События

Арча батырлары "Манзара" да көрәшәчәк 14.01.2021

Арча батырлары "Манзара" да көрәшәчәк

Төрле елларда Арча Сабантуеның абсолют батырлары булган Илшат Идиатов һәм Руслан Абдуллин "Манзара" бәйгесендә катнашачак.

Ул 16 гыйнварда Казан цирк бинасында узачак. 

Без шул уңайдан чараны оештыручы Айдар Шәймәрдановка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

- Айдар әфәнде  "Манзара" да ничә көрәшче катнаша,бәйгенең тәртибе ничек?

- Барысы 20 ләп батыр көрәшәчәк. 75 кг кадәр үлчәүдә 4 спортчы бил алыша. 100 кг лыда мин үзем райондашыгыз Илшат Идиатов белән көч сынашып карарга  исәп. Калганнар ,90 - 130 кг алыплар , үз араларыннан иң көчлеләрен ачыклаячак. Алар арасында жирәбә салу юлы белән көндәшләрне билгелибез. Алга таба җиңелгәне төшеп калып бара.

- Призлар нинди?

- 75 кг кадәрле категориядә 1 урынга 30мең, 2 урынга 20 мең , 3-4 урыннарга 10 ар мең сум. Безнең алышның приз фонды 50 мең сум.Аны ничек бүләсен иганәче хәл итә. Ул АКШ Тампо шәһәрендә яшәүче Владимир Бондаренко. "Манзара"га кайтырга вәгъдә итте.

Төп бәйгедә җиңүче 100мең сум алачак, 2 урынга 60 мең,, 3-4 урындагыларга 30ар мең сум биреләчәк.

- Айдар, үзегезгә көндәш итеп безнң Илшатны сайлавыгызның сәбәбен дә беләсе килә.

- 2000-2013 елларда Илшатның көрәшкәнен сокланып күзәтә идем. Шул чакта ук аның белән бил алышу теләге туган иде. "Манзара"ны оештыручы буларак , менә хәзер шул яшьлек хыялымны тормышка  ашыру мөмкинлеге туды. Мин аны үзем өчен иң көчле көндәш , дип саныйм. Аннан безнең яшьләр дә туры килә ,хәзер инде авырлык та бер чама. Ә кемнең көчлерәк икәнен келәм күрсәтер.Кызыклы, мавыктыргыч алыш булачак.

- Инде тамашаның музыкаль өлеше турында да бер-ике сүз әйтеп китик.

- Әйе, бу чара спорт белән музыкаль номерларның аралашып баруы белән үзенчәлекле. Шуңа күрә аны тамашачылар да яратып өлгерде. Быел да "Манзара"ны эстрада йолдызлары чыгышлары бизәячәк. Зур кунагыбыз Салават Зәкиевичтан тыш, Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар, Динар Шәймәрданов ,оригиналь жанр осталарының чыгышлары көтелә.

- Тамашага билетлар сатыламы? 

- Әйе, аларны интернеттан да алып була. Дөрес, быел мәгълүм сәбәпләр аркасында , аларның саны чикле. 15 яшькә кадәрле балаларны бушка кертәбез. Шунысын да әйтик,быел да билет алып керүчеләр арасында бүләкләр дә уйнатабыз.

P.S. Без Илшат һәм Руслан белән дә элемтәгә кердек.

– Мондый дәрәҗәле бәйгедә катнашу минем өчен зур мәртәбә, аны оештыручы белән бил алышу аеруча мавыктыргыч булачак. Мин призына кызыгып түгел, ә районыбыз данын яклау өчен тырышачакмын, – диде Илшат Идиатов.

Без Русланнан алдагы Татарстан чемпионатында алган травмасы уңаеннан сәламәтлеге белән кызыксындык.

– Аллага шөкер, аягым төзәлеп бетте. Мин бәйгегә чыгарга әзер. Бөтен көрәшче дә келәмгә җиңәм, дип чыга. Шуңа күрә “Манзара”да да батыр калырга өметләнәм, – диде Руслан.


http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/archa-batyrlary-manzara-da-krshchk


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение