События

Конкурста җиңүчеләрнең берсе – Рәдис Бикчәнтәев 27.01.2021

Конкурста җиңүчеләрнең берсе – Рәдис Бикчәнтәев

“Ел укытучысы-2021” бәйгесе үтте

"Укытучы" сүзе - изге сүз ул. Һәр кеше бу сүзнең тирән мәгънәсен аңлый, төшенә. Укытучы бөтен көчен биреп укучыларын матур итеп үз фикерләрен җиткерергә, яхшылыкны балалар күңеленә сеңдерергә, тормышны аңларга, аны яратырга өйрәтә, аларның уңышына чын күңелдән шатлана һәм алар белән горурлана.
Мәктәбебездә география, биология, химия укытучысы Бикчәнтәев Рәдис Әсфәндияр улы, әнә шундыйлардан. Ул быел “Ел укытучысы-2021” бәйгесендә катнашып моны тагын бер тапкыр раслады.

Бәйгедә Рәдис Әсфәндияр улы экология темасына, бигрәк тә көндәлек тормышта кулланылган калдыклар, темасына дәрес өзекләре күрсәтте. Укучылар белән дәрестә ничек итеп калдыкларны җыю, ташу, эшкәртү (сортировкалау) буенча эшләр оештырды. Укучыларга да бу дәрес бик ошады. Алар хәтта, калдыкларны икенчел эшкәртү методларын да карап киттеләр. Үзләре дә пластик бутылкадан җимлекләр ясадылар. Район этабында катнашучыларны бүләкләргә "ПЖКХ ИК" ҖЧҖ генераль директоры урынбасары Корбанов Альмир Әхәт улы килгән иде. Ул ТРның көнбатыш зонасында ККК белән эш итү өлкәсенең региональ операторы. Ул үз котлавында түбәндәгеләрне әйтте: “Әлеге предприятие Казан шәһәрендә һәм 21 муниципаль районда, шул исәптән Арча районында 2019 елның 1 гыйнварыннан эшли. Без калдыкларны җыю, ташу, эшкәртү (сортировкалау) буенча эшләрне башкарабыз. Безгә Арча халкының табигатьне саклау һәм экология мәсьәләләренә сак карашы ошый . Үз ягыбыздан да районда чисталык һәм тәртип мәсьәләләренә үз өлешебезне кертергә тырышабыз. Яңа чүп-чар ташучы машиналар сатып алдык, күп сандагы контейнерлар, торак пунктларны колачлау, калдыкларны җыю хезмәте белән тәэмин итү 100% ка якынлаша. Арча районында заманча чүп-чарны сортларга аеру комплексы төзергә планлаштырабыз. Шунысы куанычлы, Экология, шул исәптән калдыкларны аерым җыю мәсьәләләре белән ешрак район халкы, мәктәп укучылары һәм укытучылары кызыксына башлады. Бу чарада безнең катнашуыбыз да очраклы түгел. Конкурста җиңүчеләрнең берсе – Бикчәнтәев Рәдис Әсфәндияр улы. Ул “Ел укытучысы-2021” бәйгесендә нәкъ менә шушы теманы ачты.” Корбанов Альмир Әхәт улы мәктәбебезгә кыйммәтле бүләк тапшырды.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/konkursta-ichelrne-berse-bikchntev-rdis-sfndiyar-uly


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение