События

«Табигать варислары» мәктәп урманчылыгында катнашучы балалар «Чишмәләребезне саклыйк» табигать саклау акциясе үткәргән 28.10.2020

«Табигать варислары» мәктәп урманчылыгында катнашучы балалар «Чишмәләребезне саклыйк» табигать саклау акциясе үткәргән

Арча муниципаль районының Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Табигать варислары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар «Чишмәләребезне саклыйк» дигән табигать саклау акциясе үткәргән. Чара «ЭКО стилендә яшәү» проекты кысаларында оештырылган.

Мәктәп укучылары, мөгаллимнәр белән берлектә, «Ана чишмәсе», «Һидият чишмәсе», «Ишморат чишмәсе», Үрнәк бистәсендәге «Наратлык чишмәсе» чишмәләре янында аларның атамалары язылган элмә такталар урнаштырган, шулай ук чишмәләрнең территорияләрен чистартып төзекләндергән.

«Чишмә – табигый могҗиза. Аның суы үзенә бер төрле тәмдә һәм савыктыра торган. Чишмәләрне карау, аларның территориясен төзекләндерү бик мөһим», – ди мәктәп урманчылыгында катнашучы Ильяс Галимов.


https://minleshoz.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1851506.htm



Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение