События

Туганыбыз – безнең горурлык 18.10.2020

Туганыбыз – безнең горурлык

Наласа авылында яшәүче мәгариф ветераннары Лилия һәм Камил Габдрахмановлар бөтен гомерләрен балаларга белем һәм тәрбия  бирүгә багышладылар.

Алар 13 октябрь көнне Камилнең апасы Гүзәл Әдһәмнең музейда булган  материаллары белән танышу максатында әдәбият һәм сәнгать бүлегендә булдылар. Бүгенге көндә иҗат итүче якташ язучыларыбыз экспозициясендә аның “Наласа авылы көе”, “Асылмалы күпер”, “Әбием ни исемле?” китапларын, газета-журналларда басылган хикәяләрен күреп чын күңелдән сөенделәр. Без аларга Гүзәл Әдһәмнең язган сәхнә әсәрләре, уйнаган рольләре турында мәгълүматлар тупланган язмабыз  кертелгән “Сәхнәдә, сәхнәдә...” китабын бүләк иттек. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы , филология фәннәре кандидаты, укытучы галимә Гүзәл Әдһәм белән горурланып энесе Камил: “Гүзәл апа һәм җизнәбез Ринат яшьтән үк бергә спектакльләр куеп йөргәннәр, һәм театрдан бер дә аерылмадылар. Алар 1987 елда халык иҗатының икенче Бөтенроссия фестивале лауреаты медальләре белән бүләкләнделәр. Хәзер дә спектакль, концертларга йөрергә яраталар. Бу китапны күргәч алар өчен горурлыгыбыз тагын да артты, районыбызның күренекле сәхнә осталары турында чыгарылган китапта Гүзәл апабызның да булуы безгә зур куаныч”, – диде.

Гүзәл Әдһәм үзе дә безнең музей белән даими элемтәдә тора, төрле очрашуларга теләп йөри, иҗатының яңа үрнәкләрен музейга җибәреп бара.

Шәфигулла Гарипов


http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/tuganybyz-bezne-gorurlyk


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение