События

Терлекчелек тармагында 2020 елда башкарылган эшләргә йомгак ясалды 20.01.2021

Терлекчелек тармагында 2020 елда башкарылган эшләргә йомгак ясалды

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов алга куелган бурычларның күп өлеше үтәлүен билгеләп үтте.

Сөт җитештерү буенча – 8, ит җитештерү буенча 7 процентка якын үсешкә ирешелде. Бер сыердан сөт саву, уртача тәүлеклек артым күрсәткечләре дә начар түгел. Әмма мөмкинлекләр тулысынча файдаланылды, дип әйтеп булмый әле. Терлекләрнең баш саны кимүгә юл куелды.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге киңәшчесе Роберт Хәйретдинов, нәсел эше буенча белгеч Җәмһәрия Зарифуллина һәр хуҗалык буенча эшнең куелышына анализ ясадылар, җитешсезлекләрне бетерү юнәлешендә киңәшләр бирделәр.

Сөтчелек хуҗалыкларга көн саен акча кертә торган тармак. Шуны истә тоткан хуҗалыкларда яңа технологияләр, программалар кертелә. Күчмә кубокка лаек булган “Северный” хуҗалыгы – моның ачык мисалы. Терлекләрне ашату, көтү белән идарә итү программалары кертү исәбенә генә дә былтыр 12358 центнер сөт артык савып алынды. Бер көндә савылган сөт 12 тоннадан 20 тоннага җитте. Шул ук кешеләр, шул ук азык белән! Инвесторның киләчәктә сөт комплексы төзергә дигән планы бар.

Ә “Яңарыш” ширкәтендә 1200 баш сыерга исәпләнгән комплексны төзи башладылар да инде. Яңа инвесторлар бик булдыклы кешеләр булып чыкты. Яңалыкларны күп кертәләр, өйрәнәләр, хәзер инде үзләре башкаларны өйрәтәләр. 2020 елда 10560 центнер сөтне күбрәк саудылар.

“Заря”, “Аю”, “Ашыт” хуҗалыклары сөт җитештерүне 24–15 процентка арттырдылар.

Иң мөһим күрсәткечләрнең берсе – терлекләрнең баш саны. “Кишет”, “Игенче” хуҗалыкларында мөгезле эре  терлекләр 285–250 башка артты. Ә менә район буенча 826 башка кимеде. Иң күп кимү районда иң күп терлеге булган (4 мең баштан артып киткән еллар бар иде) “Ак барс” агрокомплексы”на туры килә. Кызганыч, быел әлеге хуҗалыктагы мөгезле эре терлекләрне бөтенләй бетерергә туры киләчәк.

– Ике айлык бозаулардан башлап, бар терлек Алабугадагы ит-консерв заводына озатылачак, – ди район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ринат Фәйзрахманов. – Бу хуҗалыкта 315 сыерда туберкулез авыруы булуы ачыкланды. Ветеринария таләпләре буенча, әгәр терлекләрнең 10 процентында әлеге авыру ачыкланса, бар терлек чыгарылып бетәргә тиеш.

– Бу хәл ничек килеп чыгарга мөмкин?

– Әлеге  сорауга  төгәл генә җавап бирүе кыен. 2019 елның февралендә үткәрелә торган язгы чаралар вакытында бар да чиста иде. Көзге чаралар уздырганда, ноябрьдә 6 сыерда туберкулинга реакция булды. Бу кортка каршы ясалган уколдан да булырга мөмкин иде. Декабрьдә кабат тикшерү үтте, ул вакытта бер нәрсә дә юк иде. 2020 елның февралендә язгы чаралар уздырылды – бар да чиста. Ә менә ноябрьдә 315 сыерда реакция булды. Казаннан да белгечләр кайтты һәм 10 процент терлектә туберкулез авыруы  булуы расланды.

Шул вакытта Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе туберкулез авыруын бетерү турында карар чыгара. Әлеге хуҗалык территориясендәге барлык терлекләрне тикшерү уздырыла. 20 авылда шәхси хуҗалыклардагы бар терлекләр тикшерелә. Бәхеткә, аларда әлеге авыру табылмый. Ширкәтнең барлык терлекчеләрен Балтачка алып барып (Арчада ул вакытта флюорография эшләми) медицина тикшерүе узалар. Бар да тәртиптә.

Ә менә терлекләрне озатып бетерергә туры киләчәк. Туберкулезлы терлек ите кеше өчен куркыныч түгелме?

– Мин беренче партия терлекләр  илткәндә Алабугага үзем дә бардым, – ди ширкәт җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов. – Утыз терлекнең өчесеннән авыру чыкты – аларны шунда ук чокырга ташладылар. Бары тик сәламәт мал ите генә  файдалануга китә.

Терлекләрне озату август аена кадәр дәвам итәр, диләр. Аннан соң өч тапкыр яхшылап дезинфекция ясарга, һ.б.ны эшләргә кирәк булачак. Шуннан соң гына сәламәт  терлекләрне кертергә рөхсәт ителәчәк. Аңа кадәр күпме кеше эшсез калачак бит әле.

– Холдинг җитәкчелеге белән дә шушы турыда фикерләшәбез, – ди район башлыгы Илшат Нуриев. – Булган кешеләрне авылда саклап калу мөһим.

Әлеге авыруның килеп чыгу сәбәпләрен белгечләр ачыклар, мондый күңелсез хәлләргә китергән сәбәпләр бетерелер, киләчәккә гыйбрәт булыр дип ышаныйк.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/terlekchelek-tarmagynda-2020-elda-bashkarylgan-eshlrg-yomg...


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение