События

Наласа мәктәбендә очрашу булды 01.02.2021

Наласа мәктәбендә очрашу булды


29 нчы гыйнвар көнне  Наласа урта мәктәбендә “Без - бит Арча яклары” җыентыгы буенча “Шушы яктан, шушы туфрактан без” дип исемләнгән чара үтте. Чара кысаларында авылдашыбыз, язучы,  Муса  Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты , “Казан утлары”, “Мәйдан” журналларының баш мөхәррире Рөстәм  Галиуллин белән очрашу  үткәрелде. Бәйрәмебездә  Татарстанның халык шагыйре, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, Татарстан Республикасының  Габдулла Тукай исемендәге дәүләт, Татарстан Республикасының Муса Җәлил исемендәге премияләре лауреаты, Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре – Разил Исмәгыйль улы Вәлиев, ТР Арча муниципаль районы  башкарма комитетының социаль  мәсьәләләр буенча урынбасары – Алинә Таһир кызы Мөхәммәтшина, Арча муниципаль районы мәгариф идарәсенең милли мәсьәләләр буенча методисты Энҗе Габдулатҗан кызы Мостафина, Наласа авылы җирлеге башлыгы Ильфира Рамазан кызы Шакирова һәм районыбыз мәктәпләреннән укытучылар , укучылар катнашты.  Очрашуда укучылар  Рөстәм Галиуллинның тормыш юлын, иҗатын тирәнтен чагылдырып чыгышлар ясадылар,   әсәрләреннән  өзекләр укыдылар,   хикәяләрен  сәхнәләштерделәр. Рөстәм абыйларына үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Разил Исмәгыйль улы укучыларга теләкләрен җиткерде, китап һәм  дискларын бүләк итте. Очрашу бик эчтәлекле , җанлы һәм күңелле үтте.

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/nalasa-mktbend-ochrashu-buldy


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение