События

Арчада шахмат буенча ел чемпионы исеменә сайлап алу турниры үткәрелде 24.11.2020

Арчада шахмат буенча ел чемпионы исеменә сайлап алу турниры үткәрелде

22 ноябрь көнне Арчада шахмат буенча ел чемпионы исеменә сайлап алу турниры үткәрелде

Анда Арча, Әтнә, Кукмара районнарыннан иң яхшы шахматчылар катнашты. Ярышлар 16 яшькә кадәргеләр һәм 16 яшьтән өлкәнрәкләр арасында үтте.

Укучылар арасында барлык приз-лы урыннарны Кукмарадан килгән яшь шахмат осталары яулады. Ә менә 16 яшьтән өлкәнрәкләр арасында беренче урында Арчадан Марсель Хәлилов, икенче урында шулай ук Арчаның оста шахматчысы Ленар Вахитов. Өченче урында Кукмарадан Артур Евдокимов.

Арчаның 8 иң яхшы уенчысы чемпион исемен алу өчен ярышачак. Алар – Ленар Вахитов, Марсель Хәлилов, Рамил Арсланов, Данил Рәхимов, Сөләйман Галиуллин, Исмәгыйль Арсланов, Илдус Сәгъдиев, Илгизәр Галиәхмәтов. Финал ярышлары 12 декабрьдә узачак. Елның иң яхшы шахматчысы да шунда билгеле була.

Шулай ук 12 декабрь көнне шахмат һәм шашка буенча “Ел спортчысы”, “Ел командасы”, “Иң яхшы тренер”, “Иң яхшы оештыручы”, “Иң яхшы оештыручы оешма” да билгеле була.

– “Иң яхшы команда”ны бүген үк әйтергә була. Ул шахмат һәм шашка буенча Арчаның ветераннар җыелма командасы. Дүрт кешедән тора: Арчадан Марсель Хәлилов, ветеран укытучы Равилә Әхмәдиева, Иске Чүриледән Гәүһәр Сәйфуллина, Урта Курсадан Мөдәррис Лотфуллин. Дүрт кешегә 7 беренче урынны яулады алар! Аларны берәү дә уза алмаячак! Ә менә башка номинацияләр буенча исемне яулап алырга туры киләчәк, – диде шахмат ярышларын оештыручы, шулай ук Арчаның ветераннар җыелма командасы  тренеры Сөләйман Галиуллин.

“Ел чемпионы” исеменә 11 декабрьдә сәгать 10да шашка ярышлары узачак.


http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/archada-shakhmat-buencha-el-chempiony-isemen-saylap-alu-tu...


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение