События

Ике күзе дә күрмәгән Илгизәр Хөсәенов үзе баянда уйнап “Язгы гөлем”не башкарды 05.12.2020

Ике күзе дә күрмәгән Илгизәр Хөсәенов үзе баянда уйнап “Язгы гөлем”не башкарды

1 декабрьдән инвалидлар ункөнлеге бара. Бу көннәрдә районда үткәрелгән чаралар – очрашулар, концертлар, әңгәмәләр – алар өчен

Ункөнлек традиция буенча район Мәдәният йортында мөмкинлекләре чикле балалар һәм өлкәннәр тарафыннан оештырылган концерт белән башланып китте. Ул онлайн-форматта үтте. Теләге булган һәр кеше “Өмет чыганагы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче, тәрбияләнгән балалар, өлкәннәр чыгышын карый алды.

Концерт башланыр алдыннан күзем залда утырган бала белән анага төште. Икесенең дә йөзендә елмаю балкый. Таныдым – Лилия һәм Адилә Шәфыйковалар иде ул. Әле кайчан гына сабые өчен йөрәге әрнеп, җанын кая куярга белмәгән, 5 яшьлек Адиләсен сәла-мәтләндерү өчен игелек-ле кешеләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән ананың йөзендә бүген нур балкый.

– Адиләнең тумыштан бөтен тәнендә – баштан аякка кадәр тромблар иде.  Өч тапкыр Германиядә булдык. Тромблар бетмәсә дә, күпкә кимеде. Тагын бер елдан барасы була әле. Ярдәм кулы сузган бөтен кешеләргә чиксез зур рәхмәтлемен. Хәзер Адилә балалар бакчасына йөри, җырлый, бии, – диде Лилия. – Бу концертта да Адилә сәхнәгә чыгып үзенең талантларын күрсәтәчәк.

Тантаналы чараны район башлыгы Илшат Нуриев башлап җибәрде.

– Бу көнне көчле рухлылар көне дип атар идем мин. Аллаһы Тәгалә бар кешене дә бертөсле итеп яратмаган. Бүген монда килгәннәр физик яктан мөмкинлекләре чикле булуга карамастан, тормышны яратып матур итеп яши торган кешеләр. Һәрчак шундый булып калыгыз. Ә әти-әниләргә сабырлык, сәламәтлек телим, – диде ул.

Чыннан да, мөм-кинлекләре чиклеләр арасында төрле өлкәдә – спорттамы ул, мәдәнияттәме, төрле бәйгеләрдәме, район гына түгел, республика бәйгеләрендә дә – уңышлар яулаучыларыбыз бар. Без алар белән горурланабыз. Алар авырлык-ларга бирешмиләр, бөтен киртәләрне җимереп, башкаларга үрнәк булып яшиләр.

Шундыйларның берсе – Ранис Хәйруллин. Бик моңлы тавышлы. “Өмет чыганагы” тернәкләндерү үзәгендә баланың талантын күреп алалар һәм үстерәләр. “Созвездие–Йолдызлык” телевизион бәйгесенә кадәр барып җитә ул, уңышлы чыгыш ясый. Бу концертта да аны сокланмыйча тыңлап булмады.

– Без бүген көчле рухлылар белән очрашабыз. Бүген генә башланмады ул, күптәннән бара. Сугыштан инвалид булып кайтканнар илне торгызуда катнашканнар, гаилә корганнар, балалар үстергәннәр. Тормыштан канәгатьләнү алып яшәсәгез иде, – диде Иҗтимагый совет рәисе Ринат Һидиятов.

Сәхнәгә нәкъ менә шундыйлар чыкты да. Алсинә Кәримуллина, Гөлүсә Гарифҗанова, Сөмбел Галиуллина, Гүзәл Абдуллина сәнгатьтә осталыкларын күрсәттеләр. Шушмабаштан Айрат Хәйруллин “Хәлләремне җиңеләйтә әнкәмнең догалары” дип җырлаганда күзләрдән яшь килде. Арчадан ике күзе дә күрмәгән Илгизәр Хөсәенов үзе баянда уйнап “Язгы гөлем”не башкарганда сокланып утырдык.

– Менә шулай җырлыйлар да, бииләр дә алар. Спортта да сынатмыйлар. Бочче буенча Мәскәүгә кадәр барып җиңү яулап кайттылар, – диде район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина. – Ана һәр бала өчен борчыла. Шуңа ана инде ул. Ә авыру баласы булганнарга аеручы кыен. Түземлек, сәламәтлек сезгә. Ә балаларга бирешмәскә, хыялларыгызны тормышка ашыру өчен алга барырга, яңа үрләр яуларга.


http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/ike-kze-d-krmgn-ilgizr-khsenov-ze-bayanda-uynap-yazgy-glem...


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение