События

10 "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" арасында Арчаның 11нче балалар бакчасы да бар 25.10.2020

10 "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" арасында Арчаның 11нче балалар бакчасы да бар

Татарстанда «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантын алуга конкурста җиңүчеләр билгеләнде.  Җиңүчеләргә 500 мең сум күләмендә грант каралган, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы. Алар арасында районыбызның 11нче балалар бакчасы да булуы аеруча куанычлы.

Конкурска барлыгы 44 балалар бакчасыннан гариза кабул ителде. 

Белгечләр көндезге этап кысаларында, белем бирү оешмаларына чыгып, 25 учреждениене бәяләделәр. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга билингваль белем бирү эшчәнлеген оештыру алымнарының системалылыгы, эшчәнлекнең ресурс белән тәэмин ителеше, белем бирү оешмасының әлеге юнәлеш буенча тәкъдим ителгән эш формаларының төрлелеге һәм оригинальлеге, балаларны дәүләт телләренә өйрәтү методикасы һәм технологияләре бәяләнде.

500 мең сумлык грант алу өчен бәйгедә 10 иң яхшы балалар бакчасы җиңде : 

1. Мөслим районының «Кояшкай» балалар бакчасы;

2. Кукмара шәһәренең  8нче номерлы «Гөрләвек» балалар бакчасы;

3. Арча шәһәренең 11нче номерлы балалар бакчасы;

4. Казан шәһәре Вахитов районының 136нчы номерлы балалар бакчасы;

5. Казан шәһәре Совет районының  67нче номерлы балалар бакчасы;

6. Чистай шәһәренең  5нче номерлы «Ал чәчәк» балалар бакчасы;

7. Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 72нче номерлы балалар бакчасы;

8. Ютазы районының шәһәр тибындагы Урыссу бистәсенең 2нче номерлы балалар бакчасы;

9. Лениногорск районының 7нче номерлы балалар бакчасы;

10.  Алексеевск шәһәренең 6нчы номерлы «Бал Корты» балалар бакчасы

Котлыйбыз!

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/10-i-yakhshy-bilingval-balalar-bakchasy-arasynda-archany-1...


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение