События

Балалар елмаюы күңелне эретә 08.12.2020

Балалар елмаюы күңелне эретә

Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан.

Декабрь башында, гадәттәгечә, Инвалидлар Декадасы билгеләп үтелә, ул Халыкара инвалидлар көненә багышланган.

Ел саен безнең Арча район балалар китапханәсе “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләргә шатлык бүләк итә. Әлбәттә инде, әкият геройлары әлеге үзәкнең көтеп алган кунаклары дип санала.

Ә бүген, балалар язучысы Николай Носовнын әкияти повестенең төп герое- күңелле һәм тиктормас Белмәмеш кунакчыл дусларына кунакка килде.

Балалар аның белән бергәләп җырладылар да, биеделәр дэ, табышмакларга җавап та әзерлэделәр һәм рәхәтләнеп хәрәкәтле уеннарда да катнаштылар. Ә нинди бәйрәм тәм-томнан башка?! Кыскасы, бәйрәм куңелле узды! Балаларның йөзләрендәге ихлас елмаюлары, безгә барыбызга да тормышның матурлыгын күрә белергә һәм көндәлек проблемалар турында онытырга мәҗбүр итә, чөнки дөньяда cабыйларның сәламәтлеге һәм елмаюыннан да мөһимрәк байлык юк!


http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/balalar-elmayuy-kelne-eret


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение