События

Шушмабашта ветеран укытучы Әминә Нуриеваның юбилее 15.01.2021

Шушмабашта ветеран укытучы Әминә Нуриеваның юбилее

Шушмабаш урта мәктәбендә     40 ел эшләп лаеклы ялга чыккан,  олы хөрмәткә лаек ветеран - укытучы Нуриева Әминә Усман кызының бүген 90 яшьлек юбилее . Шул уңайдан Арча  муниципаль районы “Мәгариф идарәсе”  муниципаль учреждениесе   җитәкчесе Мөхәмәдияров Рамил Данил улы юбилярны   котлап, аңа иң изге теләкләрен җиткерде. Рамил Данилевич Әминә апага Арча районы хакимияте башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.

Сый-нигъмәтләр белән тулы өстәл янында Әминә Усмановна район җитәкчеләренә үзенең чиксез рәхмәтен, тирән ихтирамын җиткерде, үзе укыткан укучылары турындагы яшьлек хатирәләре белән уртаклашты. Без ветеран укытучыбызга ныклы сәламәтлек, якыннары янәшәсендә бәрәкәтле озын гомер кичерүен телибез!

Чулпан Самигуллина.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/shushmabashta-veteran-ukytuchy-min-nurievany-yubilee


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение