События

Безнекеләр молодцы 07.12.2015

Безнекеләр молодцы

Шушы көннәрдә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнен игьтибарын жәлеп итуче илкуләм инвалидлар декадасы бара. 5 декабрь көнне Яшел Узән районындагы «Маяк» спорт комплексында бочче уеннары буенча ачык республика турниры узды.Әлеге чарада республиканын ин көчле биш командасы катнашты. Бу Арча, Самара, Чистай, Яр Чаллы, Яшел Үзән районнары.

Әлеге спорт чарасында Арча командасы беренче урынны яулады. Икенче урында Яшел Үзән, өченче урында Самара, дүртенче һәм бишенче урында Яр чаллы һәм Чистай командалары. Арча данын Арча укучылар сарае яклады. Команда составында Рахматуллин Тимур 1 урын, Низамов Айрат 2 урын, Сөнгатуллина Зилә 3 урын, Шакирова Ралина 3 урын. 10 яшьлек Тимур Рахматуллин уз яшьтәгеләре арасында чемпион булып уз көчен олылар арасында сынап карый һәм монда да жинүгә ирешә. Шулай итеп аның счетында ике алтын медаль бар.

Чыганак: http://trkarcha.ru/beznekel-r-molodtsyi/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение