События

Арчада киләсе елда яңа хоккей класслары ачылачак 17.12.2020

Арчада киләсе елда яңа хоккей класслары ачылачак

Малайлар өчен иң үтемле тәрбияви чара спорт дип саныйлар. Кайбер атаклы хоккейчылар, футболчылар да “мине урам җинаятеннән хоккей, футбол коткарып калды”, дип сөйлиләр. Әлбәттә, хоккей кыйммәтле спорт төре. Киемнәре арзан түгел. Казаннан хоккейчылар федерациясеннән киләләр, аз керемле гаилә балаларына хоккей киемнәре бүләк итәчәкләр, дигән хәбәр күңелгә бик хуш килде... “Әйдә, хоккейга!” дигән социаль проект турында сүз бара иде.

 Арчаның 6нчы мәктәбенә районның төрле бакчаларыннан 40лап бала җыелды. 4-5 яшьлек малайлар алар. Казаннан Татарстан Республикасы хоккей федерациясе башкарма директоры Кирилл Голубев кайтты. Кирилл Голубевны хоккей сөючеләр “Ак Барс” хоккей командасында уйнаганын яхшы хәтерли. 1998 елда “Ак Барс” командасы составында Россия чемпионы, шушы ук командада ветераннар арасында дөнья чемпионы булган спорт остасы ул! Хәзер аңа 46 яшь. Ижевск хоккеенда тәрбияләнеп үскән. Бер әңгәмәдә: “Электрон мәгълүматлар базасында республика хоккейчыларының барысы да теркәлгән. 5-6 яшьлек малай хоккейга килүгә аның мәгълүматлары электрон базага керә”, – дип әйткән иде. Максаты изге – яшь хоккейчыларны үстерү, төзелгән Боз сарайларын буш тотмау, урыннарда яшь хоккейчыларга осталык дәресләре күрсәтү, “Татнефть” ярдәме белән хоккей киемнәре алып бирү һ.б. Татарстан Республикасы хоккей федерациясе президенты – “Татнефть” җәмгыяте генераль директоры Наил Маганов.

Очрашуда район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.

Арча Боз сараеннан тренерлар да килде. Хоккей федерациясе балаларга тулы бер шоу әзерләгән иде. Зал тулы балалар. Арча Боз сарае директоры Илһам Шакировтан: “Киемнәр аз керемле гаилә балаларына гына биреләчәкме?” – дип кабатлап сорадым. “Әйе, – диде ул. – Район социаль яклау бүлегеннән аз керемле гаиләләрнең махсус исемлеген алдым”. Исемлектә Арчадан гына 43 бала.

Хоккей федерациясе ни өчен Арчаны сайлаган? Авыл районнары арасында Арча районы хоккей буенча иң яхшылар исәбендә. Шушындый ук максат белән Татарстан хоккей федерациясе вәкилләре Мамадышта булган. Хәзер менә Арчада. Иң элек алар Арча Боз сараена керделәр. Кирилл Голубевның Арча Боз сараенда беренче генә булуы түгел.

Арчаның 6нчы мәктәбендә район башлыгы Илшат Нуриев балалар, әти-әниләр алдында: “Спорт белән шөгыльләнергә кирәк, – дип сөйләде. – Без үзебез дә малай вакыттан хоккей уйнап үстек. Хоккей уйнаганнар бервакытта да югалмый. Спорт ул сәламәтлек тә. Һәм аларның гаиләдә, тормышта да абруйлары зур”. Хоккей киемнәре гыйнварда кайтачак һәм балаларга биреләчәк, диделәр.

Әти-әниләр белән дә аерым сөйләшү булды. Ә залда күңелле бәйрәм дәвам итте. Балалар командаларга бүленеп, төрле кызыклы уеннар уйнадылар, рәсем ясадылар. Кайбер кечкенәләр елап та алды. Әнә шул елак малайлардан менә дигән хоккейчылар чыгар әле! “Мин хоккейга барам!” – дип тора алар. Әти-әниләр дә риза.

Залда балаларның күңелен күреп йөргән Арча Боз сарае тренеры Евгений Тимощук фикерләре белән кызыксынам. “Менә шушы 4-5 яшьтән хоккейга йөри башласалар бик әйбәт”, – диде ул.

Киләсе елда яңа хоккей класслары ачылачак, дип тә әйттеләр.

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/archada-kilse-elda-yaa-khokkey-klasslary-achylachak


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение