События

Тагын 11 якташыбызның язмышлары ачыкланды 17.10.2020

Тагын 11 якташыбызның язмышлары ачыкланды

Татарстан Республикасының милли музее – Бөек Ватан сугышы музей-мемориал мөдире Михаил Черепанов Арчага бер кайтканында: “Сезнең районнан Бөек Ватан сугышында 14 мең кеше һәлак булган дип исәпләнә. Чынбарлыкта  күбрәк алар”, – дигән иде.

Орнашбаш авылында яшәүче тынгысыз ветеран, сугышта хәбәрсез югалган авылдашларының язмышын ачыклау буенча зур тырышлык куючы Мөнир ага Касыймов Михаил Черепановка үтенечен дә әйтеп җибәргән иде. Шушы көннәрдә аңа Казаннан җавап килде. Моңа кадәр Орнашбаш авылыннан Бөек Ватан сугышында 74 кеше һәлак булган дип исәпләнсә, тулыландырылган исемлектә алар 106га җиткән. Аерма зур һәм менә монда хикмәт нәрсәдә. Беренче исемлеккә сугышка Орнашбаштан киткән кешеләр кертелгән. Ә бит сугышка кадәр илнең башка төбәкләренә киткән якташларыбыз да аз булмаган. Кемнедер Казаннан, кемнедер башка шәһәрләрдән алганнар. Бу кешеләр дә илебез азатлыгын яулап сугышкан, кан койган, һәлак булган.  Алар башка җирдә берәүгә дә кирәкми, аларның исемнәрен якташлары мәңгеләштерергә тиеш!

Мөнир абый башлап җибәргән әлеге игелекле эш безнең дә күңелләрне кузгатты. Баш мөхәррир Исрафил Насыйбуллин белән туган авылларыбыз Наласа һәм Корайван буенча да мәгълүматлар җибәрүне сорап Михаил Черепановка мөрәҗәгать иттек. Җавап озак көттермәде. Безнең Корайван авылыннан моңарчы 42 кеше һәлак булган, хәбәрсез югалган дип исәпләнсә, яңа исемлектә алар – нәкъ 100! Наласа авылы буенча аерма артык зур булмаса да, 10 кеше дә аз түгел. Чөнки безнең өчен һәр якташыбыз кадерле, без “Беркем дә онытылмады, бер нәрсә дә онытылмады”, – дип тәрбияләнгән кешеләр.

Безнең районда быел, Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үткән елда, сугышта хәбәрсез югалган якташларыбыз язмышын ачыклау буенча аеруча күп эшләнде. Михаил Черепановка зур рәхмәт, аның ярдәме белән күпме якташыбызның язмышлары билгеле булды, бу турыдагы хәбәрләр аларның балаларына, оныкларына тапшырылды.

Әле менә Өлкән яшьтәге кешеләр ункөнлеген йомгак-

лауга багышлаган кичәдә районның хәрби комиссары Алмаз Борһанов тагын унбер якташыбызның документларын якыннарына тапшырды.

Район башлыгы Илшат Нуриев әлеге мәсьәләгә зур игътибар бирә. Безнең ата-бабаларыбыз язмышына корал алып илебезне дош-

маннардан саклау насыйп булган. Алар үзләренең изге  бурычларын намус белән үтәгән. Безгә аларның исемнәрен мәңгеләштерү, язмышларын ачыклау йөкләнгән. Илшат  Габделфәртович югарыда әйтеп үткән тулы исемлекләрне һәр авыл буенча булдыру бурычын куйды.


http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/tagyn-11-yaktashybyzny-yazmyshlary-achyklandy


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение