События

Яңа Кенәр мәктәбен зур җиңүләре белән котлыйбыз! 25.11.2020

Яңа Кенәр мәктәбен зур җиңүләре белән котлыйбыз!

Туган телдә белем бирүче иң яхшы егерме мәктәп һәм балалар бакчасы билгеләнде.

Татарстанда туган телдә белем бирүче иң яхшы егерме мәктәп һәм балалар бакчасы билгеләнгән. Бу хакта ТР Дәүләт Советында бәйге нәтиҗәләре буенча иң яхшылары дип ачыкланган белем бирү оешмаларын бүләкләү тантанасында Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

Конкурска барлыгы 93 мәктәп, 104 балалар бакчасыннан гаризалар кабул ителгән булган. «Комиссия әгъзалары, экспертлар танышып, үз фикерләрен әйттеләр. Рейтинг төзелде», — диде Илсур Һадиуллин.

Министр туган телләргә өйрәтү көн кадагындагы мәсьәлә булуын искәртте.  «Ата-ана баласының тормышында туган телнең никадәр мөһим икәнен аңласын өчен, милли мохит, телебезнең кулланыш даирәсе булу мөһим», — диде.

Җиңүгә ирешкән белем бирү учреждениеләре барысы да 500 мең сум күләмендә премия белән бүләкләнде. 

Мондый зур дәрәҗәгә Арча муниципаль районының “Яңа Кенәр гомуми белем бирү мәктәбе” дә (мәктәп җитәкчесе Ә.Ә.Гайфуллин) иреште. Мәктәп коллективын зур җиңүләре белән тәбрик итәбез, киләчәктә дә шундый матур уңышлар телибез!


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/yaa-kenr-mktben-zur-ilre-beln-kotlyybyz


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение