События

Якташыбызның якты истәлеге безнең күңелләрдә озак сакланыр. 05.12.2020

Якташыбызның якты истәлеге безнең күңелләрдә озак сакланыр.

Вакыт табып, дустым, безгә Кил, күр әле: Җырлый чишмә, яши авыл! – Ул – Мөрәле!

Узган шимбәдә килдек без Мөрәлегә. Күп булып, Татарстан Язучылар берлегеннән, районнан вәкилләр бар иде. Авылдашлары, туганнары белән бергәләп Хәнәфи Бәдыйковны соңгы юлга озаттык. Туып-үскән, Казанда яшәгәндә дә сукмакны өзмәгән туган йорты каршында мәрхүм белән хушлашу булды. Район мөхтәсибе дога укыды, район башлыгы Илшат Нуриев, республика Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт хушлашу сүзләре әйттеләр.

Юлда сөйләшеп килдек. Шушы Кесмәс буендагы авыллардан күпме күренекле шәхесләр чыккан: Габденнасыйр Курсави, Галиәсгар Камал, Госман Бакир, Мөхәммәт Мәһдиев, Тәбриз Мөбарәков, Вакыйф Нуриев, Сания Әхмәтҗанова, Шамил Әхмәтҗанов... бу якларның сулары шифалымы, урман-кырлары илһам бирәме?

Хәнәфи Бәдыйков белән беренче тапкыр 1974 елда очраштык. Ул “Коммунизмга” район газетасы редакциясенә хатлар бүлеге мөдире булып эшкә урнашты. Ничектер без аның белән уртак телне тиз таптык. Елмаеп кына торган, кешеләргә яхшылык кына эшләргә омтылган бу кешене хөрмәт итми мөмкин түгел иде. Бүләк иткән китапларын яңадан карап чыктым, ул аларның һәркайсына “Хөрмәтле якташым, каләмдәшем, фикердәшем”... дип язган. Нинди генә урыннар биләсә дә, ул һаман да шул гади Хәнәфи Бәдыйков булып калды, масаймады, ара-тирә шалтыратып хәлләрне белеп торды. Авылдашлары да аны авыл белән элемтәне өзмәде, дип рәхмәт әйтеп сөйләделәр. Киләсе елның гыйнварында аңа 80 яшь туласы булган, үзе булмаса да, авылда бу көнне билгеләп үтәргә җыеналар.

Якташыбызның якты истәлеге безнең күңелләрдә озак сакланыр.


http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/yaktashybyzny-yakty-istlege-bezne-kellrd-ozak-saklanyr


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение