|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
05.01.2021
40 ел мәдәният өлкәсендә эшләгән
Аның рәхмәт сүзләре гармун моңы аша тамашачыга барып иреште.
Хәйдәр Әхмәтов 80 яшьлек юбилеен сәхнәдә билгеләп үтте. Бу уңайдан Шушмабаш мәдәният йортында аның иҗат концерты булды.
Хәйдәр ага 40 ел гомерен мәдәният өлкәсенә багышлаган. Атказанган мәдәният хезмзткәре исеменә лаек булган. Аны авылында гына түгел, районда да беләләр һәм хөрмәт итәләр. Иҗат кичәсендә мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов та катнашты һәм юбилярны котлады. Мәдәният хезмәткәрләре профсоюз оешмасы исеменнән Расих Галимҗанов котлау сүзләре җиткерде. Авыл җирлеге башлыгы Вәзир Сәгыйтов та Хәйдәр агага ихтирамын белдерде. Авылдашлары бик матур концерт куйды. Хәйдәр ага үзе дә гармунын сузмый түзеп кала алмады
Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/40-el-mdniyat-lksend-eshlgn
