События

Арчада язучы М.Мәһдиевны искә алдылар 10.12.2020

Арчада язучы М.Мәһдиевны искә алдылар

Казаннан кызы Гәүһәр ханым һәм якташыбыз Вакыйф Нуриев кайтты. М.Мәһдиев исән булса, 91 яшь тулган булыр иде.

- Әти миңа татар телен, туган авылын калдырды, - дип сөйләде Гәүһәр ханым.- Шулар мине рухландыра. 

Арча педучищесын тәмамлагач, Мөхәммәт Мәхдиев Казанбаш мәктәбендә эшли. Очрашуга Казанбаш мәктәбеннән дә килгән иделәр. Мәктәп укучылары сәхнә күренеше дә уйнап күрсәттеләр. Кичә "Без 41 ел балалары" повесте белән үрелеп барды. Кичәне музей хезмәткәре Гөлүсә Хаҗиева алып барды.

Арча педагогика көллияте укытучысы Фәридә Гайфуллина язучының публицистик эшчәнлегенә багышлап китап чыгарган. Ул үзеннң укытучысы Мөхәммәт аганы зыялы, белемле галим дип сөйләде.


http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/archada-yazuchy-mmdievny-isk-aldylar


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение