События

Әтисе аны ишетсә икән... 12.12.2020

Әтисе аны ишетсә икән...

Сүзне нидән башларга белмим. Шундый эчтәлекле, җылы, уйландыра торган очрашу булды. Язучы Мөхәммәт Мәһдиев туган көне уңаеннан оештырылган кичә иде ул. Исән булса, 91 яшь тулган булыр иде. Казаннан кызы Гәүһәр ханым, якташ язучыбыз Вакыйф Нурив та кайткан иде. Очрашуда район мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов катнашты.

– Әтинең туган көне төгәл язылмаган булган, – дип сөйләде кызы Гәүһәр ханым. – Ничек инде авыл мулласы Сөнгатулла хәзрәт үз улын вакытында теркәмәгән, дип аптырарлык. Әмма ул вакытта авыр еллар булган шул.

Язучы Рашат Низами Мөхәммәт Мәһдиев белән 1991 елда оештырган әңгәмәсен искә төшереп үтәм. Анда М.Мәһдиев болай дип сөйли: “Әтинең колхозга сорап язган җиде гаризасы саклана иде. Барысында да бер сүз: “Мине колхозга алыгыз, колхозга умартачылык оештырып бирәм, үз умарталарымны да шунда тапшырам”. Барысына да бер төрле генә җавап: “Хокуксыз булганлыктан колхозга алмаска. Имза”. Ә беләсезме имзалар кемнеке? Барысы да 1915-1930 елларда әти кулында укыган егетләрнеке. Алар 1928–1930 елларда коммунист булып алганнар да, иң беренче эш итеп безне талауга тотынганнар. Йортка кереп самавыр, түшәк, урындык, кара савытларына конфискация ясап... Әтине шулкадәр кычкыртып таладылар. Аннан төрмәгә озаттылар...”.

Әнә шундый тынычсыз вакытта туган Мөхәмәт Мәһдиев. Шуңа да туган көне төгәл язылмаган. “Бәрәңгеләр алып бетереп, беренче карлар төшкәч туды ул безнең Мөхәммәт, дип сөйли иде әби”, – дип искә төшерде Гәүһәр ханым. Кабер ташында 1929 елның 1 декабрендә туган, дип язылган.

Арча педагогика көллиятенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәридә Гайфуллина Казан дәүләт университетында Мөхәммәт Мәһдиев лекцияләрен тыңлап белем алган студент. “Очрашуга чакыру алгач, мин монда килмичә кала алмыйм, дип килдем, – дип башлады ул сүзен. – Ә нинди зыялы, белемле шәхес иде ул! Үзен бервакытта да тәкәббер тотмады, укучыларын яратты. Без аның лекцияләрен авызына гына карап тыңлый идек. Ул әсәрләрен тартмалы композиция белән язган. Һәр тартмада бер кеше язмышы. Ә тулаем алганда бер бөтен, бер чорны чагылдырган кыйммәтле әсәрләр туган. М. Мәһдиев әсәрләрен күпме укысаң да туймыйсың, аларны кабат-кабат укып була. Матбугатта чыккан язмаларын туплап, китап итеп бастырсаң, нинди зур файдасы булыр иде дип, аларны өйрәнү, анализлау, туплау эшенә керештем. Һәм менә язучының  публицистик эшчәнлеген чагылдырган “Кадерле мирас” дигән китап дөнья күрде. М. Мәһдиев тарихи шәхесләрне эзләп тапкан, аларның язмышларын өйрәнгән һәм чынбарлыкны язган. Ул замананың иң кыю кешесе булган”.

“Казан арты” тарихи-этнография музеенда оештырылган очрашуны музей хезмәткәре Гөлүсә Хаҗиева алып барды. Кичә М. Мәһдиевның “Без 41 ел балалары” повестена нигезләнеп алып барылды. Арча педучищесын тәмамлагач, Казанбаш мәктәбендә эшли ул. Кичәгә Казанбаш мәктәбеннән дә килделәр. Балалар сәхнә күренешләре (сәхнәгә куючы инглиз теле укытучысы Гөлназ Садриева) уйнап күрсәттеләр. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Луиза Габдрахманова язучының Казанбаш мәктәбендә эшләгән елларына (1956–1960)  багышланган истәлекләр турында сөйләде.

Якташыбыз Вакыйф Нуриев М. Мәһдиев белән укыган Нәкыя әнисе сөйләгәннәрен бәян итте. Нәкыя апа чыгышын экраннан да күрсәттеләр. Сабакташы турында ул “күңеле яхшы иде” дип сөйләде.

Гөберчәктәге М.Мәһдиев музее җитәкчесе Халидә Габидуллина, “Казан арты” музее җитәкчесе урынбасары Шәфигулла Гарипов, Арча педагогика көллиятендәге “Әлифба” музее җитәкчесе Дамир Таҗиев истәлекләре белән уртаклаштылар. Үзешчәннәр Расих Галимҗанов, Дамир Гасыймов язучының яраткан җырларын башкардылар.

М. Мәһдиевның кызы Гәүһәр ханым әтисенең иҗатын өйрәнүен, туплавын дәвам итә. Әтисенең кайбер архивтагы язмаларын “Казан арты” музеена, “Әлифба” музеена, Казанбаш мәктәбенә бүләк итте.

– Минем Арчага кайтасым килеп тора, – дип сөйләде Гәүһәр ханым. –  Монда әтинең рухы яши. Бу якларга кайтсам, энергия, шатлык, өмет алам. Әти безгә нәрсә калдырды? Татар телен калдырды. Мин ана телебездән ләззәт алам, татар дөньясын аңлыйм. Әти миңа авыл калдырды. Бу бик зур бүләк. Гел авылга тартылам. Табигатен, кешеләрен яратам...

Мөхәммәт Мәһдиев бу сүзләрне ишетсә, ничек яратыр иде. Ә бәлки ишетәдер дә. Ишетсә иде...

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/tise-any-ishets-ikn


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение