События

Максат бер – туган илгә хезмәт итү 29.11.2020

Максат бер – туган илгә хезмәт итү

Яңа Кенәр мәктәбендә “Патриотик тәрбия: Россиянең киләчәге буларак рухи һәм әхлакый традицияләрне саклау” фильмын тәкъдир итү булды

Әлеге чарада район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров, Арча ДОСААФ оешмасы җитәкчесе Рөстәм Алеев, аның урынбасары Ринат Хәкимов, мәктәп директоры Әгъзам Гайфуллин, укытучылар һәм укучылар катнашты.

Бүген яшьләрне нәрсә беләндер кызыксындыру җиңел түгел. Туган илне яратырга һәм аңа хезмәт итәргә өйрәтү тагын да кыенрак. ДОСААФның монда ни катнашы бар, диярсез? Үземнең дә башка беренче чиратта шундый сорау килде.

– Беренчедән, бу фильм ДОСААФның республика оешмасы тарафыннан төшерелде. Аннан ДОСААФ бүген батырлык һәм патриотизм мәктәбе булып тора. Бу әлеге фильм-да да ачык чагыла, – диде Рөстәм Алеев. – Дарья Морозова җитәкчелегендәге фильм төшерү бригадасы Яшел Үзән, Арча, Балтач районнарында булып, андагы ДОСААФ оешмалары базаларында мотоспорт, картинг белән шөгыльләнүче, хәрби транспорт белән идарә итү серләренә төшенүче егетләр һәм кызлар белән эшләделәр, ГТО нормаларын тапшыруны төшерделәр. Шулай ук Коркачыктагы үзәк аэроклубта булдылар, анда шөгыльләнүче егетләр белән дә аралаштылар.

– Хәрби машина йөртү, парашют белән сикерү, мылтыктан ату белән кызыксынучы малайлар һәм кызлар бар. Яшьләрнең бер өлеше сугышта хәбәрсез югалганнарны эзләү белән бик теләп шөгыльләнә. Бүгенге яшьләргә аралашуның заманча формалары кирәк. Аларга палаткалы лагерьларда ял итү ошый. Шунда алар коллектив булып тупланалар, бер-берсенә ярдәм итү турында уйлый башлыйлар. Дуслык шундый шартларда туа. Фильм әнә шулар турында, – диде Рөстәм Алеев.

 Рамил Мөхәмәдияров фильмны һәр мәктәптә күрсәтәчәкләрен әйтте.


http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/maksat-ber-tugan-ilg-khezmt-it


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение