События

«Салават күпере» балалар бакчасында кунакта 07.12.2015

«Салават күпере» балалар бакчасында кунакта

нче декабрь көнне «Салават күпере» журналы редакциясе хезмәткәрләре белән очрашу булды.

Балалар бакчасындагы нәниләр бу очрашуны көтеп алганнар иде. Алар матур һөнәрләре белән дә шатландырдылар: шигырьләр дә сөйләделәр, җырлап-биеп тә күрсәттеләр. «Салават күпере» журналы геройлары әкиятен карап, аларның табышмакларына да бик теләп җавап эзләделәр. Балалар үзләренең иҗат җимешләре – әкият, рәсемнәре белән дә таныштырдылар, аларны яраткан журналларына бүләк итеп тә җибәрделәр.

Мәктәп укучылары исә, дуслык темасына әзерләгән бик матур, эчтәлекле чыгышлары белән каршыладылар. Укучылар сәхнәләштергән «Салават күпере» әкияте дә бик күңелле килеп чыкты. Аларның кечкенәдән дуслык көчен аңлап, һәрвакыт дус-тату яшәргә кирәклеген белеп үсүләрен, шундый сәләтле, акыллы, белемле булуларын күреп, киләчәгебез өчен шатланып, укытучылар һәм килгән кунаклар бик горурландылар.

«Салават күпере» журналын яратып укулары, матур очрашу оештырганнары өчен балалар бакчасы, мәктәп җитәкчелегенә, тәрбиячеләргә, укытучыларга һәм әлбәттә кечкенә дусларына кунаклар олы рәхмәтеләрен белдерделәр. Киләчәктә сәламәтлек, яңадан-яңа уңышлар, «Салават күпере» журналы белән төзегән дуслык күперенең нык һәм озын гомерле булуын теләделәр!

"Арча хәбәрләре"


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение