бирә башлады. Бер безнең мәктәптә генә дә эшләмәгән икән ул. Шуңа безнең буын баянчыларының шактые — аның шәкертләре. Беренче укытучым Шәйхрази Галиевичка шулай ук гомерем буе рәхмәтлемен”. Музыка коралында уйнау сәләте Аллаһы Тәгаләдән бирелгән бүләк. Шул сәләте булмаса, Самат Сочи шәһәрен кайчан күрер иде әле?! Ә ул анда инде узган җәйдә үк халыкара конкурста катнашып, легендар баянчы Р.Курамшин әсәре белән  танылган рус композиторы А.Петровның вальсын башкарып 3 нче урын алып кайткан! Ә Кәрим җыр буенча 1 нче урында! Укытучы өчен хезмәтенең нәтиҗәсен күрүдән дә зур бәя бармы?!

Арча сәнгать мәктәбе директоры Гөлнара Сабирова да горурлана яшь талантлары белән. Быел гына да өч укучылары Казан музыка көллияте студенты булу бәхетенә ирешкән. Киләчәктә алар арасында Самат Минһаҗевны да күрергә насыйп булсын. Чөнки инде аны республика музыкантлары да яхшы белә. Сәләтле балалар һәм яшьләрне ачыклау һәм үстерү юнәлешендә эшләүче “Талантлар университеты” республика үзәге студенты да әле ул Самат. Шушы көннәрдә “баян” юнәлешендә 14 көнлек профильле курсларда укып, республикабызның төрле район-шәһәр балалары арасында 2 урынга лаек булган талантлы райондашыбызны укыткан музыка көллияте, консерватория укытучылары кабаттан эшчәнлекләрен дәвам итәргә чакырып калган үзен. Уңышлар сиңа, Самат!

Талантларны авылда туа, диләр. Рәхмәт сиңа, авыл җире, шифалы суларың белән талантлар тәрбияләп үстергәнең өчен!


http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/kursa-yaklarynda-samat-kebek-talant-iyalre-yashi


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение