Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
07.06.2016
Арчада җәен Боз сарае эшлиме?
Арчаның Боз сарае җәен дә эшли. Мәктәп яны лагерьларында ял итүче балалар күмәкләшеп Боз сараена килеп шуып китәләр. Аларга бу сәяхәт тә, ял да. Хоккей командалары да җәй дип, йомшармый, үз сәгатьләрендә Боз сараена килеп шөгыльләнәләр. Кыскасы, һәркем Боз сараена килеп шуа ала. Телефон: 3—57—04
06.06.2016
Россиядә бердәнбер булырлык парк Арча районында төзеләчәк?
Марат Бариев Арча районында җиһан паркы ачу турында әйткән һәм үзенең дә шул парк өстендә эш алып баруын белдергән.
05.06.2016
Арча район Сабантуе
5 июньдә Арчада район Сабантуе булды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов катнашты.
Ул арчалыларны бәйрәм белән котлады, тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт әйтеп, дәүләт бүләкләре тапшырды.
04.06.2016
Курсави туган авылда
4 июньдә Югары Курса авылында мәгрифәтче, дин өлкәсендә беренче үзгәрешләр кертүче Габденнасыйр Курсави истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы булды.
03.06.2016
Казанбаш мәктәбендә лагерь эшли башлады
Казанбаш төп мәктәбендә балаларның җәйге ялын кызыклы һәм файдалы итеп оештыруга зур әһәмият бирелә. 1 нче июньнән 21 нче июньгә кадәр мәктәптә 20 балага исәпләнгән көндезге лагерь эшләячәк.
03.06.2016
Казиле болынында бәйге
1 июньдә Айдар Сабировның гаилә фермасы җәйге лагеренда район сыер савучылары һәм ясалма орлыкландыру технологлары конкурсы булды.
03.06.2016
Арча Сабантуе программасы
5 июнь, 2016 ел, Арча шәһәре, стадион
02.06.2016
Еллар сынавы үткән дуслык
Мәктәп еллары гомер буена сагынып искә ала торган чор ул. Вакыт күбрәк үткән саен, ул еллар ныграк искә төшә, сагындыра. Эх, бер кайгысыз, иң бәхетле чак булган икән, дип әллә уфтанып куймыйсызмы?
01.06.2016
Сабантуйда Тукай рухы
28 майда Казанда Тынычлык бистәсендәге каенлыкта Сабантуй гөрләде. Гадәттә бу бәйрәм авыллардан башланып китә иде. Бу юлы башкалабызда старт алды.
01.06.2016
Арчада Җәлил хәзрәт вәгазь укыячак
3 июньдә Арчаның Шәрыкъ мәчетендә җомга намазы яңа төзелгән фарыз залында (икенче катта) узачак. Җомга вәгазен Татарстан Республикасы баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев укыячак. Вәгазь сәгать 11 дә башлана.
31.05.2016
Җиңүчеләр арасында райондашларыбыз да бар
26 майда “Әкият” Татар Дәүләт курчак театрында “Укучының мәдәни көндәлеге” республикакүләм проекты җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Бу чара уку елы башында башланып киткән иде. Барлык башлангыч сыйныфлар укучыларына да мәдәни көндәлекләр өләштеләр.
31.05.2016
Атчылар Нурлаттан җиңеп кайтты
Район атчылары Сабантуйларга ныклап әзерләнде. 21 майда үз акчаларын җыйнап Яңа Кырлай ипподромында ярыш та үткәреп алдылар. Анда Арчадан Рамил Рәхмәтуллин — беренче, улы Рәмзил икенче булган иде.
30.05.2016
Зиннур Тимергалиевнең улы туган. Исем эзләп ерак йөрмәгәннәр
"Матбугат.ру"да хикәяләре икешәр-өчәр мең карау җыйган язучы Зиннур Тимергалиевнең шушы көннәрдә өченче баласы туды. Хәзер ул күп балалы әти кеше.
29.05.2016
Арчалылар Казан Сабантуенда
Кичә Казанның Тынычлык бистәсендә Сабантуйда арчалылар да катнашты. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов Арча ишегалдына керер алдыннан Сабан туена бүләк итеп, колгага сөлге бәйләде.
28.05.2016
Арча Сабантуена кунак килүе көтелә
Быел Сабантуйлар май ахырларында ук башланып китә. 28 май көнне республика халкы Казан Сабантуенда күңел ачачак. ә икенче атнага, шәһәрләрдә яшәүчеләр авылларга Сабантуйларга агылыр. Авылларда өстәл түрен каклаган казлар, бәлешләр, милли ризыклар бизәр.
27.05.2016
Арчада Җиңү паркын төзүчеләрне зурладылар
Бүген Җиңү паркында тагын бер зур чара – аны булдыруда үзләреннән зур өлеш керткән кешеләрне – иганәчеләр һәм төзүчеләрне зурладылар.
26.05.2016
Корайван маҗаралары
Арча районының бу авылы заманында бөтен илгә танылды, исеме Россиянең ул чактагы Президенты Дмитрий Медведевка кадәр барып җитте. Барысына да бер хәреф – “х” хәрефе гаепле иде. Корайванны бөтен документларда өлкән туган телендә, ягъни урысчалатып “Керхайвань” дип язып куйган булганнар. Авыл башында да шундый язу торган. Баштарак авыл халкы моңа әллә ни игътибар итмәгән.
25.05.2016
Арчаның беренче мәктәбендә соңгы кыңгырау чыңлады
Арчаның беренче мәктәбендә соңгы кыңгырау гадәттәгечә һәр чара кебек искиткеч матур һәм оешкан төстә үтте. Кулларына чәчәк бәйләмнәре тоткан, үзләре дә чәчкәләргә тиң чыгарылыш сыйныф укучыларын район башлыгы Илшат Нуриев, мәктәп директоры Эльмира Сафина, әти–әниләр исеменнән Светлана Валиева һәм Ильяс Хәкимов котлады.
25.05.2016
Урта Курсада «Курсави укулары» булды
Урта Курса мәдәният йортында I Бөтенроссия фәнни—гамәли конференция “Курсави укулары” булды. Галимнәр, дин әхелләре “Авыл җирендә татар мәхәлләсе үсеше: дини мирас һәм татар мәгърифәтчелеге” темасы буенча сөйләштеләр. Конференциядә район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты.
24.05.2016
Тагын бер академигыбыз артты
Безнең Арчабыз зыялы шәхесләргә искиткеч бай. Шулар арасында үзләренең бөтен тормышын фәнгә багышлаган, Арчада тумасалар да, Арча белән нык элемтәдә булган яки әти-әниләре Арчаныкы булган шәһесләр дә шактый. Менә шундыйларның берсе – академик Мазһаров Әхмәт Мазһар улы. Аны да нәсел тамырлары Арчага алып килә. Шул турыда бу язмам.
24.05.2016
Арчалылар “Иске Казан түгәрәк уены”ннан дипломнар белән кайтты
21 май көнне Биектау районының Шәпше авыл Мәдәният йортында “Иске Казан түгәрәк уены” республика татар фольклоры фестиваленең III йомгаклау туры утте. Биредә Татарстан Республикасының 29 районыннан 50дән артык коллектив катнашты.
23.05.2016
Алар хөрмәткә лаек
Арча районында яшәүче эчке эшләр ветераннары Фатыйх Дәүләтшин белән Равил Галимов Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан үткәрелгән тантаналы чарада катнашкан.
23.05.2016
Курсада дини бәйге
18 майда Урта Курса авылының Мөхәммәдвафа мәчетендә ел дәвамында мәчеткә йөргән балалар арасында бәйге узды. Чара алган гыйлемнәрне тикшерү нияте белән оештырылды. Утызга якын бала катнашты. Бәйге 4 номинациядән торды. Катнашучыларга ислам диненә бәйле сорауларга җавап бирергә, ничә сүрә белүен күрсәтергә һәм 3 сүрә укырга, Коръәндә искә алынган пәйгамбәрләрнең исемен язарга һәм намаз укып күрсәтергә кирәк иде.
22.05.2016
Арчаның беренче мәктәбендә 7 буын очрашты
Арчаның беренче мәктәбендә очрашу булды.Традиция буенча мәктәпне 60, 50, 40, 30, 20, 10 ел элек тәмамлаучылар җыелды.
21.05.2016
Төп нигездә бәхет бар (Хәсәншәехтә кунакта)
Табигатьнең искиткеч матур вакыты. Алмагачлар, чияләр ап–ак чәчәккә төренгән, сыерчыклар бала туйдыра, су буйларындагы тал–тирәкләрдә сандугачлар сайрый. Мондый чакта гел әйбәт әйберләр генә күрәсе килә.
20.05.2016
Арчада мебель цехы ачылды
Арча районы башлыгы Илшат Нуриев 18 майда «Арскпласт» ширкәте базасында урнашкан яңа мебель цехында булды, аның эшчәнлеге белән кызыксынды.
19.05.2016
Арчада язучы Радик Фәизовны искә алдылар
Арчаның «Казан арты» тарих—этнография музеенда язучы Радик Фәизовның тууына 85 ел тулу уңаеннан искә алу кичәсе булды. Истәлекле очрашуга язучының хатыны Дамира апа, балалары, авылдашы, сыйныфташы, дусты Наил Сакбиров, редакциядә эшләгән елларында “Арча хәбәрләре” газетасы мөхәррире булып эшләгән Тәлгат Гомәров, хезмәттәшләре, чордашлары, әсәрләрен яраткан укучылары килгән иде.
19.05.2016
Тинчурин театры коллективы Арчага хәйриячелек ярдәме күрсәтте
Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры артистлары район Мәдәният йортында мәктәп укучыларына һәм педагогика көллияте студентларына Разил Вәлиевның «Язмышым юллары» спектаклен күрсәтте.
18.05.2016
Заманында актив хәбәрче идем
16 майда Арча почта бүлекчәсендә Әбүнәче көне үткәрелде. Традициягә әверелеп киткән бу чарага хәзер халык та ияләшеп китте, көтеп ала башлады. Редакциягә дә шалтыратып сорашалар, кызыксыналар.
18.05.2016
Шушмабаш мәктәбе директоры Рәзилә Шәймәрданова грант отты
Шушмабаш мәктәбе директоры Рәзилә Шәймәрданова “Иң яхшы мәктәп директоры” исемле Бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабында җиңү яулады.
18.05.2016
Арчага ТР Дәүләт Советы депутаты Рауль Рәхмәтуллин килде
Депутат Арчада урнашкан өлкәннәр һәм инвалидлар йортында булып, андагы яшәеш белән танышты, өлкәннәр белән аралашты.
17.05.2016
Мамадыштан җиңеп кайттылар
12-13 нче май көннәрендә Мамадыш шәһәрендә Татарстанның һөнәри белем бирү уку йортлары студентлары арасында җинел атлетика буенча ярышлар узды. Бу ярышларда Арча педагогия көллияте студентлары уңышлы чыгыш ясадылар. Илнур Әһлиуллин, Илназ Яруллин, Айнур Гомәров, Анастасия Сметанина, Инзилә Фазылҗанова, Гөлия Мөхәмәтдинова, Артур Вафин 13 төрдә призлы урыннарны яуладылар, нәтиҗәдә гомум команда ара беренчелектә 1 урын.
16.05.2016
Арча ЗАГСында зур вакыйга
Арча ЗАГСында бик матур йола яши. Озак гомер иткән парларны үзләренә кунакка чакырып хөрмәтлиләр, зурлыйлар. Бу юлы Арча ЗАГСы хезмәткәрләре Арчадан Хәния, Данил Рәхимбаевлар, Үрнәктән Фәния, Мөхәммәтнур Шәвәлиевлар, Лилия, Фаил Шәвәлиевлар, Аланнан Луиза, Нәкыйп Низамиевларга балалары белән бергә чын бәйрәм оештырдылар.
15.05.2016
Бүген якташыбыз Радик Хәбибрахман улы Фәизов (1931-2011) тууына 85 ел тулды!
Радик Хәбибрахман улы Фәизов 1931 елның 15 маенда Татарстанның Арча районы Дусым авылында туган. 1950 елда Әтнә урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, бер ел үз авылларында башлангыч мәктәптә балалар укыта.
14.05.2016
Якташыбыз Шафигуллин Лутфулла Нурислам улын туган көне белән котлыйбыз!
14 май көнне якташыбыз Шафигуллин Лутфулла Нурислам улының туган көне! Арча якташлыгы да аны чын күңелдән туган көне белән тәбрик итә!
13.05.2016
Арчада язучы Радик Фәизовны искә алалар
17 май көнне сәгать 10да «Казан арты» тарих-этнография музеенда язучы, журналист Радик Фәизовның тууына 85 яшь тулу уңаеннан искә алу кичәсе була.
13.05.2016
Шушмабаш авыл җирлеге геройлары
Шушмабаш мәктәбенә (директоры Рәзилә Шәймәрданова) Бөек Ватан сугышында Александр Матросов батырлыгын кабатлаган Кәрим Исхак улы Исхаков һәм Социалистик Хезмәт Герое Шәрифулла Сәгъдулла улы Сәгъдуллин истәлегенә мемориаль такталар куелды. Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты.
12.05.2016
Арчалар җиңү яулап кайтты
7-9 май көннәрендә Казан шәһәренең “Яшьләр үзәге” концертлар залында “КИТ” дип исемләнгән Бөтенроссия халыкара мәдәният һәм сәнгать конкурсы 6 нчы мәртәбә үткәрелде.
12.05.2016
Апаз мәктәбендә Советлар Союзы Герое Сафин Нәкыйп Сафа улына мемориаль такта куелды
Апаз урта мәктәбенең тарихы бик бай. Тарих эзләре буйлап китсәк, мәктәп белән күп кенә күренекле шәхесләрнең язмышы бәйләнгәнен күрәбез. Шундыйларның берсе — Арча районының Мирҗәм авылында туып үскән Советлар Союзы Герое Сафин Нәкыйп Сафа улы.
11.05.2016
Арча егете Салават Бикбаевның аты Казанда үзен танытты!
Арча егете Салават Бикбаев атының Казан ипподромында ничек чапканын видеодан карап белә аласыз.
11.05.2016
Яңасала башлангыч мәктәбендә Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәшировка мемориаль такта кую тантанасы булды
Кунакларыбыз — язучының оныгы Гәүһәр Хәсәнова (Мәһдиева), якташ язучыбыз, «Казан утлары» журналының җаваплы сәркатибе Вакыйф Нуриев, Арча районы Мәгариф идарәсе җитәкчесе Дәүләтбаев З. М., «Казан арты» тарих-этнография музее җитәкчесе урынбасары Гарипов Ш.З., «Безнең мирас» журналының бүлек мөхәррире Гобәйдуллин Л. И. язучы белән бәйле вакыйгаларны искә алдылар.
10.05.2016
Яшьләр белән янәшә
“Ак барс” агрокомплексы” ширкәте басуларына карап күңел куана. Уҗымнар бик матур күтәрелеп килә.
09.05.2016
Кызыл чәчәкләр…
Район өлкәннәр һәм инвалидлар йорты тирәлегенә җәй килгән. Урам яктан яшь чыршылар тезелеп киткән, бакчасында ямь-яшел хәтфәдәй чирәм, фонтан эшләп утыра. Казаннан кайткан якташларыбыз да бу ямьлелеккә игътибар итми калмагандыр.
09.05.2016
Cугыш һәм тыл ветераннарына багышланган митинг
Мөндеш башлангыч мәктәбендә 7 нче май көнне сугыш һәм тыл ветераннарына багышланган митинг уздырылды. Мәдәният йорты каршында балалар һәм укытучылар катнашында матур музыкаль композиция куелды. Һәйкәлгә венок салынды. Тыл ветераны Гарипов Канафи бабай тылда күргән авырлыклар турында сөйләде, бүгенге тормышның кадерен белеп яшәргә өндәде.
08.05.2016
Геройларны мәңгеләштерделәр
Шушмабаш мәктәбендә (директоры Рәзилә Шәймәрданова) Социалистик Хезмәт Герое Шәрифулла Сәгъдулла улы Сәгъдуллин һәм сугышта Александр Мотросов батырлыгын кабатлаган Кәрим Исхак улы Исхаков истәлегенә мемориал такталар ачылды. Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты.
07.05.2016
Көрәш буенча республика һәм дөнья чемпионнары – Арчада
5 майда “Арча” спорт комплексында билбау көрәше буенча республика чемпионаты башланып китте. Аны район башлыгы Илшат Нуриев ачты. Чемпионат 8 майга кадәр дәвам итә. Анда республика һәм дөнья чемпионнары да катнаша.
07.05.2016
Президент Арчада
6 майда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Арча районында булды. Аны муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев каршы алды һәм озатып йөрде.
07.05.2016
Арчада җирле шагыйрь Минһаҗ Кашаповның иҗат кичәсе узды
Кичә (5 май) биредә үзешчән шагыйрь Минһаҗ Кашаповка 75 яшь тулу уңаеннан «Гомер юлым минем агымсу…» дип исемләнгән әдәби кичә узды. Шагыйрьнең иҗатташлары, замандашлары белән очрашып истәлекләрне барлау. шигырьләрен тыңлау һәр тамашачы күңеленә якты эзен малды.
06.05.2016
Ул Берлинга беренче булып кергән
5 май көнне Иске Кырлай мәктәбендә Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителеп тә, ниндидер сәбәпләр белән Алтын Йолдыз орденын алуга ирешә алмаган тагын бер якташыбыз Гарапша Шаһимәрдәновның туганнары белән очрашу булды.
06.05.2016
Арчада тагын бер геройга истәлек тактасы ачылды
Арча ягы үзенең мәгърифәтчеләре, күренекле язучылары, галимнәре һәм тырыш, эш сөючән халкы белән данлыклы. Юкка гына анда Социалистик Хезмәт Геройлары тумагандыр. Менә алар: Хәстиев Мирбат Бәдри улы, Сәгъдуллин Шәрифулла Сәгъдулла улы, Галимова Дания Һадиҗан кызы, Әсхәдуллин Галимулла Әсәдулла улы, Стелла Габдрахманова. Алар Арча төбәген үстерүгә һәм күтәрүгә бик күп хезмәт куйган шәхесләр. Галимулла Әсәдуллин Носы төп гомуми белем мәктәбендә белем алган.
06.05.2016
Арчалылар «Виктория» VII Халыкара бәйге-фестиваленең җиңүчеләре
26 апрельдән 1 майга кадәр Казанда Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр иҗатының «Виктория» VII Халыкара бәйге-фестивале узды. «Вокаль ансамбльләр» номинациясендә «Энҗеләр» ансамбле (җитәкчесе Тайфә Гидиятуллина II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.
06.05.2016
Авылга герой килде
Кичә (5 май) Арча районына Советлар Союзы Герое, Бөек Ватан сугышы ветераны Борис Кирилл улы Кузнеөов килде. Әлеге сәфәрнең максаты — геройның чордашы. Сугыштан соңгы елларда аралашып яшәгән дусты — Гани Сафиуллинның музеенда булу иде.
06.05.2016
Рөстәм Яхин исемендәге I республика бәйгесе җиңүчеләрен котлыйбыз!
23-24 апрельдә Казанда Рөстәм Яхин исемендәге I республика бәйгесе узды. Бәйге шарты буенча һәр катнашучы композитор Рөстәм Яхинның берәр әсәрен һәм бер зур әсәр — сонатина яки соната башкарырга тиеш иде.
05.05.2016
Арчада Җиңү кубогына велоузыш булды
Кичә (4 майда) Арчада Бөек Җиңү көне уңаеннан Җиңү кубогына велоузыш булды. Анда 11 кеше катнашты. Алар Яңа Кырлайда юлга кузгалып, 24 километр ара үттеләр һәм Арча үзәгедәге һәйкәл янында очраштылар.
04.05.2016
8 нче сыйныф укучысы Романова Алия 1 урынны яулады
03.05.2016
Волейбол ярышлары узды
3 майда “Арча” спорт комплексында Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга, Җиңүнең 71 еллыгына багышлап волейбол ярышлары уздырылды. Аны районның волейбол федерациясе (җитәкчесе Рафаэль Муллагалиев) оештырды. Ярышта алты районнан 8 команда катнашты.
02.05.2016
Җиңү паркында бәйрәм гөрләде
Кичә Җиңү паркында бәйрәм гөрләде. Арча мәдәният йорты директоры Айрат Нурьязанов, сәнгать җитәкчесе Гөлназ Гарифҗанова җитәкчелегендә үзешчәннәребез ике сәгатьлек концерт программасы әзерләп килгән иде.
01.05.2016
Арча басу-кырларында эш тынмый
"Курса МТС"ы кырларында 30 апрельгә күпьеллык үләннәр 1474 га тырмаланган һәм тукландырылган. 2420 га зәп тырмаланган. Симәнәләргә инкрустация ясалган -ягъни чәчүгә әзерләнгән. Берьеллык үләннәр 162 га чәчелгән. Арпа 320 га. Көзге арыш 860 га тукландырылды һәм тырмаланды.
30.04.2016
Арчада республикакүләм кул көрәше ярышы узды
Арча спорт комплексыннан республиканың кул көрәшендә катнашучылар кичке сәгать 6 тулганда гына таралышты.Барысы 16 команда. Кемнәр җиңде дип уйлыйсыз? Мамадыш районы командасы җиңде! Икенче — Теләче командасы, Арча районы командасы өченче булды
29.04.2016
Казанбашта Фәрхәт ага Зыятов белән очрашу булды
Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган чаралар район күләмендә дәвам итә. 28 нче апрельдә Казанбаш төп мәктәбендә атказанган укытучы, Мәгариф отличнигы, хезмәт ветераны Фәрхәт ага Зыятов белән очрашу үткәрелде.
29.04.2016
Арча педагогия көллияте кызлары беренче
26 апрельдә мәркәзебез Казанда Г.Тукай юбилеена багышланган чаралар бихисап булды. М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында узганы, мөгаен, юбилей елының таҗы дип саналырга хаклыдыр. Туган тел көненә һәм шагыйренең 130 еллыгына багышланган тантанада быелгы Тукай лауреатларын котладылар.
28.04.2016
Минтимер Шәймиев Яңа Кырлайда әдәби-сынлы парк ачу тантанасында булды
Кичә Арча районының Яңа Кырлай авылында яңа әдәби-сынлы парк ачылды. Бу чарада ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Парк ТР Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Шәфигуллин инициативасы белән булдырылган.
27.04.2016
Тукай бездән ерагайган саен, без якынаябыз гына...
26 апрельдә мәркәзебез Казанда Г.Тукай юбилеена багышланган чаралар бихисап булды. М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында узганы, мөгаен, юбилей елының таҗы дип саналырга хаклыдыр. Туган тел көненә һәм шагыйренең 130 еллыгына багышланган тантанада быелгы Тукай лауреатларын котладылар.
26.04.2016
Бүген халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай тууына 130 ел.
Бүген татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай тууына 130 ел тулды.
26.04.2016
Тукай эстафетасы
23 нче апрель көнне Арча шәһәренең үзәк урамнары буйлап сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган җинел атлетика буенча эстафета ярышлары булып узды. Бу ярышларда педагогия көллиятенең уку группалары һәм Арча мәктәпләренең командалары катнашты.
25.04.2016
Татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиададан югары нәтиҗәләр белән кайттык
19-22 апрельдә Казанда туган телне саклау, үстерү максатында быел дүртенче тапкыр татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиада үтте.Олимпиаданың йомгаклау һәм бүләкләү тантанасы 22 апрельдә М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында узды.
25.04.2016
Бүген Төркиянең Карс шәһәрендә яшәп иҗат итүче якташыбыз, шагыйрә, галим, тәрҗемәче Чулпан ЗАРИФның туган көне!
Бүген Төркиянең Карс шәһәрендә яшәп иҗат итүче якташыбыз, шагыйрә, галим, тәрҗемәче Чулпан ЗАРИФның туган көне!
Чулпан Зариф (Чулпан Әфрәим кызы Зарипова-Четин) 1969 елның 25 апрелендә Арча районы Субаш-Аты авылында укытучылар гаиләсендә туа.
24.04.2016
Каләм тоткан–хур булмас
Узган атнада Арчада “Без — Тукайлы халык” дигән Габдулла Тукайның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган республикакүләм Габдулла Тукай укулары булды.
23.04.2016
Җырчы Лилия Муллагалиева “Бәби көтәбез әле” исемле җырына клип төшергән.
Җырчы Лилия Муллагалиева “Бәби көтәбез әле” исемле җырына клип төшергән. Бу вакыйганы тарихта калдырыр өчен татар эстрадасындагы барлык йөкле алып баручы һәм җырчыларын әлеге клипка чакырган.
22.04.2016
Ни өчен “Җидегән чишмә”не яратабыз?
“Җидегән чишмә” Арча халык театры коллективы район Мәдәният йортында Туфан Миңнуллинның “Без бит авыл малае” пьесасы буенча сәхнәләштерелгән “Алпамыш алпавыты” исемле спектаклен куйды. Спектакльне район башлыгы Илшат Нуриев та карады. Соңыннан ул сәхнәгә чыгып коллективка Рәхмәт хаты тапшырды.
21.04.2016
Хәсәншәех малае Казанны шаккаттырды!
Бүген “Сәләт” йортында республикакүләм нәфис сүз осталары бәйгесе уза. Әлеге чара татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел уңаеннан оештырыла.
20.04.2016
Игелек иясе
Симетбаш авылында туып-үскән «Таттелеком» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шәфигуллин Лотфулла Нурислам улы – үзенең туган авылы, якташлары өчен күп игелекле эшләр башкарган кеше.
20.04.2016
«Глянец» хореография коллективын котлыйбыз!
16 апрель көнне Йошкар-Ола шәһәрендә 1нче Халыкара «Шома бас» бию фестивале узды. Конкурста төрле төбәкләрдән иҗат коллективлары катнашты.
20.04.2016
Гарәп илендә Айдар Фәйзрахмановның фольклор коллективы
Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең мәдәни үзәге булган Шардж шәһәрендә «Шардж мирасы һәм мәдәнияте» дип аталган фестиваль уза.
20.04.2016
Районның көчле шашкачысы
Биектауда “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында үткән шашка буенча республика чемпионатында районыбыз спортчысы (башлангыч тренеры Хәйдәр Зәйнуллин) Айнур Зиннуров 2нче урынны алды һәм Бөтенроссия ярышларында катнашачак Татарстан җыелма командасы составына кандидат итеп кертелде.
20.04.2016
Бүген якташыбыз, шагыйрә Сания Юныс кызы Әхмәтҗанованың туган көне!
Шагыйрә Сания Юныс кызы Әхмәтҗанова 1962 елның 20 апрелендә Татарстанның Арча районы Курса Почмак авылында колхозчылар гаиләсендә туган.
19.04.2016
Күпербаш мәдәният йортында комедия күрсәтелде
Күпербаш мәдәният йортында Гөлсинә Зәкиеваның «Өйләнәм дигәч кенә…» исемле комедиясен күрсәтелде. Үзешчәннәр дә бик оста уйнады, тамашачы да рәхәтләнеп көлеп, алкышлап карады.
19.04.2016
«Созвездие — Йолдызлык» республика фестиваленең зона ярышында жиңүче якташларыбыз Казанда ничек чыгыш ясады?
Казанда «Уникс» мәдәни-спорт үзәгендә ике көн дәвамында «Созвездие — Йолдызлык» республика фестиваленең финал ярышлары булды.
19.04.2016
“Кино һәм китап” Әдәби кунакханә
18 апрель көнне Хәсәншәих авылы китапханәчесе Гөлкәй Хәбирова укучыларын “Кино һәм китап” исемле әдәби кунакханәгә чакырды.
18.04.2016
Ул Сикертән мәктәбендә укыган
16 апрельдә Сикертән мәктәбендә Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев хөрмәтенә истәлек тактасы кую тантанасы булды.
Булачак язучы биредә 1941-1944 елларда укыган.
18.04.2016
«Изге моңнар ватаны син, Арча»
7-8 нче апрель көннәрендә «Арча якташлыгы» җәмгыятенең ел саен уздырыла торган хисап концерты булды
18.04.2016
Якташлар очрашуы. "ТАТАРЛАР" тапшыруы ("ТНВ-Татарстан" телеканалы)
Якташлар очрашуы. "ТАТАРЛАР" тапшыруы ("ТНВ-Татарстан" телеканалы). 13.04.2016.
17.04.2016
Иң көчлеләр Арчада
17 апрельдә “Бердәм Россия” партиясенең Арча бүлекчәсе инициативасы белән Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган шахмат ярышы үткәрелде.
16.04.2016
Җиңүчеләрне котлыйбыз!
14 нче апрель көнне Арчада бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның иҗатын өйрәнүгә багышланган V Республикакүләм Тукай укулары булып узды.
15.04.2016
Арчалылар “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә эшче һөнәрләр буенча Wordakills “Яшь профессионаллар” төбәк чемпионатында
Узган атнада “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә эшче һөнәрләр буенча Wordakills “Яшь профессионаллар” төбәк чемпионаты үтте. Анда егетләр һәм кызлар илледән артык эшче һөнәр буенча көч сынашты. Моңарчы безнең колак ишетмәгән бүгенге заман һөнәрләре, күз күрмәгән җиһазлар бар. Җай чыккан саен яшьләрне яманларга тырышабыз. Мин монда аларга сокланып кайттым.
15.04.2016
Бүген якташыбыз Самат Шакирның (Самат Фәтхерахман улы Шакиров,1924-1998) туган көне
Самат Шакир (Самат Фәтхерахман улы Шакиров, 1924-1998) 1924 елның 15 апрелендә Татарстанның Арча районы Күәм авылында туган. Җиде классны тәмамлагач Арча педагогия училищесында укый, аннары Носы авылы мәктәбендә укытучы, Әтнә район газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр һәм 1942—1943 елларда Янавыл мәктәбендә янәдән укытучы һәм мәктәп мөдире булып эшли. 1943—1945 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. Армиядән кайткач, бераз вакыт «Кызыл Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр, аннан соң, 1946— 1949 елларда, Дөбъяз районы газетасының җаваплы секретаре була.
14.04.2016
Яшь язучыларның “Илһам” Бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды
Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау кичәсе 2016 елның 12 апрелендә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында үтте. Әлеге бәйге «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында һәм татар халкының бөек шагыйрьләре Габдулла Тукайның тууына 130 ел һәм Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышлап уздырылды.
14.04.2016
Тинчурин театрында әдәби мәйдан
7 – 8 апрель көнне Үзәк китапханә, “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре “Мәгариф идарәсе” белән берлектә К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында “Арча якташлыгы” иҗтимагый оешмасы оештырган чараларда катнаштылар.
13.04.2016
Арча якташлыгы концерты. 8 нче апрель 2016 ел
Кәрим Тинчурин исемендәге татар драма һәм комедия театрында “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы якташлар очрашуы үткәрде. Сезгә икенче көнне узган концертның тулы видеосын (8.04.2016) тәгъдим итәбез.
Концертны караганнан соң сезнең тиешле фикерләрегезне һәм тәгъдимнәрегезне якташлар сайтында күрәсебез килә. Моның өчен аерым регистрация үтү таләп ителми! Алдагы очрашуларны тагында матурырак, күңеллерәк, файдалырак уздыру өчен сезнең фикерләрегез безнең өчен бик мөһим!
13.04.2016
"Мәктәп елым, гомер юлым!" дип исемләнгән кичә узды
9 апрель көнне Яңа Кишет авылы китапханәсендә "Мәктәп елым, гомер юлым!" дип исемләнгән кичә узды.Кичәгә моннан 31 ел элек Яңа Кишет урта мәктәбен тәмамлаган укучылар, өлкән укытучылар, мәктәпнең 9 сыйныф укучылары чакырылды.
12.04.2016
Арча якташлыгы концерты. 7 нче апрель 2016 ел
Кәрим Тинчурин исемендәге татар драма һәм комедия театрында “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы якташлар очрашуы үткәрде. Сезгә беренче көнне узган концертның тулы видеосын (7.04.2016) тәгъдим итәбез.
Концертны караганнан соң сезнең тиешле фикерләрегезне һәм тәгъдимнәрегезне якташлар сайтында күрәсебез килә. Моның өчен аерым регистрация үтү таләп ителми! Алдагы очрашуларны тагында матурырак, күңеллерәк, файдалырак уздыру өчен сезнең фикерләрегез безнең өчен бик мөһим!
11.04.2016
Горурланып, Арча кызы диям…
Ашытбаш мәдәният йортында “Тукай төрле телләрдә яңгырый” районара конкурсында җиңүчеләрне котладылар. Үзенең туган авылына шагыйрь Наил Касыймов Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, драматург Данил Салихов белән кайтты.
11.04.2016
Арчалар “Тукайлы туган ягым” дип ике көн Казанны шаулатты
7-8 апрельдә Казанның Тинчурин театрында Арча якташлар җәмгыяте “Тукайлы туган ягым” дигән зур мәдәни кичә оештырды. Алар беренчеләрдән булып республика күләмендә Тукай исемен яктырткан зур чараларны башлап җибәрделәр.
11.04.2016
Алар Казанбашка кайтты
Татарстанның халык язучысы Гариф Ахунов белән Социалистик Хезмәт Герое Мирбат Хәстиев Казанбаш мәктәбендә бергә укыйлар. Аннан соң да гомерләре буе дус булып кала алар.
10.04.2016
Казанга Шүрәле килде
“Шүрәле – Былтыр маҗаралары” театральләшкән концерт-тамаша ике көн дәвам ите
09.04.2016
Арча Мәдәният йорты сәхнәсендә — «Җидегән шишмә» Арча халык театры
Район Мәдәният йортында «Җидегән шишмә» Арча халык театры Туфан Миңнуллинның «Без бит авыл малае» пьессасы буенча сәхнәләштерелгән «Алпамыш алпавыты» исемле спектакль куйды. Жюри коллективны халык театр коллективларының «Идел йорт» төбәкара смотр фестивалендә катнашырга лаек дип тапты.
09.04.2016
Арча якташлыгы очрашуында Арча муниципаль районы башлыгы Нуриев Илшат Габделфартович белән интервью
8 нче апрель көнне узган Арча якташлыгы очрашуында Арча муниципаль районы башлыгы Нуриев Илшат Габделфартович белән интервью.
08.04.2016
Якташлар кабат очрашты!
Бүген Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасының чираттагы очрашуы булды.
08.04.2016
Арча якташлыгының 8 нче апрель көнендә узган очрашуы
Арча якташлыгын 8 нче апрель көнне дә Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында "Шүрәле – Былтыр маҗаралары" дип исемләнгән театральләштерелгән зур концерт–тамаша оештырды, тагын якташларны бергә җыйды. Сезгә шул концерт–тамашадан видео тәъдим итәбез.
07.04.2016
Симетбаш мәктәбе яңарды
Быел язгы каникуллар вакытында Арча ЗУЭСы (җитәкчесе Евгений Андреев) осталары мәктәпнең стеналарын тышлаган, малайлар һәм кызлар өчен аерым бәдрәфләр куйганнар, канализация үткәрелгән, лампочкалар көн яктылыгы лампаларына алыштырылган, сигнал яңартылган, запас чыгу юлы эшләнгән, җылылык системасы алыштырылган. “Таттелеком” акционерлык җәмгыяте матбугат үзәге җитәкчесе Рөстәм Зәкуанов булышлыгында күргәзмә материаллар яңартылган.