События

Казанбашта яңарыш 16.10.2020

Казанбашта яңарыш

“Казанка” хуҗалыгы җитәкчесе Айдар Сабиров Казанбашта үткән семинарда: “Без быел урак өстен 12 августка төгәлләдек, бушаган кешеләр белән менә машина-трактор паркында шундый зур эшләр башкардык”, – дип сөйләде.

Үзләрендә урып-җыюны төгәлләгәч комбайнчылар үзебезнең һәм күрше районнар хуҗалыкларында ике мең гектарга якын иген суктырганнар. “6 млн сум акча эшләделәр, бу быел иген игүгә киткән чыгымнарны капларлык булды”, – ди җитәкче. Комбайнчылар да канәгать, алар быелгы уракта 200әр мең сум чамасы акча эшләгән.

Ә машина-трактор паркы территориясен күрүгә шаккатасың: болай да эшләп була икән! Барысы 18 млн сум акча тотып, 3 мең тонна вак таш җәйгәннәр. Барлык биналар төсле калай белән тышланган һ.б.

– Монда күргәннәрдән үзегезгә дә нәтиҗә ясап китегез, –диде район башлыгы Илшат Нуриев хуҗалык җитәкчеләренә. Ул “Казанка” ширкәте җитәкчесе Айдар Сабировка аерым рәхмәт әйтте.

Семинарда техниканы кышкы саклауга кую, төзәтү, техника куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү турында сөйләштеләр.


http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/kazanbashta-yaarysh


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение