События

Арчада Хәнәфи Бәдигыйны искә алу кичәсе узды 22.01.2021

Арчада Хәнәфи Бәдигыйны искә алу кичәсе узды

20 нче гыйнварда Арчаның "Казан арты" тарих- этнография музеенда  Татарстан, РФ Язучылар берлекләре әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре , Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты шагыйрь, галим, мөгаллим, публицист Хәнәфи Бәдигыйның тууына 80 ел тулу уңаеннан оештырылган искә алу кичәсе булды.


Кичәдә А.Алиш исемендәге премия лауреаты, "Бәллүр каләм" иясе шагыйрә Йолдыз Шәрапова, Хәнәфи Бәдигыйның якташы, Казан төзелеш- архитектура университеты мөгаллиме, өлкән фәнни хезмәткәр, электрон- хисаплау жиһазлары лабораториясе мөдире, әйдәп баручы инженер Фәрит Хуҗин, шагыйрьнең туганнары, Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең бер төркем студентлары,  мөгаллимнәр, китапханәчеләр катнашты.
      Шагыйрь Хәнәфи Бәдигыйның күпкырлы эшчәнлеге турында "Казан арты" тарих- этнография музее директоры  урынбасары Шәфигулла Зәйнулла улы Гарипов сөйләде.Мөрәледән  кичәдә  Расип  Набиуллин,  Исламгали  Минһаҗев,  Сеҗедән  Гөлсинә  һәм  Гатият  Хайруллиннар  катнаштылар,  чыгыш  ясадылар. Казаннарны  оештырып  Шамил  Хаҗиев  алып  кайтты.Туганнар Хәнәфи Бәдигый рухына дога кылып,  күпсанлы истәлекләре белән уртаклаштылар.Кичәдә шагыйрьнең шигырьләрен  Г.Тукай   исемендәге  Арча  педагогия  көллияте  студентлары  Диләрә  Булатова,  Гүзәл  Смирнова,  Илүзә  Сафина  укыды.  Шулай  ук  көллият  студентлары  Сәләхетдинова  Эльвина,  Бикчәнтәев  Рөстәм,  Камашева  Ольга, Зарина  Никитина   аның җырларын  башкарды.  Баян  партиясен  педагогия  көллияте  укытучысы  Фасил  Гасимов  алып  барды.Мөгаллимнәр, китапханәчеләр үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар.
      Саба  районыннан  килгән  Равилә  Галимҗанова  ерак  туганы  Хәнәфи  Бәдигыйны ничек  эзләп  табуы  турында  сөйләде.  Соң  очрашсалар  да  алар  бер  тапкыр  рәхәтләнеп  сөйләшеп  калырга  өлгерәләр.
      Урта  Пошалымнан  Гөлназ  Мәгъсумҗан  кызы,  Алсу  Мөхәммәтдин  кызы да  Хәнәфи  Бәдигыйның  Пошалым  мәктәбе  директоры  булып  эшләгән  чорын  матур  итеп  сөйләделәр.  Ул  укыткан  Сикертән  мәктәбе  дә  шагыйрьнең  эзләрен  саклый  икән.
      Хәнәфи Бәдигыйның  туганнан туган сеңлесе Альмира Зәйнуллина  “Әлифба”  музеена  һәм  “Казан  арты”  музеена   шагыйрьнең  китапларын, кайбер шәхси әйберләрен бүләк итте.  Йомгаклау  сүзендә  “Казан  арты”  музее  директоры  Гөлназ  Камалова  барлык  катнашучыларга  һәм  хөрмәтле  якташыбызның  мирасын бөртекләп  саклаганы  өчен  Альмира  ханымга зур  рәхмәт  белдерде. 
 

“Әлифба”  музее  җитәкчесе Дамир Таҗиев


http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/archada-khnfi-bdigyyny-isk-alu-kichse-uzdy


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение