События

Арча балалар сәнгать мәктәбе сокланырлык хезмәт нәтиҗәсе белән бүлеште 05.05.2022 Арча балалар сәнгать мәктәбе сокланырлык хезмәт нәтиҗәсе белән бүлеште
Районыбызда киләчәк буынны төрле яклап үстерү өстендә зур эшләр алып барыла. Урта белем бирүче мәктәпләрдән тыш, укучыларга өстәмә белем бирү юнәлешләре дә һәрдаим нәтиҗәле эш күрсәтә.

Балаларның сәләтен үстерү өстендә эшләүче белем бирү учреждениеләренең берсе – Арча балалар сәнгать мәктәбе. Районыбызда иҗади яктан алдынгы мәдәни үзәкләрнең берсе булган бу оешма меңләгән талантлы яшьләргә юл күрсәтеп, горурланырлык тарихын булдырды. Җыр, бию, театр, нәфис сүз, рәсем сәнгате, музыка уен коралы – биредәге иң популяр юнәлешләр. Әлеге юнәлешләрнең эш нәтиҗәсен һәр ел Арча балалар сәнгать мәктәбе оештырган хисап концертында күреп торабыз.

“Тимергали нәселе шундый икән ул" 04.05.2022 “Тимергали нәселе шундый икән ул"

Яңа Кенәр авылында яшәүче Мидхәт абый Сәфәров быел 77нче Җиңү язын каршы ала.

Шушы көннәрдә без Яңа Кенәрдә булып, сугыш ветераны белән очраштык. Кечерәк кенә буйлы, гаҗәеп ачык йөзле Мидхәт абый безне иртәдән әзерләнеп көтеп торган, күкрәген орден-медальләр күмеп китә язган затлы костюмын кигән. Шунда ук яшьләрчә бер җитезлек белән урыныннан торды һәм зурлап кул биреп күреште. Бик теләп үзенең тормыш юлы турында сөйләп китте. Ә без үз чиратыбызда кызыксындырган сорауларыбызны бирдек. Озакламый әңгәмәгә Мидхәт абыйның бертуган энеләре Әхәт Сәфәров һәм Фирдәвес Тимериев та килеп кушылды.

Арчада шәһәр бәйрәме узды 03.05.2022 Арчада шәһәр бәйрәме узды
Көнбатыш мәчете каршында Ураза бәйрәме уңаеннан зур чара үтте. Балалар әти-әниләре, әби-бабайлары белән килгән иде. Рәхәтләнеп күңел ачтылар. Күңелле уеннар, викторина оештырылды. Батутта сикерделәр. Баллы мамык, попкорн белән сыйландылар. Тәмле ризыклар белән чәй эчтеләр. Бар да бушка. Балаларның күңелен күрү - акча белән бәяләнми. Мөхтәсибәткә, Көнбатыш мәчетенә зур рәхмәт.

Исрафил Рәхмәтуллович, юбилеегыз белән! 03.05.2022 Исрафил Рәхмәтуллович, юбилеегыз белән!
Бу дөньяда иң кыйммәтле нәрсә – кеше гомере. Әле яңа гына мин яшим дип  дөньяга аваз саласың, кай арада инде аккан судай гомер үзенең олылыгын дистәләгән еллар белән билгели. Кечкенә чакта һәр туган көнне шатлык-сөенечләр белән көтеп аласың, тизрәк үсәсе, зур буласы килә. Ә еллар узган саен адәм баласы үзенең туган көннәрен сабыррак каршы ала башлый. Артка борылып караган саен узган гомер юллары, истәлекләре күз алдына килә. Узган еллар, үтелгән юллар заяга узмаганлыгы – менә шуларны әкрен генә барлый башлыйсың. Сезнең менә шундый матур чорыгыз! 

Ураза гаете мөбарәк булсын! 02.05.2022 Ураза гаете мөбарәк булсын!
Бүген районыбызның барлык мәчетләрендә Ураза гаете намазлары укылды.

Авыл мәчетләрендә ул кояш чыгып ярты сәгать үткәч, ягъни иртәнге бишенче яртыда ук , шәһәрдә бераз соңрак - җиденче яртыды укылды. Арчаның үзәк мәчетендә бәйрәм намазын район мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин үткәрде. Башта ул изге Коръән аятьләре укып дога кылды , аннары Уразаның әһәмияте турында вәгазь сөйләде.  Гает намазыннан соң  хөтбә укылды,тәкъбир әйтелде. Мөселманнар ил-көнебезгә иминлек,бәрәкәт теләп дога кылдылар. Район башлыгы Илшат Нуриев та гает намазын биредә укыды.

Районыбызның оста куллы кешеләре 02.05.2022 Районыбызның оста куллы кешеләре
Аларны белеп торыйк.

Арчаның 6нчы мәктәбенең 5в сыйныф укучылыры районыбызның алтын куллы осталары белән танышуны дәвам итә! Хәзер инде сыйныфыбызда укучы малайларыбыз белән калай эшләре буенча оста Шафиков Альберт Галиәхмәт улына юл тоттык. Альберт абый бик сабыр, азсүзле, ләкин бик кунакчыл! Калайдан үз куллары белән кисеп, бөгеп тәрәзэ, койма, ишекләр өчен искиткеч бизәкләр эшли. Малайларыбыз эш барышын карап тору гына түгел, инструментларны кулларына алып сызу, кисеп карау бәхетенә дә ирештеләр, хәрбрсендэ диярлек киләчәктә бу һөнәрне үзләштерү теләге уянды.

Кәче мәктәбендә. эшмәкәр Вадим Мамаев волейбол ярышы оештырды 02.05.2022 Кәче мәктәбендә. эшмәкәр Вадим Мамаев волейбол ярышы оештырды
30 апреля в селе Качелино Арского района прошёл зональный турнир по волейболу на призы ИП МАМАЕВ В. С. среди мужских команд. Соревнования организовал и провёл Мамаев Вадим Сергеевич, при поддержке главы Качелинского сельского поселения Гараева Руслана Раушановича и директора МБОУ « Качелинская ООШ» Дины Мансуровны.

Күлтәс авылында Ифтар мәҗлесе булды 01.05.2022 Күлтәс авылында Ифтар мәҗлесе булды

Бу турыда безгә Күлтәстә туып-үскән, хәзер Арчада яшәүче Гөлсинә Хәбибуллина хәбәр итте.

Авылдашлар җыелган. Бер күрешеп, өстәл артында догалар укып, авыз ачып, сөйләшеп утырып, бик риза булып таралышканнар. "Күлтәс авылы мәчетендә "Иман нуры иңсен күңелләргә" исеме астында  Ифтар ашы үткәрелде, - дип сөйли Гөлсинә Хәбибуллина. - Күлтәс авылы тарихында беренче булган бу  чараны  Зиятдиновлар урамында торучы кызлар белән берлектә Гөлнәзирә апа оештырды. Ифтарга чакырылган авылдашлары аларга рәхмәт әйтеп, изге теләкләрен җиткерделәр. Мондый чаралар дәвамлы булсын иде. Килгән барлык кунакларга  рәхмәтләр әйтөп,тоткан уразаларыбыз,кылган догаларыбыз кабул булсын дигән теләктә калабыз".

Эшмәкәр Нурия Гыймадиева Ифтар мәҗлесе үткәрде 29.04.2022 Эшмәкәр Нурия Гыймадиева Ифтар мәҗлесе үткәрде
Өлкәннәрнең күңелләре бик булды. Очрашып, бер сөйләшеп утырулары ни тора!

Башта рәхәтләнеп сөйләшеп утырдылар. Күптән күрешмәгәннәр дә бар иде. Гомуми туклану буенча шәхси эшмәкәр Нурия Гыймадиева "Сабантуй" ресторанында Ифтар мәҗлесе үткәрде. Райпо системасында заманында бергә эшләгән хезмәттәшләрен һәм бүгенге хезмәттәшләрен, якыннарын, дусларын җыеп, Корьән ашы үткәрде. Абыстай Әлфия Рәхимова догалар укыды. Әнисе Шәмсенур апа да кодагыйлары, туганнары белән табын түрендә утырды. Нуриянең күңеле яхшы, райпо системасы бетсә дә, элекке хезмәттәшләрен дә онытмый, дип рәхмәт укыдылар. Өлкәннәргә, гади кешегә кылган игелекләрең үзеңә әйләнеп кайтсын, исән-сау бул, дип теләделәр. Укылган догалар кабул булсын.

Арча урманчылыгы җитәкчесе Шамил Хәйруллинга “Россия Федерациясенең атказанган урманчысы” исеме бирелде 29.04.2022 Арча урманчылыгы җитәкчесе Шамил Хәйруллинга “Россия Федерациясенең атказанган урманчысы” исеме бирелде

Аны Казан Кремлендә узган тантанада Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бүләкләде.

27 апрельдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Яз һәм Хезмәт бәйрәме һәм Җиңү көне уңаеннан алдынгы татарстанлыларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

"Тукай марафоны-2022" җиңүчеләре 28.04.2022 "Тукай марафоны-2022" җиңүчеләре
Быелгы ярышларда 124 катнашучы йөгерде

Арчада укучылар IT-проектлар эшли 27.04.2022 Арчада укучылар IT-проектлар эшли

Бүген, 26 апрельдә, район мәдәният йортында Татарстанда цифрлаштыру елына багышланган “TATAR HACK” цифрлы проектлар әзерләү бәйгесе уза.

Бәйгене ачу тантанасында катнашучыларны район башлыгы Илшат Нуриев сәламләде.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Туган тел көне һәм Тукайның 136 еллыгы белән котлый 26.04.2022 Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Туган тел көне һәм Тукайның 136 еллыгы белән котлый

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Туган тел көнен һәм Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулуны бәйрәм итү уңаеннан республика халкына мөрәҗәгать итте.

«Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле милләттәшләр! Сезне Туган тел көне һәм татар әдәбиятының классигы, «шигърият күгендәге кояшыбыз» Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан тәбрик итәм.

Бүген якташыбыз, шагыйрә, галим, тәрҗемәче Чулпан Зарифның туган көне! 25.04.2022 Бүген якташыбыз, шагыйрә, галим, тәрҗемәче Чулпан Зарифның туган көне!
Чулпан Зариф (Чулпан Әфрәим кызы Зарипова-Четин) 1969 елның 25 апрелендә Арча районы Субаш-Аты авылында укытучылар гаиләсендә туа. 1975 елда гаиләсе Арчага күчеп килү сәбәпле, урта мәктәпне Арчада тәмамлый. Мәктәптә укыган елларда район газетасы каршында Радик Фәизов җитәкчелегендәге «Тукай якташы» исемле әдәбият-сәнгать түгәрәгенә йөри, телевидение тапшыруларында катнаша. Татар һәм рус телендә язылган шигырьләре матбугатта күренә башлый.

Аллага шөкер, эшебез бар, дибез 24.04.2022 Аллага шөкер, эшебез бар, дибез

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе баш зоотехнигы Роберт Хәйретдинов белән “Северный” хуҗалыгының (җитәкчесе Илнар Мөхлисов) Шекә бүлекчәсе терлекчеләренең хәлен белеп кайттык.

Җиңел машина белән ферма ишек төбенә кадәр килеп туктадык. Әле кайчан гына язгы-көзге пычрак вакытларда машинаны асфальт юлда калдырып, аякка бутыйлар киеп, терлек фермаларына килә идек. Заманалар үзгәрә шул. Биредә үзгәрешләр бер бетонланган юлда гына түгел. 

Арчада Габдулла Тукайны олылыйлар 23.04.2022 Арчада Габдулла Тукайны олылыйлар

22 апрельдә, “Казан арты” тарих-этнография музеенда “Моңлы сазым” исемле районкүләм әдәби-музыкаль конкурс уздырылды.

Быел милләтебезнең бөек шагыйре Габдулла Тукай тууына 136 ел. Тукай – ул безнең горурлыгыбыз.  Шул уңайдан Арча районы мәктәпләрендә, мәдәният сарайларында Габдулла Тукай туган көненә багышланган әдәби- музыкаль кичәләр уздырыла. Г. Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәп,  8 ел гына иҗат иткән. Шулай булса да ул татар халкы өчен гаять зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган. Аның тормышы һәм иҗаты- халкыбыз тарихында иң якты, иң изге сәхифәләрнең берсе. Балачактан күңелләребезгә кергән Тукай безне гомеребез буена озата бара. Бүгенге көндә дә аның әсәрләре яратып укыла.

Районкүләм ифтар кичләре оештырылды 22.04.2022 Районкүләм ифтар кичләре оештырылды

Тоткан Уразалырыбыз кабул булсын.

19 һәм 20 апрель көннәрендә Арчада район башлыгы Илшат Нуриев исеменнән ифтар мәҗлесләре үтте. Беренче көнне ир-атлар, икенче көнне хатын-кызлар җыелды.  Арча мөхтәсибәте һәм район мәхәлләләре, район башлыгы Ильшат Габделфәрт улына, барча оештыручыларга hәм катнашучыларга олы рәхмәтен җиткерә.

Урта Курсада Россия чемпионнары бил алышты 22.04.2022 Урта Курсада Россия чемпионнары бил алышты

Урта Курса мәктәбендә "Курса МТС" ы ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйләҗетдинов призына 2007-2008 нче елгы яшүсмерләр арасында көрәш бәйгесе узды.

Берьюлы өч  Россия чемпионы катнашкан турнирлар сирәк була. Бүген менә шундый бәйге Урта Курсада узды. Бирегә 14-15 яшьлек яшүсмер егетләр җыелган иде.17 команда, 55 көрәшче,Әйткәнемчә, араларында Россия чемпионнары да бар. Мондый турнирларны "Курса МТС" ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйләҗетдинов ел да уздыра. Җиңүчегә Сабантуйлардагы кебек тәкә дә тапшыра ул. Шуңа бу ярышларның дәрәҗәсе дә зур. Ачылу тантанасында үзе дә катнашып яшь көрәшчеләргә уңышлар теләде районыбызның алдынгы хуҗалык җитәкчесе.

Яңа Кырлайда күңелле очрашу 21.04.2022 Яңа Кырлайда күңелле очрашу

Яңа Кырлай бик күп язучыларны үзендә кабул иткән як. Аеруча апрель ае биредә очрашуларга бай була.

- Бу юлы без үзебезнең Арча районында яшәп иҗат иткән һәвәскәр шагыйрьләр, язучыларыбызны чакырырга булдык, - диде модульле китапханә җитәкчесе Наилә Әхмәтҗанова. 

Арчада хезмәтне саклау буенча семинар узды 20.04.2022 Арчада хезмәтне саклау буенча семинар узды

Арча балалар сәнгать мәктәбендә техника куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау буенча киңәшмә узды.

Анда район предприятие һәм оешмаларының җаваплы хезмәткәрләре катнашты. Киңәшмәдә бу өлкәдә Хезмәт кодексына кергән үзгәрешләр турында фикер алышынды. Чыгыш ясаучыларның барысы да хезмәтне саклау чараларын төгәл үтәүнең әһәмиятен азсызыклады.

Арчада Бердәм гамәлләр көненә кушылдылар 19.04.2022 Арчада Бердәм гамәлләр көненә кушылдылар

19 апрельдә Бөек Ватан сугышы елларында нацистлар һәм аларның булышчылары тарафыннан совет халкына карата геноцид (юк итү) үткәрү истәлегенә Бөтенроссия бердәм гамәлләр көне билгеләп үтелә.

1943нче елның 19 апрелендә СССР Югары Советы Президиумының совет гражданнарын һәм әсир кызылармиячеләрне үтерүдә һәм җәзалауда гаепле немец-фашистлары, шпионнар, совет гражданнары булган сатлыкҗаннар, аларның тарафдарлары өчен җәза чаралары турындагы 39нчы санлы указы басыла. Документ нацистларның оккупацияләнгән территорияләрдә тыныч халыкны юк итү буенча максатчан һәм масштаблы сәясәтен һәм җинаятьләрнең җәзасы булырга тиешлеген тануның беренче факты була.

Буыннар чылбырын барлаучы 18.04.2022 Буыннар чылбырын барлаучы
Районыбыз үзенең тирән белемле, оста куллы һәм милли җанлы шәхесләре белән электән дан тоткан. Матур тарихлы Арча районының бүгенгесе дә  горурланырлык. Туган як, төп нигез, аның тарихын булдыручы буын дип җан атып яшәүчеләр бихисап.  

Шундый сокланырлык шәхесләрнең берсе Венера Шәфигуллина белән без “Шәҗәрә – буыннар чылбыры” дип аталган чарада якыннан таныштык. Яңа Кенәр авыл китапханәсендә Мәдәни мирас елы уңаеннан уздырылган тарихи кичәгә авылның төрле буын вәкилләре җыелган иде. Китапханә хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган әлеге чара ана белән кызның тарих турында сөйләшүе белән башланып китте. Өлкән буын вәкилләренең җырлары кичәне тагын да бизәде.

Тырышкан ташка да кадак кагар 17.04.2022 Тырышкан ташка да кадак кагар

Инсаф Мөхәммәтгалиев Чаллыда үткән “Татар егете – 2022” бәйгесендә катнашып, “Иң шаян егет” номинациясендә җиңү яулаган.

Бу бәйге егерме елдан артык үткәрелеп килә. Анда 16 яшьтән 25 яшькә кадәрге татар егетләре төрле яктан үзләрен сыный. Арча районыннан да ел да диярлек бәйгегә баручылар булган, әмма моңа кадәр анда укучылар, студентлар катнашкан. Ә быел мәдәният өлкәсенә дә “Татар егете–2022” бәйгесенә катнашырга дигән тәкъдим килгән. Һәм ике дә уйламыйча җор күңелле, юмор хисенә бай, чибәр, уңган Инсафны сайлап алганнар.

Шәҗәрәләр бәйгесендә Хәсәншәехта яшәүче гаилә катнашты 16.04.2022 Шәҗәрәләр бәйгесендә Хәсәншәехта яшәүче гаилә катнашты
Сабада "Без тарихта эзлебез” шәҗәрәләр бәйгесенең зона этабы узды.

Арча, Саба, Мамадыш, Питрәч, Балтач һәм Кукмара районнары вәкилләре башта нәсел шәҗәрәләрен, милли ризыкларын, нәселләрендәге үзенчәлекле экспонатларны, документларны күргәзмәдә тәкъдим иттеләр, аннан соң сәхнәгә чыгып, җыр-бию, нәфис сүздә осталыкларын күрсәттеләр.

Арчада ХI Республикакүләм Габдулла Тукай укулары узды 16.04.2022 Арчада ХI Республикакүләм Габдулла Тукай укулары узды
Габдулла Тукайның 136 еллыгы уңаеннан, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әдипнең тормыш юлын өйрәнү һәм иҗатын пропагандалау максатыннан Арча муниципаль районы Г.Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе базасында 15 апрель көнне ХI Республикакүләм Габдулла Тукай укулары үткәрелде.

Райондашыбыз Башкортстаннан җиңү яулап кайтты 15.04.2022 Райондашыбыз Башкортстаннан җиңү яулап кайтты

8 апрельдə Башкортстан Республикасының Дүртөйле шəһəрендə XlV Татар жыры башкаручыларының республика ачык конкурсы булды.

Бәйгедә Бошкортстан, Татарстан, Удмуртия, Чувашия, Мари Эл, Мордовия Республикаларыннан, Чилəбе, Оренбург, Ульяновск, Свердловск, Саратов, Пермь өлкəлəреннəн конкурсантлар  катнашты. Шуларның 16сы финалга чыкты.

Сөт терлекчелегенең нәтиҗәле эшләвенә ирешүгә багышланган зона семинар-киңәшмәсе үткәрелде 14.04.2022 Сөт терлекчелегенең нәтиҗәле эшләвенә ирешүгә багышланган зона семинар-киңәшмәсе үткәрелде

Үзебез дә җитештерә алабыз

13 апрельдә Арчада  импортны алыштыру шартларында сөт терлекчелегенең нәтиҗәле эшләвенә ирешүгә багышланган зона семинар-киңәшмәсе үткәрелде. Анда ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, аның урынбасары Ленар Гарипов, ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов, ун районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре, хуҗалыклар, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре катнашты.

Авыллар бетә дип куркасы юк 13.04.2022 Авыллар бетә дип куркасы юк
Район Иҗтимагый советы даими комиссиясенең (җитәкчесе Надия Мифтахетдинова) күчмә утырышы Наласа авыл җирлегендә үтте.

Наласага керү юлы читендә безне авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова каршы алды. Авылга кермичә олы юлдан Әтнәгә таба бераз баргач, уңга борылдык. Яңа эшләнгән чишмә янына тукталдык.

Арчада “Абилимпикс – 2022” милли чемпионатының төбәк этабы уза 13.04.2022 Арчада “Абилимпикс – 2022” милли чемпионатының төбәк этабы уза

Бүген Арча педагогия көллиятендә инвалидлар һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр “Энә белән бәйләү” һәм “Ыргак белән бәйләү” юнәлешләре буенча көч сынаша.

Бүген Арча педагогия көллиятендә инвалидлар һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында “Абилимпикс – 2022” һөнәри осталык бәйгесе VIII Милли чемпионатының төбәк этабы уза.

Гагаринны галәмнән каршы алган Данил Сәләхетдинов: “Безнең өчен ул көтелмәгән очрашу булды” 12.04.2022 Гагаринны галәмнән каршы алган Данил Сәләхетдинов: “Безнең өчен ул көтелмәгән очрашу булды”
11 апрельдә “Казан арты” тарих-этнография музеенда Космонавтика көнен бәйрәм итә башлауның 60 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды.

60 ел элек, 1962 елда Советлар Союзында Космонавтика көне булдырыла. Әлеге истәлекле көн Юрий Гагаринның галәмгә очканнан соң нәкъ бер елдан соң барлыкка килә.

Якташыбыз - җиңүче! 11.04.2022 Якташыбыз - җиңүче!

9 апрельдә Балтач "Агрохимсервис" ширкәте призына уздырылган шахмат турнирында райондашыбыз, Арчаның шахмат федерациясе җитәкчесе Марсель Хәлилов беренче урын яулады.

Бу традицион турнирда ел саен тирә - якның көчле шахматчылары катнаша. Быелгы  бәйгедә дә Киров өлкәсе, Мари иленнән һәм  Татарстанның төрле төбәкләреннән оста уенчылар күп иде. Араларында бу төр буенча спорт остасына кандидат исемен йөртүчеләр дә булган. 

Шушмабашта көрәшче Айрат Абдуллин һәм аның сөйгән кызы Илзирә Хәсәнова истәлегенә көрәш ярышлары булды 10.04.2022 Шушмабашта көрәшче Айрат Абдуллин һәм аның сөйгән кызы Илзирә Хәсәнова истәлегенә көрәш ярышлары булды

Өметле көрәшчеләр үсеп килүенә инандык.

Шушмабаш мәктәбе спорт залында 5 ел элек юл фаҗигасыннын һәлак булган Айрат Абдуллин һәм аның сөйгән кызы Илзирә Хәсәнова истәлегенә көрәш ярышлары булды. Әлеге чарага аларның якыннары да килгән иде. Ярышларда 2006-2007 елгы малайлар арасында үтте. 40 көрәшче бил алышты.

Сугыш чоры шаһитлары китә... 09.04.2022 Сугыш чоры шаһитлары китә...
Район ветераннар советы җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина хәбәр итте.

- Бүген Төбәк-Чокырча авылыннан ветеран Дементьева Антонина Ивановна вафат булган, дип хәбәр итте Рәмзия Хәмидуллина. - Музейга өченче мэктэпкэ килэ иде, балаларга сугыш елларында Арча халкының җиңүгә нинди өлеш керткэнен сөйли иде. Урыны җәннәт түрләрендә булсын.

“Район бәйрәм итә. Республика кайный” 08.04.2022 “Район бәйрәм итә. Республика кайный”

Ветераннар арасындагы "Балкыш" VII республика фестиваленең зона этабы Арча Мәдәният йортында узды. 

Ул көнне биредә Арчдан тыш Әтнә, Теләче, Биектау, Балык Бистәсе районнарыннан килгән үзешчән ветеран артистлар берничә төр номинациядә чыгыш ясады. Аларга “Татарстан” дәүләт телерадокомпаниясе директорының радио буенча урынбасары, Татарстан һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Тәүфыйк Сәгыйтов җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри бәя бирде.

«Сәхнәдә, сәхнәдә…» исемле китапны тәкъдим итү кичәсендә 07.04.2022 «Сәхнәдә, сәхнәдә…» исемле китапны тәкъдим итү кичәсендә

«Казан арты» Арча тарих-этнография музееда “Сәхнәдә, сәхнәдә…” исемле китапны укучыларга тәкъдим итү кичәсе узды. Китап Арча төбәгеннән чыккан драмутр һәм артистларның иҗатына, тормыш юлына багышлана.

Китапның авторлары — Татарстанның атказанган укытучысы Гарипов Шәфигулла һәм “Җидегән чишмә” халык театры җитәкчесе Рамил Мөхетдинов.

Районда яңа җитәкче 07.04.2022 Районда яңа җитәкче

Арча районы Яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең яңа җитәкчесе - Айрат Хәбиров

Айрат Фиркать улы Хәбиров тумышы белән Хәсәншәех егете. Бүгенге көндә тормыш иптәше белән ике кыз үстерәләр, Арчада яшиләр. Авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган егет 2011 елдан бирле "Ватан" агрофирмасында хезмәт куя. Яраткан спорт төре - хоккей. "Кечкенәдән спорт белән шөгыльләнәм. Хәсәншәех хоккей командасы белән матур уеннарыбыз һәм җиңүләребез күп. Хәзер тагын да җитдиерәк итеп, җиң сызганып спорт дөньясына, кереп китәм. Районда спортка һәм яшьләрнең кызыксынуларына киң урын бирелгән. Алга таба да сынатмабыз дип ышанып калам ", - диде яңа җитәкче. 

Изге эштә катнашырга ашыгыгыз 06.04.2022 Изге эштә катнашырга ашыгыгыз

Арча Үзәк мәчетендә көн саен ифтар мәҗлесләре уза.

Пәйгәмбәребез әйткән : "Кем дә кем ураза тотучыны авыз ачтырса,яки авыз ачу мәҗлесе оештырса, ураза тоткан кешеләрнең савабы ул кешегә дә язылыр, әмма ураза тотучының савабы һич тә кимемәс". 

Арчада яшәгән күпкырлы шәхес Ибраһим Сабиров вафат 05.04.2022 Арчада яшәгән күпкырлы шәхес Ибраһим Сабиров вафат

Якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

Арча станциясендә яшәгән Ибраһим Зөфәр улы Сабиров вафат. 21 февральдә 71 яше тулган иде. Узган ел матур итеп 70 яшьлеген “Казан арты” тарих-этнография музеенда үткәрделәр. Җор телле яхшы кеше иде. Күңелле итеп сабантуйларын алып барды. Халык тәгәрәп көләр иде. Лаеклы ялда булса да, тик ятмады. Үзешчән сәнгатьтә катнашты, халык медицинасы белән шөгыльләнде, башкаларга ярдәм итте. Ибраһим абыйны бик хөрмәт итә идек. Хатыны Ризәлә апаның, балаларының тирән кайгысын уртаклашабыз. 2 апрельдә хастаханәдә вафат була, 3 апрельдә туган авылы Мүлмәгә (Биектау районы) җирләнә. Ибраһим Сабиров күңелләрдә якты бер шәхес булып истә калыр.

Пөшәңгәрдә ял концерты узды 04.04.2022 Пөшәңгәрдә ял концерты узды

Анда Хәсәншәех һәм Пөшәңгәр авыллары үзешчәннәре катнашты.

1 апрельдә Пөшәңгәр күпфункцияле үзәгендә “Елмаеп, җырлап яшик” исеме астында ял концерты булып узды. Анда Хәсәншәех һәм Пөшәңгәр авыллары үзешчәннәре катнашты, дип хәбәр итә Розалия Әскәрова.

“Концерт бик күңелле һәм эчтәлекле булды, катнашучыларга зур рәхмәт. Киләчәктә дә шулай бергә, бердәм булып күңелле итеп яшәргә язсын”, – ди ул.

Районыбызда тагын бер мәчет ачылды 03.04.2022 Районыбызда тагын бер мәчет ачылды
Әле узган елның көзендә генә төзелә башлаган Зур Бирәзә мәчетендә бүген намазлар укыла.

Дөньяда шундый кешеләр бар - алар нәрсәгә генә тотынсалар да аны ахырына кадәр җиренә җиткереп башкарып чыгарга тырыша . Шундый мөхтәрәм якташларыбызның берсе - Рүзәл ага Гәрәев. Ул җитәкләгән "АТП" ширкәте районыбыздагы иң алдынгы оешмаларның берсе. Андагы тәртипкә исең китәрлек. Нинди авыр елларда да заманның авыр җилләренә бирешмәде ул. Һәм, әлбәттә, бу иң беренче чиратта җитәкченең тырышлыгы, үҗәтлеге, алдан күреп эш итә белүе нәтиҗәсе. Ләкин бүген сүзебез ул турыда түгел.

Наласаны бәхет баса: «ВТ» журналисты элеккеге миллионер колхозда булып кайтты 01.04.2022 Наласаны бәхет баса: «ВТ» журналисты элеккеге миллионер колхозда булып кайтты
Әй, Наласа, Наласа ла, Наласаны су баса… Юк, язгы ташу вакытында авылны су басмый, басканы да юк, җырда гына шулай икән. Элеккеге миллионер колхозда бүген дә халык муллыкка омтылып, бәрәкәткә ирешеп яши. Китмиләр, киресенчә, монда кайталар. Язгы кояшлы көннәрнең берсендә Арча районының Наласа авылын күреп кайтырга булдык ("Ватаным Татарстан", Сәрия Мифтахова).

Райондашыбыз олы бүләккә лаек булды 30.03.2022 Райондашыбыз олы бүләккә лаек булды

Бүген район авыл хуҗалыгы һәм азыз-төлек идарәсе консультантына зур бүләк тапшырылды.

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен район авыл хуҗалыгы һәм азыз-төлек идарәсе консультанты Роберт Хәйретдиновка Россия авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Арча шәһәрендә яшәүче Адилә Сабировага ярдәм кирәк! 29.03.2022 Арча шәһәрендә яшәүче Адилә Сабировага ярдәм кирәк!

7 айлык Адилә Сабирова битараф булмаган кешеләрнең ярдәменә мохтаҗ.

Арча шәһәрендә яшәүче 7 айлык Адилә Сабирова бүген олы йөрәкле кешеләр ярдәменә мохтаҗ. Ул кыска эчәк синдромы белән интегә.

Бер елга җитәрлек дәвалау курсы 2 370 403 сум тора.

Гаилә 1 846 487 сумны җыя алган инде.

Бүгенге көндә 523 916 сум акча кирәк.

Безнекеләр җиңүләре белән сөендереп тора 28.03.2022 Безнекеләр җиңүләре белән сөендереп тора

Казанның 69нчы мәктәбендә "Золотое наследие - Алтын мирас" V Бөтенроссия балалар һәм яшьләр иҗаты фестивале узды

Районыбызның талантлы балалары һәрдаим республикакүләм бәйге-фестивальләрдә чыгыш ясап, алдынгы урыннарны алып торалар. 27 март көнне башкалада узган "Алтын Мирас" фестивалендә дә Арча балалар сәнгать мәктәбендә укучы яшьләребез катнашты. Үз эшенең осталары булган биредәге укытучыларның хезмәт нәтиҗәсе ни дәрәҗәдә югары булуы тагын бер кат исбатланды. 

“Гомерем мизгелләре”. Очрашу кичәсе. 28.03.2022 “Гомерем мизгелләре”. Очрашу кичәсе.
Районыбыз үсешенә зур өлеш керткән, тырыш, үз-үзен аямыйча башкарган фидакарь хезмәтләре өчен дәүләтебез тарафыннан югары бәяләнгән, олы исем — Социалистик Хезмәт Героена лаек булган шәхесләребез белән бик нык горурланабыз. Дөрестән дә, герой, каһарман исеме аларга тикмәгә генә бирелмәгән.

Бүген музеебызда тырыш хезмәтләре белән дан тоткан: кырыс трасса шартларында – сазлыкларда, коточкыч салкыннарда, кар-бураннарда, урман эчләрендә — бүгенге уңайлы тормыш шартларын тудыруда үзен кызганмыйча эшләгән, гади бульдозерчыдан идарә җитәкчесенә кадәр күтәрелгән герой-якташыбыз Илсур Шәйхетдиновны искә алу кичәсе оештырдык.

Яңа Кенәрдә үткән волейбол ярышы нәтиҗәләре 27.03.2022 Яңа Кенәрдә үткән волейбол ярышы нәтиҗәләре

Нәтиҗәләр түбәндәгечә.

1нче урында - Биектау командасы, 2 нче урында - Әтнә командасы, 3нче урында - Яңа Кенәр командасы. Котлыйбыз! Уйнады 5 команда. Арча, Яңа Кенәр, Әтнә, Биектау һәм Теләче командалары. Уеннар бик көчле барды. Афәрин, әзерлекле командалар килгән иде. Соңыннан бүләкләүләр булды.

Остазлар укучылар янында 26.03.2022 Остазлар укучылар янында

22 мартта районның танылган шахматчылары Сөләйман Галиуллин белән Габделнәфыйк Фәттахов Лесхоз урта мәктәбендә осталык дәресләре үткәрделәр.

Мин мондый очрашуларны бик кирәк дип саныйм, – ди Сөләйман Галиуллин. – Өметлерәк уенчыларны ачыклап район күләмендәге ярышларга чакырырга исәп. Югыйсә, кайбер мәктәпләрдән ярышларга командалар бөтенләй килми.

Балалар "Әлифба" музеенда булдылар 26.03.2022 Балалар "Әлифба" музеенда булдылар

"Әлифба" музее җитәкчесе Дамир Таҗиев хәбәр итә

Арча өченче мәктәбенең 1 сыйныф укучылары белән "Әлифба" бәйрәме үткәрелде. Сыйныф җитәкчесе - Зарипова Лилия Рафисовна.
Балалар Әлифба китаплары белән таныштылар, Әлифба авторлары Сәләй Вәгыйзов белән Рәмзия Вәлитова турында белделәр, фотоларын карадылар, алар яшәгән йортның рәсемнән күрделәр, шигырьләр сөйләделәр. Балалар бик канәгать булып кайтып киттеләр.

Алты балалы гаилә янгыннан соң бернисез калды. Ярдәм кирәк! 25.03.2022 Алты балалы гаилә янгыннан соң бернисез калды. Ярдәм кирәк!

Арча районы Иске Жөлби авылында яшәүче күпбалалы Шерматовлар гаилэсенә коточкыч кайгы килде. Аларның йорт жирлэре янып бетте!

Янгын бүген, гаилә башлыклары эштә, балалар мәктәптә һәм балалар бакчасында булганда чыга. Шөкер, үзләре исән-сау. Тик берниләрен дә алып чыгып кала алмаганнар.

Арчада «Илһам» бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең зона этабы үтте 24.03.2022 Арчада «Илһам» бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең зона этабы үтте
Барысы 6 районнан 81 укучының эше каралды.

Арчаның 6 нчы урта гомуми белем мәктәбендә «Илһам» бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең зона этабы үткәрелде.

Бәйге татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау, барлау, яшь язучыларны таныту максатыннан уздырыла.

Арча педагогика көллиятендә әлифбачылар Рәмзия Вәлитова белән Сәләй Вәгыйзовны искә алдылар 23.03.2022 Арча педагогика көллиятендә әлифбачылар Рәмзия Вәлитова белән Сәләй Вәгыйзовны искә алдылар
1937-1969 елларда Арча педагогия училишесы татар теле һәм әдәбияты укытучысы, СССРныж халык мәгарифе отличнигы, Татарстан АССРның атказанган укытучысы, Каюм Насыри премиясе лауреаты Рәмзия Вәлитова 2014 елның 29 мартында туган. Укытучы, галимә, дәреслекләр, кырык басмасы дөнья күргән "Әлифба" авторына 29 мартта 108 яшь тулган булыр иде. Рәмзия Гыйләҗетдин кызы Вәлитова Стәрлетамак шәһәрендә дүрт балалы гаиләдә туган. Затлы нәселдән. 

Арчаның 2нче балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәме үтте 22.03.2022 Арчаның 2нче балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәме үтте
21 мартта Арчаның 2 нче балалар бакчасында  Нәүрүз бәйрәме узды.

Бәйрәмгә әзерлек алдан ук башланды.Татар теленә өйрәтү тәрбиячесе Зилә Вафина, музыка җитәкчесе Йолдыз Абдуллина, төркем тәрбичеләре белән балалар Нәүрүзгә теләкләр, шигырьләр, җырлар, биюләр өйрәнделәр, яз турында мәкальләр, йолаларны искә төшерделәр, уйнадылар. Балаларга аеруча, төркемнәргә йөреп, ярма җыю, Нәүрүз теләкләре әйтү, халык уеннары уйнау ошады. Шулай ук бу көннәрдә балалар чәперчек дигән кош турында белде. 1нче мәктәпкә хәзерлек төркемендә үткән “Ни өчен чәперчек килмичә боз китми?” дигән риваять белән таныштылар. Аның буенча шушы кош койрыгы белән бозга сукса, елгаларда боз кузгала икән.

Арчаның Россия чемпионнары 21.03.2022 Арчаның Россия чемпионнары
Узган атнада Казанда татарча көрәш буенча Россия беренчелеге ярышлары булды. Анда 20ләп төбәктән көрәшчеләр катнашты.

Әлеге ярышларда республиканың җыелма командасында Арча районының ике яшүсмере дә көрәште һәм икесе дә чемпион дәрәҗәсен алдылар. 2008-2009 елгы 60 кг үлчәү авырлыгындагы яшүсмерләр арасында Арчаның 6нчы мәктәбеннән Ислам Искәндәров Россия чемпионы булды! Шулай ук Арчаның 6нчы мәктәбендә укыган һәм бүгенге көндә Арча педагогика көллиятендә белем алучы Динияр Моратов 2004-2005 елгы яшүсмерләр арасында 80 кг үлчәү авырлыгында Россия чемпионы дәрәҗәсенә иреште! Котлыйбыз!

Арчада районара яшь иҗатчылар бәйгесе узды 20.03.2022 Арчада районара яшь иҗатчылар бәйгесе узды

Арчада “Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай” исемле районара яшь иҗатчылар бәйгесе булып узды.

Бәйгедә башлангыч сыйныф укучылары “Су анасы – Сылубикә” декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре белән катнашты. 5-7 сыйныф укучылары эшләрен “Нәни Апуш Кырлайда” рәсем бәйгесенә тәкъдим итте. 8-11 сыныф укучылары “Цифрлаштыру – тормышыбызның сыйфатын яхшырту чарасы” темасына язылган публицистик жанрдагы язмалары белән катнашты. Мөгаллимнәр “Минем остазым” дип исемләнгән видеороликлар эшләде.

Укытучы артистлар бүләкләнде 19.03.2022 Укытучы артистлар бүләкләнде
Иске Чүриле мәдәният йорты җитәкчесе Шәүкәт Вәлишин күңелле хәбәр җиткерде. “Без ике ел рәттән спектакль (“Алма бакчасына”, “Гайфи бабай, өйлән давай”) куйдык. Иске Чүриле мәктәбе укытучылары зур активлык күрсәтте. Аларның тырышлыклары бушка китмәде”, – диде ул. Татарстан Республикасында традицион мәдәниятне алга җибәрүдә активлык күрсәткән өчен тормыш иминлеге нигезләре һәм физкультура укытучысы Раил Җәләев, инглиз теле укытучысы Раушания Вильданова, башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлсинә Минҗанова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Һидиятуллина, шулай ук мәдәният йорты белән тыгыз элемтәдә булган балалар бакчасы мөдире Айназ Минһаҗева “Татарстан Республикасы мәдәнияте өлкәсендә яңалыклар кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге “ дәүләт бюджет учреждениесенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Камилла Прахова: "Буем кыска булу сәбәпле, узган ел финалга узмадым" 18.03.2022 Камилла Прахова: "Буем кыска булу сәбәпле, узган ел финалга узмадым"
Самарада “Россия студентлар язы” XXX фестивале “Россия студентлар гүзәле – 2022” бәйгесенең финалы узды. Әлеге бәйгедә Арча кызы Камилла Прахова җиңүче исеменә лаек булды.

Җиңүче таҗын алучы райондашыбыз безнең белән дә үзенең хис-кичерешләре, бәйгенең истәлекле мизгелләре белән бүлеште.

Арчада “Созвездие-Йолдызлык - 2022” фестиваленең зона этабы старт алды 17.03.2022 Арчада “Созвездие-Йолдызлык - 2022” фестиваленең зона этабы старт алды

17-19 март көннәрендә Арчада «Созвездие-Йолдызлык - 2022» фестиваленең зона этабы уза. Фестивальдә катнашу өчен районыбызга 7 районнан катнашучылар җыелды.

Арча районыннан кала Әтнә, Балтач, Кукмара, Теләче, Биектау районнарыннан килүчеләр бар.

Бүген Әтнә, Теләче һәм Арча районнарыннан иң талантлы балалар чыгыш ясаячак. Барысы 120 йолдызчык сәхнә түрен балкытачак.  

Республикакүләм ярышларны үткәрү дәрәҗәсен Ашытбаш мәктәбе яулады 17.03.2022 Республикакүләм ярышларны үткәрү дәрәҗәсен Ашытбаш мәктәбе яулады
Ашытбаш мәктәбендә республикакүләм шахмат ярышлары була дип, шартларын да әйтеп, алдан ук газетабыз сайтына яздык. Менә ул көн килеп җитте. Иртәнге сәгать 10да башланасын белеп, без дә шул вакытка бардык. Без килгәндә Ашытбаш мәктәбе спорт залы шахматчылар белән тулы иде. Ашытбаш мәктәбе директоры Рәмизә Кавиева үзе дә шунда.

Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә быелгы кандидатлар исеме билгеле. 16.03.2022 Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә быелгы кандидатлар исеме билгеле.
Әлеге исемлектә Флера Гыйззәтуллина, Ләбиб Лерон, Николай Алешков, Марат Кәбиров, Рашат Низамиев, Йолдыз Шәрапова, Чаллы театрының «Абага алмасы ачы була» спектакле — Фаил Ибраһимов, Рафил Сәгъдуллин, Равил Сабыр, Чаллы театрының «Шәһәр.Нокта. Брежнев» спектакле — Шамил Идиатуллин, Олег Кинҗәгулов, Гүзәл Әхмәтгәрәева һәм дүрт актер; Әлмәт театрының «Кибет» спектакле — Мәдинә Гайнуллина, Диләрә Ибәтуллина, Олжас Жанайдаров, Эдуард Шахов; «Әлиф» берләшмәсе «Әллүки», «Дәрдемәнд», «ОТУКАН», «hava», «sak-sok», «Әлиф» спектакльләре өчен — Туфан Имаметдинов, Нурбәк Батулла, Эльмир Низамов, Марсель Нуриев, Анатолий Егоров, Кадим Җәмитов, Илһам Байтирәк, Риф Гатауллин, Фаяз Хуҗин, Раилә Гарипова, Рифхәт Якупов, Елена Алексеева, Фирдәвес Ханов.

Ике чемпион! Бер үк тренерлар! 16.03.2022 Ике чемпион! Бер үк тренерлар!

12 март көнне, Казан шәһәрендә көрәш буенча Россия беренчелеге  тәмамланды.

Искандаров Ислам (АСОШ  6) 2008-2009 нчы елгы егетләр арасында 60 кг улчәу категориясендә Россия чемпионы булды.

Муратов ДИНИЯР (АПК) 2004-05 нче елгы егетләр арасында 80 кг улчәу категориясендә Россия чемпионы булды.

Исламның да, Диниярның да тренерлары  Хидиятуллин Ф.Ф. hәм Фазылзянов И.М.

"Казан арты" тарих-этнография музеенда Рузалия Насибуллинаның китабын тәкъдим иттеләр 15.03.2022 "Казан арты" тарих-этнография музеенда Рузалия Насибуллинаның китабын тәкъдим иттеләр

Якташыбыз Рузалия Насыйбуллинаның “Мирас булып калсын” исемле китабы 2021 елда дөнья күрде.

Татар халкының элеккеге заманнардан безнең көннәргә кадәр сакланган бәйрәмнәре, йолалары,  кабатланмас гореф-гадәтләре бар. Алар халыкта милли горурлык, милли хисләр тәрбияләргә ярдәм итә. Тәкъдим ителгән китап та бу юнәлештәге хезмәтләрнең нәтиҗәсе. Халкыбызның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен  яктырткан китап безгә  күптәннән кирәк иде. Һәм менә, ниһаять Рузалия Ибраһим кызы әлеге хыялыбызны тормышка ашырды. “Мирас булып калсын” исемле китабы 2021 елда дөнья күрде.

Иске Кишет авылының курку белмәс батыр егете 14.03.2022 Иске Кишет авылының курку белмәс батыр егете

Батырлыгы өчен Рәхмәт хаты тапшырдылар.

Иске Кишет авылының курку белмәс батыр егете Зөлфәт Галиуллин. 7 март көнне булган янгында үз сәламәтлеген һәм гомерен куркыныч астына куеп ут эченә кереп 30 млн. сумлык Кейс тракторын алып чыкты. Аңа шушы батырлыгы өчен район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесенең Рәхмәт хаты тапшырылды.


Мәктәптә истәлекле очрашу 13.03.2022 Мәктәптә истәлекле очрашу
Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбендә, авылның ак әбие, сугыш чоры баласы Хамматова Гөлирам Фәйзрахман кызы белән бик җылы очрашу булып узды. Ул сугыш чоры истәлекләре белән уртаклашты, үзе иҗат иткән шигырьләрен укыды. Коллективка, укучыларга үзенең изге теләкләрен җиткерде. 

Ислам - Россия чемпионы 12.03.2022 Ислам - Россия чемпионы

Буген, 12 март көнне, Казан шәһәрендә көрәш буенча Россия беренчелеге  тәмамланды.Искандаров Ислам 2008-2009 нчы елгы егетләр арасында 60 кг улчәу категориясендә Россия чемпионы булды.

Исламның тренерлары Фазылзянов И.М. hәм Хидиятуллин Ф.Ф.

Алтыннан да кыйммәтле – тәрбияле баладыр 12.03.2022 Алтыннан да кыйммәтле – тәрбияле баладыр

Бүгенге язмабызның геройлары – үзләрен үсеп килүче буынны чын кеше итеп тәрбияләүгә багышлаган укытучылар.

Арча районында “Кеше тәрбияләү” республика бәйгесенең район этабы узды.

Бәйге 24–28 февральдә төрле номинацияләр буенча барды. Анда тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә эшләүче укытучылар һөнәри осталыкларын сынады. Һәркайсы үз эшенең остасы булган укытучылар арасыннан иң яхшыларын сайлап алу район мәгариф идарәсе, мәгариф учреждениеләре белгечләреннән торган мәртәбәле жюри өчен дә җиңел булмагандыр. Җиңүчеләрне алда бәйгенең зона этабы көтә.

Гомере яшьнәп үтте 11.03.2022 Гомере яшьнәп үтте

Арча сәнгать мәктәбе укытучысы Альберт Сәлах улы Гайнетдиновны рәхимсез үлем арабыздан алып китте.

1975 елдан алып бүгенге көнгә кадәр Арча сәнгать мәктәбендә эшли ул. Шуның 35 елын аның җитәкчесе булып тора. “Кечерәк кенә буйлы, чандыр гына гәүдәле бу кеше җитезлеге белән сокландыра. Аның артыннан куып җитәм димә инде. Шуңа картаюны да белми ул. Нәкъ элеккечә яшь күңелле, егетләрдәй өлгер, төгәл...” Узган ел туган көне уңаеннан район газетасында аның турында язылган мәкаләдә шундый юллар бар иде. Ә быел... Альберт Сәлахович туган көненә килеп җитә алмады. Бүген бар кеше, ә иртәгә... Эх...

“Ярату кирәк кешегә” 10.03.2022 “Ярату кирәк кешегә”

Арча мәдәният йортында “Барлык кыйммәтләрнең таҗы – гаилә” район бәйгесенең финалы узды.

Зона турлары онлайн форматта үтте. Аның кыенлыгын катнашучылар да, жюри әгъзалары да тойды. Бәя бирү бик кыен булды. Ә менә гала-концертта әлеге гаиләләрнең үзләрен күрү, чыгышларын алкышлап карау үзе үк рәхәт. Шунысы да сөендерде, башка бәйгеләрдән аермалы буларак, биредә җиңелүчеләр юк иде.

“Миңа башка кеше кирәк түгел” 09.03.2022 “Миңа башка кеше кирәк түгел”

Бер-берсен бер сүздән, юк, күз карашыннан аңлый алар.

Арчада яшәүче Илсөяр һәм Харис Сафиннар сапфир туйларын – бергә яши башлауларына 45 ел тулуны билгеләп үттеләр.

“Балаларны кичкә көтәбез. Атнаның нинди көне булуга карамастан, бер ел да кайтмый, котламый калганнары юк. Балалар, оныклар белән бергә билгеләп үтә торган гаилә бәйрәме була бу көнне. Быел бергә яши башлаганга 45 ел тулды. Кичә генә кебек...”, – диде Харис Сафин.

Арча стадионында Май чабу бәйрәме узды 08.03.2022 Арча стадионында Май чабу бәйрәме узды

Бәйрәм Карачкы яндыру белән тәмамланды.

5 мартта Арча стадионында Май чабу бәйрәме гөрләде.

Һәркем җырлап-биеп, күңел ачты, ботка һәм кайнар коймаклар белән сыйланды. Фотога төшәргә теләүчеләр өчен фотозона, балалар өчен осталык класслары оештырылган иде.

Арча кызы Камилла Прахова Россиянең иң гүзәл студенты булып танылды 07.03.2022 Арча кызы Камилла Прахова Россиянең иң гүзәл студенты булып танылды

Камилла Прахова Арчаның 1нче мәктәбен тәмамлаган.

Бу көннәрдә Самарада “Россия студентлар язы” XXX фестиваленең “Россия студентлар гүзәле – 2022” бәйгесенең финалы узды. Җиңүче таҗына безнең якташыбыз Камилла Прахова лаек булды. Камилла Арчаның 1нче мәктәбен тәмамлаган, бүгенге көндә Казан милли технология тикшеренү университетында укый.

Яшьнәп яшәргә кирәк 06.03.2022 Яшьнәп яшәргә кирәк

Арча Мәдәният йортында “Яшьнәп яшәргә кирәк” дигән сценарийлар җыентыгын тәкъдир итү кичәсе булды.

Үзенчәлекле килеп чыкты. Арча сәхнәсендә үткән башка чаралардан аерылып торды. Яңа сулыш сизелде. Оештыручыларның зур тырышлык куйганнары күренеп торды.

Җыентык туган телебезнең сафлыгын, туган төбәгебезнең тарихын, рухи байлыгын, гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерүне күз алдында тотып төзелгән. Анда район мәдәният хезмәткәрләренең сценарийлары тупланган. “Барлыгы 73 сценарий урын алды. Барысы да мәдәният йортлары һәм клубларында куелган чаралар. Уртак тырышлыгыбыз“, – диде төзүчесе Арча Мәдәният йортының әйдәп баручы методисты Лилия Дәүләтбаева.

Үткәне сокланырлык 05.03.2022 Үткәне сокланырлык
“Ак барс” агрокомплексы” ширкәте баш агрономы, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Рөстәм Мөхәммәдиев үзләре белән булган бер кызыклы вакыйга турында сөйләде.

Кызыклы дигәч тә, башланып киткәндә алар өчен бер кызыгы да булмый аның. Әлеге ширкәт – орлыкчылык хуҗалыгы, яңа сортлар үрчетеп, аларны сынап илнең төрле төбәкләренә саталар. Билгеле инде, мондый орлыклар гадәтиләреннән күпкә кыйммәтрәк.

Ветеранның туган көне! 04.03.2022 Ветеранның туган көне!
4 мартта район башлыгы Илшат Нуриев Арча шәһәрендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Госман Габдрәхимовны туган көне белән котлады, бүләкләр тапшырды

Дуслык күперен ачып җибәргәннәр 03.03.2022 Дуслык күперен ачып җибәргәннәр
"Районыбыздагы фольклор коллективы булган клублар житәкчеләре Яшел Үзән районы Олы Яке мәдәният йортында эшләүче "Өммегөлсем" фольклор коллективы белән онытылмаслык, матур очрашуда булды. Халкыбызның мирасы булган фольклор күренешләр, уеннар, әйтемнәр, йолалар турында сөйләштек, тәжрибә уртаклаштык.Безне бик зурлап кунак иттеләр. Очрашу мул табын артында кайнар чәй, милли ризыклар тулы өстәл артында тәмамланды. Матур итеп озатып калдылар. Үзебез дә аларны 12март көнне Ташкичү мәдәният йортына кунакка чакырдык", - дип хәбәр итте безгә Урта Сәрдә клубы җитәкчесе Илфира Зарипова..

Бәйрәм чарасы башлангыч сыйныфларны берләштерде 02.03.2022 Бәйрәм чарасы башлангыч сыйныфларны берләштерде
Укучыларда  "юл әлифбасын" өйрәтү, аларда юлда йөрү кагыйдәләрен формалаштыру, юлда һәм урамда хәвефсез тоту кагыйдәләренә өйрәтү һәм ныгыту, юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белү дәрәҗәсен күтәреп балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычын киметү максатыннан Арчаның 4 нче номерлы  гомумбелем бирү мәктәбендә Миндубаева Рәисә, Әхмәтгалимова Рания, Нигъматҗанова Зөлфия, Йосыпова Йолдыз   җитәкчелеге  астында “Әкият юллары буйлап юл йөрү кагыйдәләре” дип исемләнгән  бәйрәм чарасы уздырылды. Сәхнәләштерелгән  әкиятләр : “Көйсез  принцесса”,(3 сыйныф укучылары ) һәм  “Күмәчкәй-юл кагыйдәләрен бозучы”( 2сыйныф укучылары) , “Шаян светофор” биюе һәм  светофор турындагы шигырьләр (1сыйныф укучылары), барлык укучылар тарафыннан  җырланган “Юл билгеләре”җыры һәркемнең күңеленә хуш килде. Сыйныф җитәкчесе Миндубаева Рәисә  бәйрәмне йомгаклап үткәрелгән  “Әйе яки юк” уены укучыларның юл йөрү кагыйдәләрен белүләрен, күзәтүчәнлекләрен, игътибарлыкларын  үстерүгә этәргеч булды.

Дамир Нуриәхмәтов белән очрашу булды 01.03.2022 Дамир Нуриәхмәтов белән очрашу булды
25 нче февраль көнне Халыкара туган телләр көне уңаеннан Татарстан Республикасының балалар шагыйрьләре һәм күренекле язучылары катнашында «Туган тел» әдәби-музыкаль кичәсе кысаларында “Мин бит Тукай якташы” исеме астында балалар шагыйре, "Каурый каләм" әдәби иҗат берләшмәсе әгъзасы - Нуриәхмәтов Дамир Фәтхрахман улы белән очрашу булып узды. Дамир Фәтхрахман улы 1961 елның 7 нче сентябрендә Арча районы Урта Бирәзә авылында туган. 1978 нче елда Арча 3 нче номерлы урта мәктәбен тәмамлаган. Хезмә юлы Арча транспорт оешмасында слесарь булып башлаган. 1979-1981 нче елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт иткән. Армиядән кайткач Әтнә авыл хуьалыгы техникумында белем алган.Аннан хезмәт юлы колхозда шофер, кырчылык бригадасы җтәкчесе, газ хезмәте буенча оператор булып дәвам итә.

Арчада Ринат Фәйзрахманов истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы булды 28.02.2022 Арчада Ринат Фәйзрахманов истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы булды

23 февральдә республика ветеринария хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов җитәкчелегендә Арчага килделәр.

Район ветеринария берләшмәсендә кунаклар, район башлыгы Илшат Нуриев катнашында берләшмәнең элекке җитәкчесе Ринат Фәйзрахманов истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы булды.

Соңыннан стадионда ветеринария хезмәткәрләре чаңгы

Ияләнә алмыйча сагынып елый идем 27.02.2022 Ияләнә алмыйча сагынып елый идем

Шигырьләре йөрәгеннән өзелгән

Без редакциядә вакыт-вакыт Арча язучыларының китапларын кулга алабыз, әсәрләрдән өзекләрне, шигырьләрне кычкырып укыйбыз. Бу юлы хезмәттәшебез Ильяс Фәттаховның 2нче сыйныфта укучы оныгы Айсинәгә бәйгедә сөйләр өчен туган тел турында шигырь эзләдек. Якташыбыз Вәзыйх Рәхимовның шигырьләр китабыннан “Туган тел” дигән шигырен табып алдык:

Итекле хоккей ярышы үтте 25.02.2022 Итекле хоккей ярышы үтте

Түбән Мәтәскә мәктәбендә ярыш узды

Д.Г. Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә ата - аналар комитеты һәм Иске Кырлай авыл җирлеге белән берлектә Ватанны саклаучылар һәм Әфган сугышында катнашучыларны искә алу көненә багышланган итекле хоккей ярышы үтте.

Беркем дә онытылмады... 24.02.2022 Беркем дә онытылмады...

Еш кабатлана торган әлеге сүзләрнең мәгънәсе тирән.

23 февральдә – Ватанны саклаучылар көнендә район башлыгы Илшат Нуриев Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалды дип саналган, соңгы вакытта гына язмышлары ачыкланган якташларыбызның туганнарына, якыннарына шул турыдагы документларны тапшырды.

Район башлыгы иң яхшы спортчыларны котлады 22.02.2022 Район башлыгы иң яхшы спортчыларны котлады
Котлау тантанасы бүген Арча сәнгать мәктәбендә булды.

Иж башта сәхнәгә Россия һәм Европа күләмендә уңышка ирешкән таэквондочылар һәм аларның тренерлары Газинур Борханов чакырылды. Уңышка ирешкән көрәшчеләр, боксчылар, волейболчылар, баскетболчылар, хоккейчылар, кул көрәштерүчеләр -- бар да бүләкләр алды. Район башлыгы Илшат Нуриев спортчыларга рәхмәт әйтеп, уңышлар теләде. Тулырак итеп район газетасында язарбыз.

Рифат Җамалның юбилей кичәсе: «Күңел сүрәләре - минем күңелемнең мизгелләре» ("Интертат", Зәринә Хуҗина) 21.02.2022 Рифат Җамалның юбилей кичәсе: «Күңел сүрәләре - минем күңелемнең мизгелләре» ("Интертат", Зәринә Хуҗина)

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Язучылар берлеге рәисе урынбасары, танылган шагыйрь, галим Рифат Җамалның 70 яшьлек юбилеена багышланган «Күңелем сүрәләре» әдәби-музыкаль кичәсе узды. Чара 14 февраль көнне булды.

Рифат Җамал юбилеен үзе алып барды дисәң дә дөрес булыр. Ул мәгънәле шигырьләрен, күңеленә якын мизгелләрен тамашачыларга җиткерде.

42 алтын медаль яулаган Арча егете Искәндәр 19.02.2022 42 алтын медаль яулаган Арча егете Искәндәр

Рәмзия Шәехова язган хатын редакциягә үзе кертеп чыкты. Хатны укып чыккач, бик матур хат язгансыз, алга таба да язып торыгыз дип, улы турында да сорашмый кала алмадык.

“Улым Искәндәр Шәехов гаиләсе белән Казанда яши, – дип сөйләде куанып Рәмзия ханым. – Арчаның 3нче мәктәбен тәмамлады. Югары белем алды. Эчке органнарда эшли. Гер күтәрү буенча үз үлчәү авырлыгында Татарстан, Россия чемпионы булды. Ташкентта 2013 елда дөньяның иң яхшы герчеләре катнашкан ярышта 2нче урын алуга ирешә ул. Италиядә 2008 елда – 3нче, 2010 елда шулай ук 3нче урын алып, бронза, 2009 елда Казанда бронза медальләренә лаек булды. Татарстан данын Италия, Белоруссия, Украина, Үзбәкстанда һәм  Россиянең бик күп шәһәрләрендә яклап, бүләкләр алды. 84 медальгә лаек булды. Шуның 42се – алтын.

Уйланырга урын бар 18.02.2022 Уйланырга урын бар

Хисап җыелышында Арча районы мәдәният учреждениеләренең 2021 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды.

Гадәттәгечә ул бай һәм эчтәлекле күргәзмә белән танышудан башланды.

Аны сәнгать мәктәбе, музейлар, үзәк китапханә, мәдәният учреждениеләре оештырган иде. Сәнгать мәктәбендә эшләп килүче күргәзмә дә шунда урын алган, мәдәни мирас елы уңаеннан ул теманы да читләтеп  үтмәгәннәр, татар халкының борынгыдан сакланып килгән ядкәрләрен куйганнар. Һәм “тере” күргәзмә булды ул. Берәүләр чигү чигә, икенчеләре агачтан әйберләр ясый, өченчеләре йон яза, эрли... Карап йөрергә үк рәхәт.

“Барлык кыйммәтләрнең таҗы – гаилә” дигән район гаилә фестиваль-бәйгесенең чираттагысы Сикертәндә булды. 18.02.2022 “Барлык кыйммәтләрнең таҗы – гаилә” дигән район гаилә фестиваль-бәйгесенең чираттагысы Сикертәндә булды.

Мәдәни мирас

Ике урында үтте инде ул. Икесендә дә жюри әгъзасы буларак та катнаштым. Барган саен ниндидер бер үзенчәлек, яңалык көттем. Бәйгене оештыручылар тарафыннан аңлату җитеп бетмәгәнме, әллә мәдәният хезмәткәрләре аңлап бетермәгәнме, башка еллардагы бәйгеләрдән (темалары бөтенләй башка) аерма күрмәгәннәр.

Авыл җирлегендәге отчет җыелышы 16.02.2022 Авыл җирлегендәге отчет җыелышы

Наласа авылы җирлегендә җыелыш узды

15 февраль көнне Наласа авыл җирлеге зур җыелыш уздырды. Отчет җыелышында район башлыгы Илшат Нуриев та катнашты. 

Җыелышка килүчеләрне җирлек эшчәнлеген чагылдырган авылның бюджет оешмалары ясаган күргәзмә каршы алды. 

"Икенче" агрофирмасы тарафыннан алдынгы шоферлар, сыер савучылар, трактористлар, мактаулы лаек хезмәткәрләр бүләкләнде. Авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова башкарылган һәм әле эшләнеләчәк эшләр турында чыгыш ясады. 

Йөрәгемне балаларга бирәм 15.02.2022 Йөрәгемне балаларга бирәм

Арчада узган “Ел тәрбиячесе – 2022” бәйгесенең зона этабында районыбыз данын Арчаның 1нче балалар бакчасы тәрбиячесе Дарья Лесенко һәм Арчаның 4нче балалар бакчасы тәрбиячесе Лилия Хаматуллина яклады.

Узган ел декабрьдә районыбыз тәрбиячеләре арасында “Ел тәрбиячесе” билгеләнгән иде. Без анда Арчаның 1нче балалар бакчасы тәрбиячесе Дарья Лесенко һәм Арчаның 4нче балалар бакчасы тәрбиячесе Лилия Хаматуллина җиңүе турында язган идек

Пөшәңгәрдә әфганчы Васыйл Әһлуллин истәлегенә хоккей турниры узды 13.02.2022 Пөшәңгәрдә әфганчы Васыйл Әһлуллин истәлегенә хоккей турниры узды

Аны “Сугышчан туганлык” иҗтимагый оешмасы белән берлектә Пөшәңгәр авылы халкы оештырды.

Районыбызда ел саен Әфганчылар көне алдыннан “Сугышчан туганлык” иҗтимагый оешмасы әгъзалары вафат булган әфганчыларның каберләрен зиярәт кылып, аларның әти-әниләре яки тол калган хатыннарының хәлен белеп кайтуы матур традициягә әйләнде.  Быел да 11 февральдә алар Арча, 12 февральдә Яңа Кенәр һәм якын-тирә авылларда булдылар. Ә бүген, 13 февральдә, әфганчылар Пөшәңгәр зонасына кергән авылларга барды.

“Төшләремдә күрсәм дә риза булыр идем” 13.02.2022 “Төшләремдә күрсәм дә риза булыр идем”
Әлеге хатларны Югары Мәтәскә авылында яшәүче Альберт Рамазанов алып килде: “Әни кадерләп саклады әтинең хатларын, аннан миңа биреп калдырды”, – ди.

Ул әтисен белми дә, хәтерләми дә. Әтисе Габделфәрт сугышка киткәндә ана карынында була әле. “Хат алышып булмый бит, Разия, синең дә бәбиләр вакытың җитә. Ничек кенә синең бәбиләгәнне ишетеп тынычланырмын икән?” – дип өзгәләнә ата кеше.

“Чаңгы юлы – 2022” ярышлары җиңүчеләре 12.02.2022 “Чаңгы юлы – 2022” ярышлары җиңүчеләре

1–4 сыйныф укучылары арасында:

Малайлар:

1 урын – Илсаф Сибагатуллин (Лесхоз мәктәбе),

2 урын – Адель Рәхмиев (Арчаның 6нчы мәктәбе),

3 урын – Аяз Фәйзрахманов (Ашытбаш мәктәбе).

Карап туймаслык 10.02.2022 Карап туймаслык

Алиянең осталыгына сокланмый мөмкин түгел.

“Барлык кыйммәтләрнең таҗы – гаилә” дигән район гаилә фестиваль-бәйгесенең чираттагысы Наласада үтте.  Наласа мәдәният йортында Субаш Атыдан Гөлнур һәм Фәрит Вәлиевлар, Түбән Атыдан Язилә һәм Зөлфәт Кадыйровлар, Кушлавычтан Равилә һәм Рүзәл Әюповлар, Орнашбаштан Айгөл һәм Раил Исмәгыйлевлар, Наласадан Алия һәм Рафил Шаһиевлар чыгышларын күзәттек.

Яңа Кырлай авыл җирлегендә үзара салым акчасына юллар төзекләндерелә 10.02.2022 Яңа Кырлай авыл җирлегендә үзара салым акчасына юллар төзекләндерелә

Билгеле булганча, Татарстан Республикасында үзара салым түләү программасы тормышка ашырыла. Әлеге программадан безнең район да читтә калмый.

Түләү суммасы төрле авылда төрлечә. Җыелган акчалар республика бюджеты тарафыннан дүрт тапкыр арттырылуы да авыл халкы өчен файдага. Пычрак, караңгы урамнарда йөреп, бюджеттан кайчан акча бүленер икән, дип көтеп ятканчы, үзең яшәгән авылны кулдан килгәнчә төзекләндерү өчен менә дигән мөмкинлек.

Хатын-кызның яшен сорамыйлар, диләр 09.02.2022 Хатын-кызның яшен сорамыйлар, диләр

Районда “Балкыш” республика фестивалендә катнашу өчен ветеран үзешчән башкаручылар арасында иң яхшыларны сайлап алу туры бара.

Бу фестиваль беренче ел гына үткәрелми. Һәрберсендә безнең ветераннарыбыз актив катнаша һәм җиңүләр яулый. “Балкыш” ул өлкәннәрнең йомылганнан соң ачылулары. Сәхнәдә алар бөтен йөрәк хисләрен бирәләр. Бергәләп концертлар куйдык. Пандемия нәтиҗәсендә генә бераз кысылдык. Бүген үзебезнең “Мирас” гармунчылар ансамбле дә сайлап алу турында катнаша алмады. Әмма шуңа карамастан ветераннарыбыз бирешми, – диде сайлап алу чыгышларыннан соң Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова.

Тинчурин театрында якташыбыз Рифат Җамалның 70 яшьлек юбилеена багышланган кичә була 08.02.2022 Тинчурин театрында якташыбыз Рифат Җамалның 70 яшьлек юбилеена багышланган кичә була
14 февраль, 18:30 сәгатьтә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында шагыйрь Рифат Җамалның 70 яшьлек юбилеена багышланган «Күңелем сүрәләре” әдәби-музыкаль кичәсе уздырыла. 
Җырлы-моңлы, шигъри иҗат кичәсендә халкыбызның яраткан шагыйрьләре, җырчылары, артистлары, юмористлары Алмаз Хәмзин, Мирсәит Сөнгатуллин, Рамил Миндияр, Бәширә Насыйрова, Айдар Габдинов, Рәсимә Нигъмәтуллина, Фәрит Мирзануров, Илдус Әхмәтҗанов, Тинчурин театры артистлары һәм Арча ягы сәхнә йолдызлары чыгыш ясаячак. 

Җиңүләр белән Менделеевскидан кайттылар 07.02.2022 Җиңүләр белән Менделеевскидан кайттылар

Таэквондо буенча тренер Газинур Юнусович Бурханов:

Вернулись из Менделеевска с Первенства Республики Татарстан среди юниоров 15-17 лет. 
Гильмутдинов Ильяс и Локманов Алим завоевали бронзовые медали, Шакирзянов Альмир - серебряную, а Габдрахманов Ислам завоевал золотую медаль, став двукратным победителем Первенства Республики (единственный, кроме Закирова Алмаза, который выигрывал Первенства и Чемпионаты РТ четыре раза) и, завоевавший прямую путёвку на Первенство России в составе сборной команды Республики, которое пройдёт в поселке Витязево Краснодарского края в конце марта этого года.


Клуб юк, ә концерт куялар 06.02.2022 Клуб юк, ә концерт куялар
Арча Мәдәният йортының Расих Галимҗанов җитәкчелегендә агиткультбригада үзешчәннәре районыбызның кечкенә авылларына чыгып, концерт куялар. Шушы көннәрдә генә алар Починок Поник авылында булдылар. Авылда клуб юк, шуңа күрә агиткультбригада үзешчәннәренең килүе авыл халкы өчен күңелле, истә калырлык чара булды.
Килгән тамашачылар район үзешчәннәренә кушылып җырладылар, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Концертны оештыручыларга, катнашучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Арчабызның җиңүләргә ирешкән яшь талантлары 05.02.2022 Арчабызның җиңүләргә ирешкән яшь талантлары

С.Сәйдашев исемендәге зур концертлар залында иртәге көн йолдызчыклары чыгыш ясады.

Анда “Звезды из завтра” дип аталган яшь музыкантлар өчен Республикакүлəм иҗади проект лауреатларының гала-концерты булды. Концертта Арча балалар сәнгать мәктәбеннән Самат Минһаҗев (җитәкчесе Булат Гайнуллин), Илзирә Сираҗиева (Чулпан Харисова) катнашты. Алар Татарстанның həм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге "LA PRIMAVERA" камера оркестрына кушылып чыгыш ясадылар.

Иске Кырлай мәктәбендә 04.02.2022 Иске Кырлай мәктәбендә
Иске Кырлай мәктәбе һәм балалар бакчасында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча чара үтте.

Анда “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәре Энҗе Мөхәммәтҗанова катнашты.

Чара яктылык кайтаручы элементларны популярлаштыру максатыннан үткәрелде. Балалар юл билгеләре, аларның ничек кулланылулары турында сөйләделәр. Энҗе апалары алар белән әңгәмә оештырды. Соңыннан үзләренә фликерлар тапшырды.

“Җидегән чишмә”: кичә, бүген, иртәгә 03.02.2022 “Җидегән чишмә”: кичә, бүген, иртәгә

“Җидегән чишмә”дә кунакта. Театр артистлары белән түгәрәк өстәл артында ачыктан ачык сөйләшү.

“Җидегән чишмә” Арча халык театры турында күп язылды. Ул аңа лаек та. Ул бүген районның горурлыгы булырга тиеш. Мәдәният тормышын тулыландырып торучы бер өлеше. “Идел Йорт” төбәкара фестивальдә Гран при иясе булган коллектив бүген ничек яши? Киләчәккә планнары нинди? Түгәрәк өстәл артында сөйләшү барышында кызыксындырган барлык сорауларга җавап табарга тырыштык.

Анда театр җитәкчесе Рамил Мөхетдинов, Мәдәният йорты җитәкчесе Айрат Нурьязанов, театр артистлары Харис Сафин, Илдус Хәбибуллин, Расих Тимергалиев һәм яшь артистка Адилә Әхмәтҗанова катнашты.

Якташлар, Вәлиевлар гаиләсенә кулдан килгәнчә, булдыра алганча ярдәм итсәк иде! 02.02.2022 Якташлар, Вәлиевлар гаиләсенә кулдан килгәнчә, булдыра алганча ярдәм итсәк иде!

Кайгы-хәсрәт агач башыннан түгел, адәм башыннан йөри, дип әйтәләр. Дөрестер. Уйламаганда-көтмәгәндә, җир җимертеп тормыш көткән җирдән башыңа имәннәр күтәрә алмастай борчу-хәсрәт килеп төшүен башкача ничек аңлатасың?

2021 елның 22 декабрендә Арча районы Сарай-Чокырча авылында коточкыч янгын булды. Ут гаиләне бернәрсәсез – йортсыз, каралты-курасыз калдырды. Янгында гаилә башлыгы - Вәлиев Рәшит Хаҗинур улы да фаҗигале рәвештә вафат булды . Татар театры вәкиле – артист Айдар Вәлиевнең гаиләсенә килгән әлеге хәсрәт берәүне дә битараф калдырмады. Социаль челтәрләрдә әлеге гаиләгә ярдәм сораган үтенечләр күп булды. Халкыбыз шәфкатьле безнең – һәркем кулыннан килгәнчә ярдәм итте.


Новости 801 - 900 из 3508
Страницы: