События

Уйнамадылар, яшәделәр 27.10.2020

Уйнамадылар, яшәделәр

Арча станциясендәге күпфункцияле үзәктә “Вәгъдәләр бирештек җәйләрдә” дигән спектакль күрсәтелде.

Аны Арча станциясе, Айван, Күпербаш авыллары үзешчәннәре куйды. Режиссеры – Илмира Фазылҗанова. Әлеге спектакль Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан оештырылган район бәйгесе кысаларында үтте.

– Бу бәйге узган ел башланып китте. Әмма безнең коллективка чыгыш ясарга чират җиткәч кенә, мәдәният йортлары вакытлыча эштән туктарга мәҗбүр булды, – диде Илмира. – Яздан бирле күпме вакыт үтте. Спектакльне өр-яңадан диярлек торгыздык. Кайбер рольләрне башкарган үзешчәннәребезне алыштырырга да туры килде. Ә сәхнәдә уйнарга ризалык бирергә теләүчене (бу спектакльдә 16 кеше катнаша) табуның кыенлыгын режиссер буларак үзем генә белдем.

Әмма спектакль югары дәрәҗәдә үтте. Тамашачы ул мәшәкатьләрне белмәде дә, елыйсы урында елап, кул чабып рәхәтләнеп карады. Соңыннан артистларның уеннарын бәяләп басып алкышлады.

– Илмира Фазылҗанова җитәкләгән бу коллектив ел саен бер спектакль чыгара. Кайбер үзешчәннәрне яратырга да өлгердек инде, – диде Альмира Гатауллина. –  “Вәгъдәләр бирештек җәйләрдә” спектакле дә күңелдә якты хисләр калдырды. Хәзер геройлар нишләрләр икән, дип көтеп утырасың. Мин әлеге герой урынында булсам, бу очракта ни эшләгән булыр идем икән, дигән уйга каласың. Мәликәне алыйк. Үз баласы (Шакир ролендә Зәмир Прокофьев) бар. Ашарларына юк. Шуның өстенә юлаучы хатынга (Әсма – Миләүшә Вәлиева) ияреп килгән бер белмәгән чит баланы (Максим – Нияз Галимуллин)  алып кала. Аннан әни сүзен ишеткәннән соң эзләп тапкан үз әнисенә (Зәйнәп – Рәмзия Минашаева) биреп җибәрергә мәҗбүр була. Искиткеч изге күңелле, сабыр холыклы итеп бирә Сөмбел Заһидуллина үз героен. Гыйззәт (Расих Тимергалиев), Фатыйма (Илзирә Шәрифуллина), Оксана (Любовь Яруллина) өчпочмагы арасындагы мөнәсәбәт бик матур күрсәтелде. Сугыш вакыты булса да кешелеклелек хисләрен югалтмаганнар, дигән фикергә килдем. Илшат Тимашевка сокланып утырдым. Искиткеч уйный. Гомумән, барысы да үз урынында. Алар сәхнәдә уйнамадылар, ә яшәделәр. Шаккатып утырдым.

Гөлсинә Зәкиева әсәре буенча сәхнәләштерелгән бу пьесада сугыш чорында тылдагыларның, дөресрәге, өч хатын-кызның  тормышы сурәтләнә. Туйлар белән башланып киткән язмышларны сугыш чәлпәрәмә китерә, әмма аларның дуслыкларын ныгыта гына. Ниләр генә кичерми Мәликә, Фатыйма, Зәйтүнә (Тәгъзимә Усманова). Мәликә озак та тормый ире Кәримнең (Нияз Сафиуллин) һәлак булуы турында хат ала. Зәйтүнәнең ире Нурулла (Илшат Тимашев) хәбәрсез югала, яшь хатын биш бала белән кала, авырып аяктан егыла. Яшьтән яратып йөргән Нурислам (Фәнис Заһитов) хатынга ярдәм кулы суза, әмма Нурисламны кулга алырга йөргән кибетче хатын Мөршидә (Ясминә Бакыева) моны башкачарак мәгънәдә халык арасына тарата. 

– Мин бу спектакльдә үземнең бабамны уйнаган кебек булдым, – диде Расих Тимергалиев. – Минем бабамның да язмышы нәкъ шундый булган. Шуңа бу рольне башкарганда аеруча нык дулкынлану кичердем.

Һәр вакыйганы йөрәкләре аша кичереп, кирәк чакта киңәшләрен бирә белүче өлкәннәрнең булуы (Саҗидә – Хәсибә Гатауллина, Бибигайшә – Әлфия Рәхимова, Галимҗан – Илфат Әскәров) спектакльгә аеруча җылылык өстәде.

– Һәр үзешчән артист ролен чын күңелдән бирелеп башкарды. Елады да, тамашачыны да елатты. Эчтәлек тә бай, уен да яхшы. Спектакльне яратып карадым һәм югары бәялим, – диде район мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов. – Үзешчән артистларга киләчәктә дә иҗат уңышлары телим. 


http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/uynamadylar-yashdelr


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение