События

Гөберчәкнең кыю егете 02.11.2020

Гөберчәкнең кыю егете

Бөек Ватан сугышына үзе эшләгән трактор белән фронтка киткән авылдашыбыз Галимҗан ага Закировның тормыш юлы бик тә үзенчәлекле.

Аның әти-әнисе тырыш кешеләр булган, малларны күп асраганнар, атлар үрчеткәннәр, үзләренең кибетләре булып, сәүдәгәрлек эше белән шөгыльләнгәннәр. Тырышлыклары өстенә чисталык-пөхтәлекне дә яраткан акыллы нәсел кешеләре авылда башка гаиләләрдән аерылып торган. Закирның хатыны Минсафа – халык медицинасының бөтен үзенчәлекләрен үзләштереп, тирә-якта дәвалаучы буларак дан тоткан. Ул бик кыю йөрәкле, максатчан, тормыш мәшәкатьләре каршында югалып калмый торган, тиз арада чыгу юлын табучы хатын булган. Аның характеры улы Галимҗанга да күчкән.

1911 елда дөньяга килгән малай авыл мәдрәсәсендә гарәп шрифты белән укырга-язарга өйрәнсә, Гөберчәк мәктәбендә башка фәннәрне үзләштерә. 18 яшендә Галимҗан Биектау районы Чабакси авылында яңа ачылган тракторчылар әзерләү училищесына укырга керә. Аны тәмамлагач, Теләче районы Сталин исемендәге совхозда “Фордзон” тракторында эшли. 1931 елда туган авылы Гөберчәктә колхоз оеша, ул ике дә уйламыйча, кайтып колхозга керә һәм бригадир булып эшли башлый. Бер ел эшләгәч, Арчада механиклар әзерләү курсында белем алып, колхозда кырчылык бригадиры булып хезмәт куя. Галимҗан гел белем эстәү ягында булган кеше. 1933 елда Арчадагы механизаторлар әзерләү курсларын тәмамлый. Арча МТС тракторчысы булып Яңа Сала, Чиканас, Әзәк, Иске Кырлай, Курса авыл кырларында тырышып эшли.

1937 елда бер дә көтелмәгән хәл килеп чыга. Ул чорда тракторчылар бик аз була. Арча МТСы җитәкчесе планны арттырып үтәп, үзенең дәрәҗәсен күтәрергә тели. Тракторчыларга ял бирмичә, көн-төн эшләтә. Ул яшь, хезмәтен намус белән башкаручы Галимҗанның югары күрсәткечләрен баштан ук өнәп тә бетерми. Егет өч тәүлек руль артында тимер атын йөгәнли. Ләкин йокы үзенекен итә, руль артында килеш Галимҗан йокыга китә һәм бәрелә, тракторы сафтан чыга. Шушы вакыйга аркасында тикшерүләр башлана һәм Галимҗанны гаепле дип саныйлар. Аның язмышы кыл өстендә кала. Тикшерүләр барышында үз-үзен яраткан җитәкченең кайчандыр аклар армиясендә, Деникинга хезмәт итүе ачыклана. Мәгълүматлар билгеле булгач кына Галимҗанны аклыйлар. Шушы вакыйга аркасында авылдашыбызга бирелергә тиешле Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелми кала...

Тракторын биш бармагы кебек яхшы белгән Галимҗан 1939, 1940 елларда намуслы хезмәте белән Мәскәүдә Бөтенсоюз Авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә Татарстан данын яклый. Күргәзмәдә бирелгән таныклыклары бүген аның туган нигезендә саклана.

1940 елда Казанбаш МТСы оеша. Ул шул МТС тракторчысы буларак, төрле колхоз кырларында көнне төнгә ялгап эшли. Тракторы ватылса, детальләрен үзе МТСка алып барып ремонтлый, кире кырга барып, тракторын “дәвалый”. Кара мазутка буялып эшләгән Галимҗан 1941 елның апрель аенда авылның иң чибәр, сылу гәүдәле, эшчән Мәликә исемле кызына өйләнә.

Бөек Ватан сугышы башлангач үзе эшләгән НАТИ тракторы белән Галимҗан сугышка чыгып китә. Хатыны авырлы килеш кала һәм Салихҗаны 1942 елның мартында дөньяга килә. Улы туганны хатлар аша гына белгән Галимҗан – Смоленск, аннары Мәскәү асты шәһәрләрен саклауда катнаша. Ләкин каты яралана, табиблар ике аягын да кисәргә кирәк дигән нәтиҗәгә киләләр. Галимҗан Полян госпиталендә дәвалана. Әнисе бу хәбәрне белүгә улы янына юл ала. Язгы боз кузгалган вакытта Минсафа, үз гомерен куркыныч астына куеп, Вятка елгасын шуышып чыга һәм госпитальгә барып җитә. Бөтен җаваплылыкны үз өстенә алып, әнисе табибларга улының аякларын кисәргә рөхсәт бирми. Улын үзе белән алып кайтып китә һәм халык медицинасы белән аякка бастыра. Бу гаҗәеп хәл була.

Аякка баскан фронтовик туган авылында тракторчылар бригадиры була. Механизаторлар белән уртак тел табып, утыз ел инженер-механик булып эшли. Ару-талуны белмәүче авылдашыбыз берничә мәртәбә Татарстанның Югары Советы депутаты булып сайлана, Мәскәүдә партия съездларында катнаша. Аның тырыш хезмәте күп төрле хөкүмәт бүләкләре белән бәяләнә. Хәтта персональ пенсия белән лаеклы ялга чыкса да, район, колхоз җитәкчелеге кире эшкә чыгуын үтенеп мөрәҗәгать итәләр.

Моңлы итеп җырларга яраткан, кара бөдрә чәчле Галимҗанның уңышларга ирешүендә хатыны Мәликәнең өлеше зур. Тапкыр, сабыр, мөлаем Мәликә белән Галимҗан сигез балага гомер бирәләр. Ә аларны тәрбияләү, укытып чыгару күпчелек Мәликә өстенә йөкләнә. Ул аларны хезмәт белән тәрбияли: һәркайсына хуҗалык эшләрен бүлеп бирә. Мәликә үзе артельдә тегүче, кырда уракчы булып, колхозның башка эшләрендә дә актив катнаша. Иренең намуслы хезмәте аркасында алар мохтаҗлык күрмиләр. Мәликә сорап кергән кешегә оныннан, ипи-шикәреннән дә өлеш чыгара. Өенә кем генә кермәсен, өстәлендә самовары кайнап тора аның. Балалары үсеп җитеп, шәһәргә китеп эшли башлагач, һинд чәе, лимон, җиләк-җимешне күчтәнәчкә алып кайтсалар, ул күрше-тирәсе белән аны бүлешә. Киң һәм ачык йөзле, игътибарлы, юмартлыгы белән башкалардан бераз аерылып торган ул. Зирәк акыллы, тырыш Мәликә гаилә учагын сүндермичә, балаларына дөрес тәрбия биреп, үз үрнәгендә хезмәтне сөяргә өйрәтә. Оясында ни күрсә, очканда шул булыр ди халкыбыз. Мәликәнең балалары да нәкъ шундыйлардан.

Мәликә һәм Галимҗан Закировлар кырык ике ел тигез гомер кичерә. Тормыш авырлыкларын, шатлыкларын  бергә бүлешеп, һәркем өчен үрнәк булып яшәгән авылдашларыбыз 1983 елда бер-бер артлы, биш ай аерма белән, гүр иясе булалар. Балалары әти-әниләренең йөзләренә кызыллык китермичә, тормышта үз юлларын табып, гаилә корып, балалар үстерәләр һәм гореф-гадәтләрне саклап, туган нигезне таратмыйча һәрвакыт кайтып йөриләр, әрвахлар рухына Коръән укыталар.

Әби-бабасы турындагы мәгълүматны оныклары Булат Гарифуллин җыйнаган. Тарихи вакыйгалар агышын ул барлаган, ә мин аның язмасын кулланып, авылдашларыбызның тормыш юлының бер өлешен сезнең тарафка җиткерергә генә теләдем. Гөберчәк авылының уңган, тырыш, намуслы гаиләләренең берсе булган Закировлар бүген дә сынатмыйлар, авылдашларыбызның хөрмәтен казанып яшиләр.

Халидә Габидуллина,

М.Мәһдиев музее җитәкчесе.


http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/gberchkne-kyyu-egete


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение