События

Якташыбыз шагыйрь Рәис Сафинның  туган көне 06.01.2021

Якташыбыз шагыйрь Рәис Сафинның туган көне

Районыбызның  Субаш Аты авылында туып-үскән, бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрь Рәис абый Сафинның  бүген Туган көне. Ул 6 гыйнварда 86 яшен билгеләп үтә, бүген дә актив иҗат итә, төрле темаларга язылган шигырьләре, поэмалары, хикәяләре, туган телебез һәм милләт язмышы турындагы мәкаләләре белән сөендереп яши. 

Рәис абый хатыны Сания вафат булганнан соң, 64 яшендә генә иҗат итә башласа да, инде 14 китап авторы, бу көннәрдә яңа китабын көтә. Якташыбыз китап укучыларга әйтергә теләгән фикерләрен вакытында җиткерә алуы белән горурлана, без дә Рәис абыйның уңышларына бик шатланабыз һәм сокланабыз, аның иҗатын өйрәнүне дәвам итәбез. Ул  “Казан арты” тарих-этнография  музеенда еш була,туган ягы белән даими элемтәдә, районда оештырылган  очрашуларда теләп катнаша.
 
Туган көнем


Бүген минем туган көнем.
Күңелләрем тулган көнем
Уйларымда мең кешегә
Мең изгелек кылган көнем.
Бүген минем туган көнем.
Кабат тойдым яшәү ямен.
Дөньяларның күрдем ямен,
Һич югалтмам тормыш гамен.
Бүген минем туган көнем.
Күз алдымда бала чагым.
Әткәм-әнкәм төшкә керде,
Төшкә керде гомер таңым.
Бүген минем туган көнем.
Нурлар бөрки күңел күгем.
Шул нурларның балкышларын
Кояш кебек сибәм бүген.
Бүген минем туган көнем.
Кан кардәше булган көнем.
Аллаһыга рәхмәт димен,
Бүген минем туган көнем. 

Шәфигулла Гарипов

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/bgen-any-tugan-kne


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение