События

Игелекле хезмәттә узган гомер 21.10.2020

Игелекле хезмәттә узган гомер

Әңгәмә вакытында Флюзә Нәкыйб кызы үзенең әти-әниләре, бала чагы, уку һәм һөнәр алу еллары турындагы хатирәләрен яңартты. Мәгариф ветераны буларак үзе эшләгән еллардагы укыту-тәрбия эшләре, хезмәттәшләренең уңышлары турында  истәлекләр сөйләде. Ул безгә тормышы, хезмәт юлы белән бәйле булган фотолар, газеталарда басылган мәкаләләр алып килде һәм алар белән таныштырды. Алга китеп, шуны әйтәсе килә, бу очрашу вакытында Флүзә Нәкыйб кызы безне нык гаҗәпләндерде. Ул музейдагы 1996 елгы Арча сабантуенда Борис Ельцинның  катнашуы турындагы экспозициядәге фотоларны карагач, үзендә Россия Президенты ваткан чүлмәкнең бер кыйпылчыгы саклануын әйтте. Ул көнне аңа бу кыйпылчыкны мәктәп директоры, сабантуй үткәрү комиссиясе әгъзасы  Ленар Заһидуллин биргән булган. Безнең музейда Россия Президентының күзен бәйләгән тасма,  чүлмәк ваткан таяк саклана иде инде, ә чүлмәк ватыклары юк иде әле. Икенче килүдә Флүзә Нураева сабантуй истәлеген музейга бүләк итте, күптәнге хыялыбыз 24 елдан соң тормышка ашты, музейда тарихи истәлекле чүлмәк китеге дә булды. 

      Флүзә Нураева 1944 елның 28 августында  Балтач авылында  туган. Энесе Рөстәмгә дә, сеңлесе Луизага да гомер биргән әти-әниләре: Роза апа укытучы, ә Нәкыйб абый районнның баш ветеринария врачы булган. Әтиләренең эше белән бәйле булып, аларның гаиләсе 1949 елда Чистайга, ә 1952 елда Арчага күчерелә. Флүзә икенче сыйныфтан башлап Арчаның беренче номерлы мәктәбендә, Арча педагогия училищесында укый, Казан дәүләт университетында рус теле һәм әдәбияты белгечлеге ала. Ул кечкенәдән бик яхшы укый, җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Студент елларындагы фотоларын күрсәтеп ул: “1965 елда төзелеш отряды Казахстанга  китәр алдыннан тимер юл вокзалы каршында бик зур митинг үткәргәннәрен хәтерлим. Студентлар отрядында бергәләп эшләү, ял итү, чит җирләрдәге тормышны күрү безнең өчен зур куаныч булды. Ял көннәрендә колхозларга булышу өчен өмәләр үткәрә идек. Берсендә сыер торакларының түбәләрен балчык белән сылап чыкканыбыз хәтердә. Нигездә без төзелештә эшләдек, вожатый буларак педагогик практиканы да шунда ук үттек. Бергә укыган иптәшләрем белән очрашкач ул елларның матур истәлекләрен әле дә сөйләшеп туймыйбыз”, – дип искә алды. 

      Флүзә Нураева 1968 елда икенче мәктәптә, хәзер ДОСААФ оешмасы урнашкан бинада, Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Хак Шәфигуллин җитәкчелегендә укыта башлый. Ул 1972 елдан станциядә ачылган яңа мәктәпкә  күчеп,  балаларга рус теле һәм әдәбияты укыта, ә 1978 – 2001 елларда  укыту эшләре буенча директор урынбасары булып эшли.

      Арча шәһәренең икенче урта мәктәбе турында сүз чыкса, иң беренче булып РСФСРның халык мәгарифе отличнигы,  Татарстанның атказанган укытучысы, хезмәт ветераны Флүзә Нәкыйб кызы Нураева күз алдына килә.  Безнең үзебезнең балалар да шул мәктәптә укыдылар, шуңа күрә Флүзә апа  дәрескә кергән иде, мәктәп линейкасында чыгыш ясады дигән сүзләрне күп ишеттек. Әти-әниләр җыелышларында безгә биргән киңәшләре әле дә истә. 

      Яңа мәктәптә эшли башлаган елларында Флүзә Нәкыйб кызы бишенче сыйныфта алган балалар белән алар өлгергәнлек аттестаты алганчы укытучы һәм сыйныф җитәкчесе буларак эшләп карау бәхетенә ирешә. Үземнең эш тәҗрибәмә нигезләнеп шуны әйтеп үтәм, димәк  Флүзә Нураева мәктәптә балаларны укыту-тәрбия эшенең тулы бер циклын үткән. Яшьлек елларын искә алып хезмәт ветераны: “Төрле гаиләләрдә туып-үскән балалар белән алты ел дәвамында эшләү миңа аннан соңгы педагогик эшчәнлегемдә зур ярдәм итте. Бу елларда куйган хезмәтем сыйныф җитәкчесе буларак һәр баланы тигез күреп яратырга һәм таләп итәргә, ә әти-әниләренә укыту-тәрбия эшендә ышанычлы ярдәмчеләрем итеп карарга өйрәтте. Бердәм булуыбыз нәтиҗәсендә без укучылар белән хәтта Мәскәү һәм Ленинград шәһәрләренең иң яхшы музейларында, театрларында булырга өлгердек. Ә иң мөһиме укучыларым тормышта үз урыннарын таптылар, илебезгә яраклы кешеләр булуларын исбат итеп яшиләр. Мин алар белән чиксез горурланам. Ә калган хезмәтем барлык фәннәрне укытучылар, сыйныф җитәкчеләре, билгеле инде бөтен мәктәпнең ата-аналары белән уртак тел табып, укыту-тәрбия эшенең сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлтелгән иде. Мәктәптә вакыт белән исәпләшеп эшләп булмый, вазыйфам буенча үз дәресләремне үрнәк итеп уздыру, башка фәннәр буенча методик берләшмәләрнең эшләрен тиешенчә эшләтү, үзара тәҗрибә уртаклашу эшен оештыру без эшләгән елларда бик нык таләп ителде. Мәктәбебездә район, республика, хәтта илкүләм семинарлар, конференцияләр үткәрелде. Болар барысы да икенче мәктәп укытучылар коллективының яңалыкларны кабул итеп, элеккеләренә дә  таянып эшләү нәтиҗәсе булды”, – дип горурланып  хәтердә калганнарын яңартты.

      Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә озак еллар рус теле һәм әдәбияты укыткан хезмәт ветераны, укытучы Флера апа Хәкимова белән телефон аша сөйләшеп алдык. ” Икенче сыйныфтан без Флүзә белән бергә беренче мәктәптә дә, педагогия училищесында да бер парта артында утырып укыдык, бүгенге көндә дә дусларча аралашып яшибез. Флүзә бөтен гомерен эшкә бирде, балаларга белем бирүгә багышлады. Ул бик белемле, һәр яңалыкны туплап барырга һәм хезмәттәшләренә җиткереп барырга тырышты. Кем нинди сорау белән мөрәҗәгать итсә дә, ул гади итеп, шул вакытта фәнни телдә аңлатып бирә иде. Хезмәттәшләренә карата ихтирамлы һәм таләпчән дә була белде. Иң мөһиме ул конфликтлар тудырмый, ничә ел таныш булып, без үзара һәрвакыт дусларча аңлашабыз. Әнисе Роза апа миңа, бер-берегезне ташламагыз дип әйтеп калдырды. Флүзә кебек укытучылар күбрәк булса, безнең җәмгыятебез белемле яшьләрдән генә торыр иде”, – ди якын дусты турында Флера апа.

    Үзенең истәлекләрен дәвам итеп: “Лаеклы ялга чыккач та берничә ел үткәч район укытучыларының август киңәшмәсенә чакырганнар иде. Анда югары уңышларга ирешкән унлап укытучыны сәхнәгә чыгарып бүләкләделәр, ә дүртесе минем укучыларым иде. Менә шуннан да зур шатлык, бәхет буламы укытучы өчен,  Мин бу вакыйганы үземә бүләк дип кабул иттем”, – ди Флүзә Нәкыйбовна күз яшьләре белән искә алып.

      Әйе, аның дәвамчылары, укытучы булып эшләүче укучылары бик күп. Бүгенге көндә икенче мәктәптә Алла Молофеевская рус теле һәм әдәбияты укыта, Рәйсә Нәбиева Лениногорск шәһәрендә редакциядә эшли, Резеда Гайнуллина Шушмабаш мәктәбендә рус теле һәм әдәдбияты укыткан. Ләкин Резеда безнең арада юк инде, миңа Шушмабаш мәктәбендә директор урынбасары буларак аның бик күп дәресләрендә булырга туры килде, аның рус әдәбиятын тирән белүенә, балаларны яратуына соклана идем. Менә хәзер уйга калдым, Флүзә Нәкыйб кызының эш үрнәкләрен дәвам итүче булган бит ул...

      Күпьеллык күзәтүләренә нигезләнеп Флүзә Нәкыйб кызы: “Безнең мәктәпләрдәге укыту системасы иң сыналган, укучыларга белем һәм тәрбия бирү юнәлешендә иң практик алымнарга нигезләнгән иде дип уйлыйм. Башка илләрдә безнең тәҗрибәне бик теләп кулланалар, ә без нишләптер үзгәртеп бетердек. Укыту планнары катлаулана, дәресләрдә аеруча бердәм дәүләт имтиханнарына гына әзерлек алып барыла кебек. Әдәби китаплар укырга омтылыш, алардан тормыш итү өчен уңай якларны алып, тискәре күренешләргә карата үз фикерләрен әйтә алучы, бүгенге катлаулы тормышта үз юлларын таба белүче яшьләрне тәрбияләү әһәмиятле. Ә аның өчен укыту программаларында таләп ителгән стандартларны төгәл үтәргә тиешбез дип уйлыйм. Әйе, бүгенге көн яшьләренең нәрсә белән кызыксынуларын да, аларның күңелләре ни теләвен дә исәпкә алырга кирәк билгеле”, – дип үзенең уйлануларын җиткерде.

      Әйе, укытучы хезмәтенең нәтиҗәсе күп еллар үткәч кенә билгеле була. Флүзә Нәкыйб кызы да үзенең укучыларының, хезмәттәшләренең уңышларына сөенеп, аларның бәхетле гомер итүләре турында газета-журналларда язылган мәкаләләрне укып, радио-телевидение тапшыруларында укучылары турында сөенечле яңалыклар ишетеп, туганнарының һәм дусларының игътибарын һәм ихтирамын тоеп, бүгенге көн яшьләренә үрнәк булып озак еллар яшәсен иде.

                              

     

    “Казан арты”  тарих-этногрфия музее

 директор урынбасары Шәфигулла Гарипов

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/igelekle-khezmtt-uzgan-gomer


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение