События

Якутиядән килеп төшкән хат Орнашбаш халкын шаккатырган! 06.12.2020

Якутиядән килеп төшкән хат Орнашбаш халкын шаккатырган!

3 декабрьдә илебездә Билгесез солдат көне билгеләп үтелә. Күп гаиләләргә кагыла торган көн бу, чөнки, Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 75 елдан артык вакыт үтүгә карамастан, миллионлаган солдатларның соңгы язмышы әле һаман да ачыкланмаган килеш кала.

Хәбәрсез югалган солдат кем соң ул? Хезмәт иткән урынына сугыштан яки заданиедән кире әйләнеп кайтмаган, туганнарында аның турында бернинди мәгълүмат булмаган сугышчыны билгеле бер вакыттан соң хәбәрсез югалган дип таныганнар. Кыскасы, солдат билгесез сәбәп белән хезмәт урынында юк. Эзләүгә, көтеп торуга 15 көн вакыт бирелгән. Шуннан соң кешене хәбәрсез югалган дип игълан иткәннәр. Гаиләсенә хәбәрсез югалды дигән хат җибәрелгән.

Сугыштан соң миллионлаган кеше әйләнеп кайтмаган, әмма аларның гаиләләре үлгән дигән хәбәр дә алмаганнар. 1946 һәм 1947 елларда хәрби комиссариатлар йорт саен йөреп, халыктан сорашып Бөек Ватан сугышында катнашучылар турындагы мәгълүматларга төгәллек керткәннәр. Шушы сорашу нигезендә солдатның соңгы тапкыр элемтәгә чыккан срогына 3 ай өстәгәннәр һәм кешене хәбәрсез югалганнар исемлегенә керткәннәр. Хәрби комиссариаттан алган белешмә нигезендә Бөек Ватан сугышында катнашучының гаиләсе туйдыручыны югалту буенча пенсия билгеләүне сорап гариза бирә алган.

Сугышта хәбәрсез югалуның сәбәпләре төрлечә булган. Каты сугышлар бара, снаряд төшеп сугышчы шунда күмелеп кала. Һәлак булучыларны эзләп торырга вакыт юк, частьның исән калган өлеше башка урынга күчә. Солдатның һәлак булганын күрүче булмаса, билгеле вакыттан соң аны хәбәрсез югалган дип исәплиләр. Дошман бомбага тотканда тулы батальоннар һәлак була, шул исәптән офицерлар да. Мондый мәхшәрдә һәлак булучылар турында кем мәгълүмат бирсен? Югалтулар турындагы документлар чолганышка эләккәндә дә югалырга яки юк ителергә мөмкин. Әсирлектән кача алучылар сатлык җан дип кулга алынудан куркып өенә кайта алмаган. Солдат сугышта яраланып госпитальгә эләгә, хәтере югала, документлары да юк, часте ул тазарып чыкканда киткән була. Командирлары аның хәбәрсез югалуы турында хат җибәрә, ә ул берничә айдан фронтка әйләнеп кайта һәм сугышуын дәвам итә. Яки үлә һәм билгесез булып җирләнә. Яралы солдатны башка хәрби часть табып ала, ә аның бу турыда элеккеге частена хәбәр итәргә вакыты юк. Аның элеккеге часте тар-мар ителгән булырга да мөмкин. Сугышчы үз иптәшләреннән артта кала, таныш булмаган җирдә адаша һ.б.

Сугышта катнашучыларның гаиләләренә туйдыручыны югалту буенча пенсия түләнә. Хәрби комиссариат биргән белешмә шуңа нигез булып тора. Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган сугышчының авылда яшәүче баласына айга 12 сум түлиләр, шәһәрдә булса – 30 сум. Шул ук вакытта фронтта һәлак булучының баласына айга 200 сум түләнә. Аерма зур.

Сугыш – фаҗига. Күпме җимерелгән язмышлар. Орнашбаш авылында яшәүче Мөнир ага Касыймов белән шул турыда сөйләшеп утырабыз. Ул авылда иң өлкән кешеләрнең берсе, әтисе фронтка киткәч туган ул. 1941 ел баласы.“Әтинең Мөнир исемле туганнан туганы сугышка киткән дә хәбәрсез югалган. Шуның хөрмәтенә Мөнир дип исем кушканнар. Әнием Зәкия фермада эшли иде. Тәпи йөри башлагач та шуңа ияреп менәм. Минем беренче ишеткән сүзләрем дә сугыш турында булды. Хатын-кызлар елый, кемнеңдер үлгән хәбәре килгән. Кичләрен җыелышып әйбер бәйлиләр, анда да моң-зар. Җырлыйлар да, елыйлар да”.

Сугыш бер Орнашбашта гына да 82 баланы ятим калдыра. Кайбер гаиләләрдә 4–5 бала. Ашарга юк, ятим балалар тамаклары ачып өйгә чабып кайталар да, кисмәктән су эчеп тагын уйнарга йөгерәләр. “Барыбер үстеләр, кеше булдылар”, – ди Мөнир абый.

– Хатын-кызларның моң-зары, ятим балаларның язмышы балачактан күңелгә сеңеп калгангадырмы инде, сугыш темасы минем өчен гади түгел, – ди ветеран. – Бездән соңгы буыннар күп нәрсәне хәтерләмәячәк тә инде. Шуңа күрә үзем белгән кешеләрне аныклап, алар исемен мәңгеләштереп калдырасы килә.

Мөнир абый республиканың “Сугышчан дан клубы” җитәкчесе Михаил Черепановка мөрәҗәгать итеп Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм хәбәрсез югалган авылдашларының тулы исемлеген алдырган. Элек бу исемлектә 74 кеше булса, хәзер алар 106га җиткән. Чөнки элекке исемлеккә сугышка Орнашбаштан китүчеләр генә кергән. Ә соңгысында илнең төрле төбәкләреннән сугышка  алынган Орнашбаш кешеләре дә кергән. “Мин бу исемлекне бик җентекләп тикшереп чыктым, – ди Мөнир абый. – Алар арасында Донбасстан, Орлов өлкәсеннән, Югары Ослан, Яшел Үзән районнарыннан алынган авылдашларыбыз да бар. Алар да бит безнең авыл кешеләре, аларның исемнәре дә һәйкәлгә язылырга тиеш”.

Мөнир абый әлеге исемлектән төшереп калдырасы кешеләрне дә ачыклаган. Җиде кешенең фронтта һәлак булуы турында хәбәр килгән булган, ә алар исән-сау кайтканнар, гаилә корып бала-чага үстереп гомер иткәннәр. Фатих Хәкимов гаиләсе, 1943 елның 29 августында аның һәлак булуы турында хәбәр алгач, аз яшь түкмәгәндер. Отделение командиры Хәкимов госпитальдә дәваланып чыккач 1944 елда да, 1945 елда да сугышуын дәвам иткән. 1948 елда гына туган авылына исән-сау кайтып өйләнгән, хатыны Хәдичә белән биш бала үстергәннәр. Ветеран 1990 елда вафат булган.

Ә Якутиядән узган ел килеп төшкән хәбәр, гомумән, Орнашбаш халкын шаккатырган. 

Орнашбаш авылында 1913 елда туган Габдуллаҗан Фазылҗанов дигән кешенең туганнары юкмы икән? Кайтсак безне каршы алучы булырмы икән? – дигән сораулар бирелгән була анда.

– Авылда өлкән яшьтәге кеше булгач миңа мөрәҗәгать иттеләр, – дип сөйләде Мөнир ага Касыймов. – Мин сүзнең кем турында барганлыгын чамалап алдым. Габдуллаҗан Фазылҗанов Бөек Ватан сугышында һәлак булган, аның исеме һәйкәлгә дә язылган. Авылда аңа туган тиешле кешеләр бар әле.

– Габдуллаҗан абый безгә туган тиешле, – ди Орнашбаш авылында яшәүче Фәрит Гомәров. – Аларның йорты безнең күршедә генә. Әнисе Габдуллаҗан абыйның кайтуын гомере буе көтте. Хәзер ул өй буш инде.

Якутиягә җавап хаты китә. Узган ел Орнашбашка Габдуллаҗан абыйның бер улы гаиләсе белән кайтып төшә. Быел икенче улы кайта.

– Бик тәрбияле, зыялы, укымышлы кешеләр, – ди Фәрит Гомәров. – Искитмәле очрашу булды бу!

Сугышта үлгән дип исәпләнгән Габдуллаҗан Якутиядә яшәгән, якут кызына өйләнгән, биш бала үстергәннәр. Балаларны татар дип яздырганнар.

– Әти бик тә  ихтирамлы кеше иде, – дип сөйләгән олы улы.

Шунысы гаҗәп, Габдуллаҗан абый балаларына беркайчан да кайда туганлыгы турында сөйләмәгән. Хәтта бу турыда әниләре дә белмәгән (белеп әйтмәгәнме?). Балалары әтиләре үлгәч аның документларын барлыйлар. Шунда хәрби билеты килеп чыга. Ә анда әтиләренең туган урыны ТАССР, Арча районы, Орнашбаш авылы дип язылган.

– Без әтинең  нигезен җимерек хәлдә тота алмыйбыз, киләсе елда анда кайткан чакта тукталырга кунак йорты салабыз, дип әйттеләр, – ди Фәрит Гомәров.

Бу юлларны укучылар аптырап утырадыр: ничек инде исән-сау булып Габдуллаҗан абый әнисенә хәбәр бирмәгән, туган якка кайтып килмәгән? Моның үз сәбәпләре булгандыр. Габдуллаҗан Фазылҗанов НКВД системасында эшләгән, җинаятьчеләрне эзләү бүлеген җитәкләгән. Шуңа күрә күп нәрсәне әйтеп бетерергә дә ярамагандыр. Габдуллаҗан абый туганнарын куркыныч астына куярга теләмәгәндер... Без бит әле аның әнисенә хәбәр бирмәгәндер, дип тә өздереп әйтә алмыйбыз. Әмма шунысы хак: якташыбыз Ватан алдындагы бурычын намус белән үтәгән.

Фәрит Гомәров Габдуллаҗан абыйның улларының Яңа елга Орнашбашка кайтачакларын хәбәр итте. Билет алып куйганнар инде.


http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/yakutiyadn-uzgan-el-kilep-tshkn-ornashbash-khalkyn-shakkat...

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/monnan-ike-el-elek-utar-aty-avyl-irlegen-yakutiyadn-ber-kh...                     



Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение