События

Җиңү яулаган яшь язучыларны бүләкләделәр 13.12.2020

Җиңү яулаган яшь язучыларны бүләкләделәр

10 декабрь көнне Арча үзәк китапханәсендә ел саен үткәрелеп килүче “Иделем акчарлагы – 2020” яшь язучылар бәйгесендә  җиңү яулаган кызлар белән очрашу узды. Яшьләр белән очрашуга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мөхәммәтшина Алинә Таһир кызы, китапханә каршында эшләп килүче “Каурый каләм” әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары: Марсель Шәрәпов, Ясминә Бакиева, Марат Гайнуллин, Татарстан Республикасы  Язучылар берлеге әгъзасы Зиннур Тимергалиев катнашты. Түгәрәк өстәл артында үзган әлеге чарада кызларның фикер-теләкләре, конкурстан алган тәэсирләре,  киләчәк планнары, иҗат юлының үсеше белән таныштылар. Районда сәләтле яшь язучылар үсеп килүе  белән горурланып, аларга ярдәм кулы сузарга әзер булуларын, китапханәдә даими очрашулар оештырып, яшьләрнең иҗатларын үстерергә  сүз куештылар.

Ә кем соң ул кызлар, каян алар, нинди уңышка ирешкән  диярсез? Менә алар: “Проза” номинациясендә I урынга  – Рамилә Шәйхиева лаек булды.  Рамилә Арча районы Наласа авылы кызы.  Тугызынчы сыйныфка кадәр Наласа урта мәктәбендә белем алып, аннан Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятенә укырга керә. 2013-2017 елларда Казан (Идел буе) федераль университетына укырга керә һәм шул ук елны Арчаның 4нче номерлы башлангыч мәктәбендә укыта башлый. Балалар белән алты елга якын эшләгәннән соң, 2019 елны татар теленә булган мәхәббәте аны татарлар конгрессына алып килә. Хәзерге көндә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының чит илләрдәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшли. Очрашуга

“Бу бәйгегә юлым бик озын булса да, ниһаять, акчарлаклар рәтенә аяк басуым миңа горурлык өсти. Киләчәктә дә яраткан шөгылемне ташламам дип ышанып калам”- ди Рәмилә.

“Балалар әдәбияты” номинациясендә III урынга  – Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институты “Татар теле һәм әдәбияты, журналистика” белгечлегенең I курс талибәсе Зәлидә Фәттахова лаек булды. Зәлидә Арча районы Кечкенә Төрнәле авылы кызы. Бик актив, тырыш, максатчан кыз. Шигырьләр, хикәяләр яза.  “Иделем акчарлагы” бәйгесендә 2019 елда катнашып,  үз көчемне сынап карадым, быел исә миңа да уңыш елмайды, – ди Зәлидә.  “Иҗатка килгәндә ... Биш яшемнән энемә багышлап кечкенә шигырьләр иҗат итә башладым, балалар өчен язылган шигырьләрем, хикәяләрем күп, киләчәктә иҗатымны туктатырга уйламыйм, әле ачылып бетмәгән серләрем күп,  балалар өчен кечкенә хикәяләр җыентыгын чыгарсым килә”, – дип фикерләрен җиткерде Зәлидә.    

  “Драма” номинациясендә IIIнче урынга  Фирүзә Мостафина лаек булды.  Фирүзә Арча районы Утар Аты авылы кызы.  Хәзерге вакытта Наласа урта мәктәбендә 11 сыйныфта белем ала. Фирүзә шигырьләр, драма әсәрләре иҗат итә. “Әнием авыл клубында  эшләгәч, бала вакытта аның белән гел клубка бара идем, спектакльдә уйнаган  геройларның хис-кичерешләре тәэсир иткәндер мөгаен, драма әсәрләре язарга шул этәргеч бирде.  Фирүзәнең “Язмыш шулай теләде”, “Ялгышу” кебек драма әсәрләре шулкадәр тирән эчтәлекле мәгънәгә ия.

Поэзия номинациясендә “Кызыксындыру бүләгенә”   Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең 4 нче курс студенты, Кәче авылы кызы, Әхмәтҗанова Адилә Роберт  кызы лаек дип табылды. 

Адилә- тырыш, сабыр, актив студент. Арча педагогия көллиятендә “Башлангыч класс укытучысы” белгечлеге буенча белем ала. Районыбызда өметле , яшь шагыйрәләрнең берсе . Үзе иҗат иткән иҗат җимешләре белән төрле бәйгеләрдә катнаша, призлы урыннар яулый.  Адиләнең ирешкән уңышлары туган телен һәм аның мәдәниятен үстерү өлкәсендәге тырышлыгын күрсәтә.  “Шигырьләрем аша табигатьне , тормышны гына тасвирлап калмыйча, дөреслекне ачыкларга һәм вәзгыятьтә туган сорауларга җавап эзләргә тырышам”, - ди яшь шагыйрә.    

-“Иделем акчарлагы” минем өчен бәйге түгел, ә иҗат үсешенә йогынты ясый торган мәктәп ул. Иҗат белән янучыларны үз тирәсенә җыйган якты һәм җылы учак. Дүрт көн дәвамында тупланган илһам һәм хатирәләр һәр “акчарлык”ның йөрәк түрендә мөһим урын алып тора.

Кызларның киләчәге өметле. Яшь драматург, балалар язучысы, яшь шагыйрәләре  булуына, өлкән буын вәкилләренә алмаш үсеп килүенә бер шигебез юк.

Арча үзәк китапханәсенең өлкәннәргә хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Рилә Абдрахманова.

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/i-yaulagan-yash-yazuchylarny-blkldelr


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение