События

Арчада Гомәр Бәширов күргәзмәсе ачылды 16.01.2021

Арчада Гомәр Бәширов күргәзмәсе ачылды

Бу көннәрдә әдәбият сөючеләр Гомәр Бәшировның туган көнен билгеләп, хөрмәт белән искә алалар.

Шул уңайдан "Казан арты" тарих-этнография музееның күргәзмәләр залында Арчабызның горурлыгы, Татарстанның халык язучысы,  фольклорчы,  СССР Дәүләт премиясе, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Бәширов Гомәр Бәшир улының тууына 120 ел уңаеннан күргәзмә ачу кичәсе булды. 

Гомәр Бәширов  хәзерге заман татар прозасында тирән эз калдырган, татар телен искиткеч яхшы белгән, халкыбыз язмышы, киләчәге өчен борчылып яшәгән олы шәхес. Гомәр ага әсәрләрендә туган авылы табигатен, чишмә буйларын, болыннарны тасвирлауга күп урын бирә. 


Күргәзмәдә Гомәр Бәшировның китаплары, төрле елларда төшкән фоторәсемнәре, шәхси әйберләре урын алган.


http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/archada-gomr-bshirov-krgzmse-achyldy


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение