События

22 декабрьдә районда өч яңа ферма ачылды. 24.12.2020

22 декабрьдә районда өч яңа ферма ачылды.

Соңгы вакытта ел тәмамланганда крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары белән җыелып сөйләшү матур традициягә әверелде.

Быел җыелышта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, район башлыгы Илшат Нуриев, республика крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеровның катнашуы аны тагын да дәрәҗәлерәк итте.

Район башлыгы Илшат Нуриев районда 70 крестьян-фермер хуҗалыгының уңышлы гына эшләвен билгеләп үтте.

Министр урынбасары Ришат Хәбипов быел республикада ун ел дәвамында көтеп алган иген уңышы үстерелүен, 5 миллион тоннадан артык ашлык җыйнап алынуын, гомуми уңышка Арча районының саллы өлеш кертүен әйтте. Республикада фермерлык хәрәкәте башланып китүгә 30 ел тула. Баштарак фермер сүзе ят кебегрәк кабул ителсә, бүген инде ул горур яңгырый. Республиканың гомуми авыл хуҗалыгы продукциясенең 50 проценты шәхси хуҗалыкларга һәм крестьян-фермер хуҗалыкларына туры килә.

Соңгы елларда крестьян-фермер хуҗалыклары саны кимеде. Хисап  бирмәүчеләр бар, андыйларга субсидияләр дә бирелми. Киләчәктә крестьян-фермер хуҗалыкларын үстерүнең ышанычлы юлы – кооперативлар төзү.

Республика крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров фермерлар алдында торган проблемаларга тукталды. Банклардан кредитлар алу кыен, күп вакытны ала, бюрократик киртәләр күп һ.б.

Район крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Нафил Гатауллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин район фермерлар эшчәнлеге, аларга дәүләт ярдәме турында чыгыш ясадылар.

Быел район фермерлары 583 миллион сумлык продукция җитештерер, дип көтелә. Бу күрсәткеч соңгы 5 елда 1,6 тапкыр арткан. Районда Хәлим Гарипов, Дамир Шакирҗанов, Фәнис Әхмәтханов, Рафис Аксаков, Альберт Галәветдинов фермер хуҗалыклары аеруча уңышлы эшли.

Фермер хуҗалыкларында 1947 кеше исәпләнә. Аларның уртача айлык хезмәт хакы – 23834 сум.

Бүген район кибетләрендә үзебезнең фефрмерлар җитештергән яшелчә, сөт, ит продуктлары сатып алырга була.

2020 елда хуҗалык итүнең кече формаларына 91 млн сум субсидия һәм грантлар бирелгән. Быел 4 башлангыч фермер һәм 1 кооператив грантлар отты. 2012 елдан башланган бу программаларда безнең районнан 44 кеше грант алган.

Хәзерге вакытта районда 11 кооператив эшли.

Фермерлар – актив халык. Сораулар да шактый булды, аларның һәркайсына җавап бирелде, тәкъдимнәр исәпкә алынды. Уңышлы эшләүчеләргә бүләкләр тапшырдылар.

Башка еллардагыча, быел да очрашуның икенче өлеше яңа төзелгән биналарны тапшыру тантаналары белән төгәлләнде. Мөндештә Хәлим Гарипов 120 баш сыерга исәпләнгән яңа торак төзеде. Сыерларны саву залы да бар. Яңа ферманы кызыл тасма кисеп,  Кыш бабай, Кар кызы катнашында матур итеп ачтылар.

Мөхтәрәм кунаклар Көтек авылында Дамир Шакирҗановның заманча җиһазландырылган сыерлар торагын карадылар.

Быел Күпербашта Альберт Галәветдинов 50 башлык мөгезле эре терлек торагы, Якты Көндә Бариевлар 15 мең баш чебигә исәпләнгән ферма төзеделәр. Аларны да тантаналы  итеп ачтылар.


http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/22-dekabrd-rayonda-ch-yaa-ferma-achyldy


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение