События

Яңа Кенәр балалар иҗат йортында милли көрәш буенча ярыш уздырыла 25.03.2016 Яңа Кенәр балалар иҗат йортында милли көрәш буенча ярыш уздырыла
Бүген, 25 март көнне, Яңа Кенәр балалар иҗат йортында милли көрәш буенча 2004 елгы малайлар һәм аннан яшьрәкләр өчен ярыш  уздырыла.

Башлана 9.00 сәг. Көрәш белән кызыксынучылар, бәйгегә рәхим итегез ! Телефоннар: 91-3-77., 89274319581.

Слово «земляк» не оставляет равнодушным 24.03.2016 Слово «земляк» не оставляет равнодушным
Арский район - один из крупнейших в республике. Он богат своей историей, целой плеядой родившихся в нем талантливых людей, чьими именами гордится Татарстан. Это объясняет, почему у такой общественной организации, как Арское землячество, огромный потенциал развития. Но тому есть и другие важные причины.

Арча юлчылары – беренче! 24.03.2016 Арча юлчылары – беренче!
“Татавтодор” ачык акционерлык җәмгыятенең Арча филиалында (җитәкчесе Альберт Сафиев) һөнәр осталарының ярышы булды. Республика күләмендәге зур чара булды ул. Анда “Татавтодор” җәмгыятенең техник директоры Наил Хәйретдинов, район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин катнашты.

Эшче яшьләр иҗат фестивалендә җиңүчеләр 24.03.2016 Эшче яшьләр иҗат фестивалендә җиңүчеләр
Эшче яшьләр иҗат фестиваленең йомгаклау концерты Арча станциясендәге мәдәни—спорт комплексында булды. Фестивальдә жиңүче яшьләребезне әйтеп үтәбез.

Рәмис белән Алмаз Чаллыдан беренче урынны алып кайттылар 24.03.2016 Рәмис белән Алмаз Чаллыдан беренче урынны алып кайттылар
Чаллыда 2002-2004 елгы яшүсмерләр, 1999-2001 елгы яшь спортчылар арасында таэквондо буенча ачык беренчелек булды. Анда Казан, Чаллы, Алабуга, Түбән Кама, Кама Аланы, Арча, Биектау, Питрәч районнарыннан 160 спортчы катнашты.

Главное - любовь к малой родине 23.03.2016 Главное - любовь к малой родине
Глава Арского муниципального района Ильшат НУРИЕВ вступил в должность полгода назад, но уже сумел завоевать большое уважение арчан, которое ощущаешь в общении с руководителями и сотрудниками местных организаций. О том, какие задачи являются главными в развитии района, мы говорим с его руководителем.

Арчада Гани Сафиулинның тууына 130 ел булуына багышланган чаңгы узачак 23.03.2016 Арчада Гани Сафиулинның тууына 130 ел булуына багышланган чаңгы узачак
26 март Арча үзәк стадионында Советлар Союзы герое Гани Сафиулинның тууына 130 ел булуына багышланган чаңгы ярышлары буенча марафон узачак. Башлана 10.00

Ашытбаш мәктәбендә талантларны барладылар 22.03.2016 Ашытбаш мәктәбендә талантларны барладылар
Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбендә матур бер традиция яшәп килә. Бу — мәктәпнең иҗат отчет концерты. Гадәти концерт кына түгел ул, уку елы тәмамланыр алдыннан, эшләнелгән эшләргә нәтиҗә ясап, уңышларны барлап, яңа эшләргә старт алу да.

Арча педагогия көллияте командалары җиңү яуладылар 22.03.2016 Арча педагогия көллияте командалары җиңү яуладылар
17-19 нчы март көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә Татарстанның урта уку йортлары студентлары спартакиадасының көз-кыш  этабының финал ярышлары булып узды. Бу ярышларда Арча педагогия көллияте командалары уңышлы чыгыш ясадылар.Җинел атлетика кроссы,чаңгы, баскетбол спорт төрләре буенча беренче нәтиҗәләрне күрсәтеп спартакиаданың беренче этабында җиңү яуладылар.

Казанбаш мәктәбе укучылары “Тамчы-шоу”да кунакта 21.03.2016 Казанбаш мәктәбе укучылары “Тамчы-шоу”да кунакта
14 нче март көнне Казанбаш төп мәктәбе укучылары татар теле һәм әдәбияты Исхакова Ф.Ш., Габдрахманова Л.М. Һәм Арча шәһәре мәгариф бүлегенең милли мәсьәләләр эше буенча методисты Мостафина Э.Г. җитәкчелегендә “Тамчы-шоу” бәйгесенә катнашу өчен Казан шәһәренә бардылар.

Укучылар тәмле ботка, коймак белән сыйландылар 20.03.2016 Укучылар тәмле ботка, коймак белән сыйландылар
Нәүрүз - язны каршылау бәйрәме ул. Татар халкы Яңа елны март аеның 21ендә — көн белән төн тигезләшкән вакытта каршы алган.

Бүген Арчада «Созвездие-Йолдызлык» республика фестиваленең зона бәйгесе башланды 19.03.2016 Бүген Арчада «Созвездие-Йолдызлык» республика фестиваленең зона бәйгесе башланды
Бүген Арча мәдәният йорты яшь артистлар белән тулы иде.Биредә «Созвездие-Йолдызлык» республика фестиваленең зона бәйгесе башланып китте.

Өчиледә Г. Тукайның 130 еллыгына багышланган “Уйна гармун, моңлан курай” фестиваль—конкурсы үтте 18.03.2016 Өчиледә Г. Тукайның 130 еллыгына багышланган “Уйна гармун, моңлан курай” фестиваль—конкурсы үтте

Өчиле мәктәбендә бөек татар шагыйре Г. Тукайның 130 еллыгына багышланган “Уйна гармун, моңлан курай” фестиваль—конкурсы булды. Анда районның гармунчы һәм курайчы балалары катнашты. Фестивальдә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты. 

Бер очрашу – бер гомер 17.03.2016 Бер очрашу – бер гомер
Ашытбаш, Шушмабаш урта мәктәпләрендә Гөлзадә Гомәр кызы Сафиуллина белән очрашу кичәсе узды

Референдум нәтиҗәләре 16.03.2016 Референдум нәтиҗәләре
2016 елның 13 мартында Татарстан Республикасы  Арча муниципаль районының Арча шәһәрендә һәм  16 авыл җирлегендә  граҗданнарның үзара салым акчаларын кертү һәм файдалану мәсьәләләре буенча референдумнар үткәрелде.

Бүген якташыбыз Нәкыйп Сафинның (1821—1987) тууына 95 ел! 15.03.2016 Бүген якташыбыз Нәкыйп Сафинның (1821—1987) тууына 95 ел!
Бүген якташыбыз, Советлар Союзы Герое, Нәкыйп Сафинның (1821—1987) тууына 95 ел.

Урта Курса мәктәбендә язучы Госман Бакировны искә алу кичәсе 14.03.2016 Урта Курса мәктәбендә язучы Госман Бакировны искә алу кичәсе
Урта Курса мәктәбендә язучы Госман Бакировның тууына 120 ел тулу уңаеннан искә алу кичәсе булды.

“Уйна гармун,моңлан курай” дип исемләнгән район иҗат фестиваль – конкурсына рәхим итегез. 14.03.2016 “Уйна гармун,моңлан курай” дип исемләнгән район иҗат фестиваль – конкурсына рәхим итегез.
18 март көнне Өчиле төп гомуми белем мәктәбендә Бөек шагыйребез Г.Тукайның 130 еллыгына багышланган “Уйна гармун,моңлан курай” дип исемләнгән район иҗат фестиваль – конкурсы үтәчәк.

Якташларыбыз Арчада 13.03.2016 Якташларыбыз Арчада
11 мартта республика газета-журналларында, радио һәм телевидениедә эшләүче һәм ветеран журналист якташларыбыз Арча районында булдылар.

Бүген якташыбыз Госман Бакировның (1896—1982) тууына 120 ел 12.03.2016 Бүген якташыбыз Госман Бакировның (1896—1982) тууына 120 ел
Бүген якташыбыз, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,Госман Бакировның (1896—1982) тууына 120 ел.

Носы мәктәбе укытучысы Раушан Абдуллин һәм Субаш–Аты мәктәбеннән Гөлгенә Вафина «ТАТМЕДИА» бүләкләренә лаек булды 11.03.2016 Носы мәктәбе укытучысы Раушан Абдуллин һәм Субаш–Аты мәктәбеннән Гөлгенә Вафина «ТАТМЕДИА» бүләкләренә лаек булды
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте 99 исемдә газета һәм 16 төрдә журнал чыгара. Шулай ук аның составында телерадиокомпания һәм интернет–чыганаклар бар. Ул һәр ел үз газета–журналларына, район газетасына язылучылар арасында бәйге игълан итә. Традиция буенча быел да 2016 елның беренче яртыеллыгына газета–журналларга язылучылар арасында бәйге оештырган иде.

Якташыбыз Рая ханым Фәтхуллина «Ел хатын-кызы. Ел ир кешесе: хатын-кыз карашы» Республика бәйгесе җиңүчесе булды 10.03.2016 Якташыбыз Рая ханым Фәтхуллина «Ел хатын-кызы. Ел ир кешесе: хатын-кыз карашы» Республика бәйгесе җиңүчесе булды
Якташыбыз, барыбызга да диярлек таныш булган Арча станциясендә яшәүче Рая ханым Фәтхуллина «Ел хатын-кызы. Ел ир кешесе: хатын-кыз карашы» Республика бәйгесе җиңүчесе булды.

Арча якташлыгы театральләштерелгән зур концерт–тамашага чакыра 10.03.2016 Арча якташлыгы театральләштерелгән зур концерт–тамашага чакыра
Арча якташлыгы 7-8 нче апрель көннәрендә Кәрим Тинчурин театрында "Шүрәле – Былтыр маҗаралары" дип исемләнгән театральләштерелгән концерт–тамаша оештыра. Башлана 18.30 сәгатьтә.

АХЛ чемпионы кем? 09.03.2016 АХЛ чемпионы кем?
7 мартта Арча Боз сараенда  Арча хоккей лигасында зоналарда җиңгән командалар хоккей буенча район башлыгы кубогы өчен  уйнадылар.

Пөшәңгәр егетләре концерт куйды 09.03.2016 Пөшәңгәр егетләре концерт куйды
Пөшәңгәр авылындагы күпфункцияле мәдәни-спорт үзәгендә авылның ир-егетләре тарафыннан ”Кояш гомере телим мин, Әнием сиңа”-дип исемләнгән 8-март Халыкара хатын кызлар көненә багышланган ял концерты булып узды.

«Төп йорт килене-2016» бәйгесе җиңүчесе билгеле булды 08.03.2016 «Төп йорт килене-2016» бәйгесе җиңүчесе билгеле булды
«Төп йорт килене-2016» бәйгесендә барлыгы 43 килен катнашты.  Шуларның 24е 7 мартта Арча мәдәният йортында узган бәйгенең финал өлешендә сәхнәгә күтәрелде һәм төрле номинацияләрдә җиңүче дип танылды.

8 нче март – Халыкара хатын-кызлар көне белән! 08.03.2016 8 нче март – Халыкара хатын-кызлар көне белән!
8 март – Халыкара хатын-кызлар көне – иң якты, матур бәйрәмнәрнең берсе. Язның беренче бәйрәме уңаеннан кояш кебек ягымлы, игелекле, аяз көн кебек якты күңелле, чәчәктәй гүзәл затларыбызга күңел түреннән чыккан ихлас котлау сүзләрен һәм иң изге теләкләремне җиткерәм.

Арчада яшәүче Роза Шәйхетдинованың өченче китабы 07.03.2016 Арчада яшәүче Роза Шәйхетдинованың өченче китабы
Арчаның «Казан арты» тарих—этнография музеенда Роза Шәйхетдинованың өченче китабын — «Уйлы еллар, моңлы еллар» китабын тәкъдир итү кичәсе булды.

Яше–карты ял итте 07.03.2016 Яше–карты ял итте

Узган шимбә чараларга бай булды. Бу көнне Арча станциясендәге 9нчы “Шатлык” балалар бакчасы каршында  “Хуш, кыш, исәнме, кояшлы яз” исемле бәйрәм булды. Аны “Ал кыюлык, алга омтыл, һич ялыкмый алга бар” дигән девиз белән “Көньяк” территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе үткәрде.

«Мөхәммәтвафа” мәчетендә Вәгазь кичәсе 07.03.2016 «Мөхәммәтвафа” мәчетендә Вәгазь кичәсе
Арча районы Урта Курса авылы «Мөхәммәтвафа” мәчетендә 3 нче Март көнне Вәгазь кичәсе булып үтте. Вәгазьне Арча Көнбатыш мәчете имамы Рәмис хәзрәт Гарифуллин сөйләде.

Арчаның көнбатыш өлешендә бәйрәм 06.03.2016 Арчаның көнбатыш өлешендә бәйрәм
Арчада территориаль җәмәгатьчелек үзәкләренең очрашулар оештырулары күңелле вакыйга. Әле менә бүген Арчаның көнбатыш өлешендә  8 мартка туры китереп бәйрәм оештырдылар.

Үзәк китапханәнең уку залында “Хатын-кызга чын мәхәббәт белән” исеме астында, Мисс һәм Мистер-Яз титулларын яклап, уен-бәйге узды 05.03.2016 Үзәк китапханәнең уку залында “Хатын-кызга чын мәхәббәт белән” исеме астында, Мисс һәм Мистер-Яз титулларын яклап, уен-бәйге узды
Үзәк китапханәнең уку залында “Хатын-кызга чын мәхәббәт белән” исеме астында, Мисс һәм Мистер-Яз титулларын яклап, уен-бәйге узды.

Арчаның хезмәт алдынгылары бүләкләнде 04.03.2016 Арчаның хезмәт алдынгылары бүләкләнде
4 мартта узган алдынгылар слетында кемнәр бүләкләнде икән?  «Арча батырларын барлый» Бәйрәмен уздыру турында Арча муниципаль район башлыгы карары.

Өчилеләр Шүрәле дә киңәшмәдә булган 03.03.2016 Өчилеләр Шүрәле дә киңәшмәдә булган
29 февраль көнне Өчиле төп гомуми белем мәктәбендә башлангыч мәктәп укытучыларының "Яңа стандарт шартларында башлангыч сыйныф укучылары белән фәнни-тикшеренү һәм проект эшчәнлеге" темасына семинар булып узды.

Муниципаль район башлыгы Кубогына алкалы хоккей буенча район беренчелеге була ( АХЛ финалы) 03.03.2016 Муниципаль район башлыгы Кубогына алкалы хоккей буенча район беренчелеге була ( АХЛ финалы)
7 мартта Боз сараенда Г.Тукайның тууына 130 елга багышлап муниципаль район башлыгы Кубогына алкалы хоккей буенча район беренчелеге була.

Гитарачыларыбыз триосы III дәрәҗә дипломант исеменә лаек булдылар 02.03.2016 Гитарачыларыбыз триосы III дәрәҗә дипломант исеменә лаек булдылар
26 февральдә Казанда “Морозко-2016”(“Суыккай-2016”) Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваль-конкурсы узды. Анда Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары да катнашты.

Арча станциясендә “Хуш, кыш, исәнме кояшлы яз” исемле бәйрәм булды 02.03.2016 Арча станциясендә “Хуш, кыш, исәнме кояшлы яз” исемле бәйрәм булды
Узган шимбә чараларга бай булды. Бу көнне Арча станциясендәге 9нчы “Шатлык” балалар бакчасы каршында  “Хуш, кыш, исәнме кояшлы яз” исемле бәйрәм булды. Аны “Ал кыюлык, алга омтыл, һич ялыкмый алга бар” дигән девиз белән “Көньяк” территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе үткәрде.

Чистай шәһәрендә “Кама мозаикасы” исеме астында IX Республика фестиваль-конкурсы узды 01.03.2016 Чистай шәһәрендә “Кама мозаикасы” исеме астында IX Республика фестиваль-конкурсы узды
20,27 февральдә Чистай шәһәрендә “Кама мозаикасы” исеме астында IX Республика фестиваль-конкурсы узды. Арча балалар сәнгать мәктәбе укытучылары һәм укучылары актив катнаштылар, лауреат һәм дипломант исемнәренә лаек булдылар.

Безнең командага Татарстан спорт министырлыгы бүләкләре тапшырылды 01.03.2016 Безнең командага Татарстан спорт министырлыгы бүләкләре тапшырылды
18 нче февраль көне Әлмәт шәһәрендә Татарстанның урта уку йортлары студентлары арасында физкультура буенча олимпиада булып узды.

Ашытбашта «Авыл көне» 01.03.2016 Ашытбашта «Авыл көне»
21февраль көнне Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Ашытбаш авылында «Авыл көне» булды.

«Халык көче таш яра» урам бәйрәме 01.03.2016 «Халык көче таш яра» урам бәйрәме
6 март көнне 13.00 сәгатьтә Көнбатыш урамында («Западный» кибете янында) «Халык көче таш яра» исемле урам бәйрәме була

Гөлсинә Зәкиеваның «Ташлап китмә…» китабын тәкъдир итү кичәсе булды. 29.02.2016 Гөлсинә Зәкиеваның «Ташлап китмә…» китабын тәкъдир итү кичәсе булды.
«Казан арты» тарих-этнография музеенда Гөлсинә Зәкиеваның «Ташлап китмә…» китабын тәкъдир итү кичәсе булды. Анда Казаннан да кунаклар кайткан иде.

Якташыбыз Назиров Алмас Әмин улын 60 яшьлек юбилее белән котлыйбыз! 29.02.2016 Якташыбыз Назиров Алмас Әмин улын 60 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!
Хөрмәтле Назиров Алмас Әмин улы! “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы Сезне олы бәйрәмегез — 60 яшьлек юбилеегыз белән тәбрикли!

Укытучылар чаңгыда ярышты 28.02.2016 Укытучылар чаңгыда ярышты
Арча стадионында укытучылар арасында чаңгы ярышлары үтте. Аны мәгариф учреждениеләре профсоюз оешмалары советы (рәисе Вакыйф Харисов) оештырды. Ярышларда 40 яшькәчә һәм 40 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар катнашты, шулай ук хатын-кызлар арасында һәм катнаш эстафета булды.

Атна саен ярыш 28.02.2016 Атна саен ярыш
Боз сараенда Утар Аты, Шушмабаш, Апаз, Яңа Кырлай, Арчаның 1нче урта мәктәбе, 5нче гимназиянең 2001 елда туган һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге укучылары арасында хоккей ярышлары узды.

«Ел тәрбиячесе” кем ул? 27.02.2016 «Ел тәрбиячесе” кем ул?

Арча сәнгать мәктәбендә район балалар бакчаларында эшләүче тәрбиячеләр арасында «Ел тәрбиячесе” бәйгесе булды. 


Кайнанам – киңәшчем һәм ярдәмчем 26.02.2016 Кайнанам – киңәшчем һәм ярдәмчем
“Төп йорт килене” район бәйгесе уңышлы гына дәвам итә. Чираттагысы Лесхозда булды. Анда  Казанбаштан биш бала үстереп, ике онык тәрбияләүче, 30 ел кайнана белән яшәгән Фәрия Әлмиева, Күлтәстән Нурания Әхмәдуллина, Югары Пошалымнан 20 еллык килен стажы булган өч бала анасы Резидә Галәветдинова, Лесхоздан 17 ел килен булып яшәгән, шулай ук өч балалы Лилия Фәсхетдинова, Кече Төрнәледән Гөлия Гыйлаҗиева, Түбән Пошалымнан Елена Гарипова катнашты.

Арчада мәктәп директорлары булып эшләгән мәгариф ветераннары очрашты 26.02.2016 Арчада мәктәп директорлары булып эшләгән мәгариф ветераннары очрашты
25 февральдә Арчада нигездә 1990-2000 еллар арасында мәктәп директорлары булып эшләгән педагоглар очрашуы узды.

“Бездә кунакта-Россия Герое Дмитрий Сафин” 25.02.2016 “Бездә кунакта-Россия Герое Дмитрий Сафин”
22 нче февраль көнне Иске Кишет авылында Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Сафиуллинның музей –утарында, Россия Герое Дмитрий Сафин, Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе Алмаз Борханов, бер төркем Әфганстан ветераннары белән очрашу булды.

Шушмабаш мәктәбе укытучысы Рәмлә Нуриева «Хәтер» сайты булдырган 24.02.2016 Шушмабаш мәктәбе укытучысы Рәмлә Нуриева «Хәтер» сайты булдырган
Шушмабаш урта мәктәбендә хәзерге заман мәктәбендә хәрби–патриотик эшчәнлек” темасына тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының район семинары булып узды.

Ватанны саклаучылар көне белән! 23.02.2016 Ватанны саклаучылар көне белән!
Хөрмәтле якташлар! Сезне Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелемнән котлыйм!

Казанбаш мәктәбенә бәйрәмгә кунаклар килде 22.02.2016 Казанбаш мәктәбенә бәйрәмгә кунаклар килде
22 нче февраль көнне Казанбаш төп мәктәбендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган зур бәйрәм үткәрелде.

Иң яхшы логотипка — бүләк! 21.02.2016 Иң яхшы логотипка — бүләк!
Арча Хәбәрләре газетасы бөек якташыбыз Г.Тукайның 130 еллыгына багышланган махсус билге-логотип иҗат итү буенча бәйге игълан итә. Эшләрне 1 мартка кадәр газетаның электрон адресына җибәрә аласыз (arvestnik@yandex.ru).Җиңүчене бүләк көтә.

Арчалылар дәүләт бүләкләренә лаек булды 20.02.2016 Арчалылар дәүләт бүләкләренә лаек булды
Арча Мәрхәмәтлек үзәге социаль хезмәткәре Низамиева Фирдәвес Рубил кызы халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Арчага байкерлар кайта. Арча мәдәният йортында бушка рок-концерт була. 20.02.2016 Арчага байкерлар кайта. Арча мәдәният йортында бушка рок-концерт була.
2 мартта Арча ипподромында мотомасленица була. Арчага байкерлар кайта. «15 мотоцикл, 400ләп кеше килер, дип көтелә.

21 февральдә һәм 23 февральдә Яңа Кенәрдә хоккей турнирлары була. 20.02.2016 21 февральдә һәм 23 февральдә Яңа Кенәрдә хоккей турнирлары була.
21 февральдә Яңа Кенәрдә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 2005 елгылар һәм аннан да яшьрәкләр арасында хоккей турниры була. Балтач районы Сосна авылыннан да хоккей командасы килүе көтелә.

Хәсәншәех хоккейчылары яна формаларын тәкъдим итте 19.02.2016 Хәсәншәех хоккейчылары яна формаларын тәкъдим итте
18 февраль конне Хәсәншәехнын хоккейчы егетлрәе, аларга көч биреп торучы җанатарлары кабаттан «АРЧА» боз сараена жыелды.Бу көнне алар халыкка үзләренең яна формаларын тәкъдим итте һәм  «ТАЙД-ФОЙЛ» хоккей командасы белән иптәшләрчә очрашу үткәрде.

Арчада авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов булды 19.02.2016 Арчада авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов булды
Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов 19 февральдә Арча районында булды. Аны муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев каршы алды һәм озатып йөрде.

Тукай әкиятләреннән торган музыкаль-шигъри композиция 19.02.2016 Тукай әкиятләреннән торган музыкаль-шигъри композиция
М.Сәлимҗанов исемендәге актерлар йортында “Тукай әкиятләре” дигән музыкаль-шигъри композиция оештырылачак. Бу чара Татарстанның театр әһелләре берлеге, “SFORZANDO” башкару сәнгатен җәелдерү хәйрия фонды белән берлектә 25 февраль көнне узачак.

Күтәренке кәеф бүләк иттек 19.02.2016 Күтәренке кәеф бүләк иттек
Яңа Кенәр  мәктәп интернатында тәрбияләнүчеләр “Өмет” балаларны тернәкләндерү үзәгендә концерт  куйды.

Җиңүче командага-спорт инвентаре 18.02.2016 Җиңүче командага-спорт инвентаре
Кичә Арча үзәк стадионында тагын чаңгы ярышлары булды. Бу юлы барлык мәктәпләр укытучылары җитезлектә көч сынашты. Ярышларны район мәгарифе профсоюз оешмасы (җитәкчесе Вакыйф Харисов) оештырды.

«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты» республика бәйгесе үрен безнекеләр яулады 18.02.2016 «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты» республика бәйгесе үрен безнекеләр яулады
«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты» республика бәйгесенең зона ярышында безнең районнан катнашкан өч кеше дә җиңү яулады.

Арча педагогия көллиятендә чаңгычылар көне 17.02.2016 Арча педагогия көллиятендә чаңгычылар көне
14 февраль көнне Арча педагогия көллиятендә чаңгычылар көне уздырылды. Бу ярышларда уку группаларыннан 28 команда катнашты. Ярышлар шәхси һәм команда ара беренчелектә иң күп ара шууып узу буенча уздырылды.

Кукмарада йөзү буенча “Зилант” балалар–яшүсмерләр спорт мәктәбенең бишенче ачык турниры булды. 17.02.2016 Кукмарада йөзү буенча “Зилант” балалар–яшүсмерләр спорт мәктәбенең бишенче ачык турниры булды.
Арчадан 16 яшь йөзүче барды. Әсхәт Ахунов 200 метр дистанциягә комплекслы йөзүдә өченче урынны яулады. Башкалар да уңышлы чыгыш ясады.

Арча педагогика көллияте студентлары атуда да беренче 17.02.2016 Арча педагогика көллияте студентлары атуда да беренче
11–12 февральдә Казанда мылтыктан ату буенча республика ярышлары булды. Тренер Фәрит Минхаиров җитәкчелегендәге безнең район атучылары пьедесталның бөтен баскычларын яулады.

Яңа Кенәрдә Тукай, Ленин урамы үзешчәннәренең дә урам концерты булды 16.02.2016 Яңа Кенәрдә Тукай, Ленин урамы үзешчәннәренең дә урам концерты булды
Түземсезләнеп көткән Тукай, Ленин урамы үзешчәннәренең дә урам концерты узып китте. Концерт бик матур, бай эчтәлекле булды. 3 сәгатьтән артык барган концертта барлыгы 64 кеше чыгыш ясады.

ЯҢА КЕНӘРДӘ АҖАГАН ГӨРЛӘДЕ. 16.02.2016 ЯҢА КЕНӘРДӘ АҖАГАН ГӨРЛӘДЕ.
13 февраль иртәсен ашкынып, зур дулкынлану белән көтеп алдык. Бүген мәктәптә “АҖАГАН”! Районыбызның, Кенәр зонасына караган, 11 мәктәбе үзара көч сынашачак.

Район китапханәчеләренең семинар – киңәшмәсе үтте 15.02.2016 Район китапханәчеләренең семинар – киңәшмәсе үтте
12 февраль көнне Арча үзәк китапханәсендә “Заманча китапханә һәм яңа эш алымнары” дигән баш астында район китапханәчеләренең семинар – киңәшмәсе үтте.

Татарстанда 5 февральдән 26 февральгә кадәр “Хәтер маршы” акциясе игълан ителде 15.02.2016 Татарстанда 5 февральдән 26 февральгә кадәр “Хәтер маршы” акциясе игълан ителде
Татарстанда 5 февральдән 26 февральгә кадәр “Хәтер маршы” акциясе игълан ителде. Быел ул Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышлана. Әлеге акция кысаларында Арча үзәк китапханәсендә “Бар җырымны илгә багышладым…” исемле әдәби-патриотик кичә узды.

Арчада «Россия чаңгы юлы-2016 узды» 14.02.2016 Арчада «Россия чаңгы юлы-2016 узды»
Арча стадионына чаңгы спортын яраткан кешеләр җыелган иде. Алар быел башка еллардагыдан да күбрәк булды. Беренче булып балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр старт алды. Финишка килгән һәр балага район башлыгы Илшат Нуриев бүләкләр тапшырды.

Урта курса авыл җирлегенә кергән авылларда яшәүчеләрнең җыены булды 13.02.2016 Урта курса авыл җирлегенә кергән авылларда яшәүчеләрнең җыены булды
13 февральдә Урта курса авыл җирлегенә кергән авылларда яшәүчеләрнең җыены булды. Анда муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.

Яшьләрнең активлыгы, әрсезлеге, осталыгы сокландырды. 13.02.2016 Яшьләрнең активлыгы, әрсезлеге, осталыгы сокландырды.
Арча мәдәният йортында КВН булды. Анда Арча гуманитар-техник техникум белән Социаль белем бирү академияменң Арча филиалы командалары очрашты.

Матур итеп эшлисез 12.02.2016 Матур итеп эшлисез
“Северный” ширкәте районда элекке тәртипләрне саклап кала алган сирәк хуҗалыкларның берсе. Фермалар мал белән тулы, кешеләр иртән торып эшенә бара, вакытында акчасын ала. Хуҗалык кемгә карый гади халыкның анда эше юк. Алар җитәкчеләре Рөстәм Хәйруллинны гына белә, аны тыңлый, ышана.

Ялгышырга ярамый 12.02.2016 Ялгышырга ярамый
12 февральдә Арча район Советының бюджет–финанс һәм икътисадый үсеш, авыл хуҗалыгы һәм әйләнә–тирә мохитне саклау мәсьәләләре буенча даими комиссияләренең берләштерелгән утырышы булды.

Тагын алты мәктәптә төзекләндерү эшләре бара 12.02.2016 Тагын алты мәктәптә төзекләндерү эшләре бара
Мәктәпләрне ныклап төзекләндерү быел да дәвам итә. Хәзерге вакытта дүрт урында – Наласа, Хәсәншәех, Ташкичү, Иске Ашыт, Кәче мәктәпләрендә төзекләндерү эшләре тулы көченә бара.

Арчада аерым фән буенча олимпиадаларда җиңгән өчен укучыларга 10 мең сумлык сертификат тапшырылды 11.02.2016 Арчада аерым фән буенча олимпиадаларда җиңгән өчен укучыларга 10 мең сумлык сертификат тапшырылды
Төрле фәннәр буенча республика олимпиадаларында җиңү яулаган 4 укучы һәм аларның укытучылары район башлыгы бүләгенә лаек булды.  Укучыларга 10ар мең, укытучыларына 5әр мең сумлык сертификат тапшырылды.

Шаяннар һәм тапкырлар ярышты 11.02.2016 Шаяннар һәм тапкырлар ярышты
Арча укучылар сараенда шаяннар, тапкырлар командаларының финал ярышлары булды. Ярышта Арчаның 5 гимназиясе, Утар Аты, Яңа Кенәр, Сикертән, Өчиле, Хәсәншәех мәктәпләре командалары катнашты.

Тест нәтиҗәләре буенча 12 мәктәп җитәкчесенең 6сы “кызыл” зонага эләккән 11.02.2016 Тест нәтиҗәләре буенча 12 мәктәп җитәкчесенең 6сы “кызыл” зонага эләккән
8 февральдә муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев укытучылар белән очрашты. Анда мәгариф идарәсенең узган елгы эш нәтиҗәләре каралды, 2016 елга бурычлар куелды.

Азанны иң матур әйтүче кем? 11.02.2016 Азанны иң матур әйтүче кем?
Бүген Көнчыгыш мәчетендә имамнар арасында азан әйтүчеләр бәйгесе үтә.Имамнар моннан тыш нәсел җепләрен барлап, шәҗәрә дә төзеп килгән,  дин буенча сорауларга да җавап бирделәр. Бәйге нәтиҗәләре белән соңрак таныштырырбыз.

Арча һәм Балтач районнарының муниципаль хезмәткәрләре командалары хоккей уйнады 10.02.2016 Арча һәм Балтач районнарының муниципаль хезмәткәрләре командалары хоккей уйнады
9 февральдә “Арча Арена” Боз сараенда Арча һәм Балтач районнарының муниципаль хезмәткәрләре командалары хоккей уйнады.

Арча стадионында «Татарстан чаңгы юлы-2016» була 10.02.2016 Арча стадионында «Татарстан чаңгы юлы-2016» була
14 февральдә 10 сәгатьтә Арча стадионында «Татарстан чаңгы юлы-2016» үткәрелә. Анда теләге булган һәркем катнаша ала. Стадионга рәхим итегез.

15 февральдән иртәнге Казан–Арча шәһәр яны поезды йөри башлый 09.02.2016 15 февральдән иртәнге Казан–Арча шәһәр яны поезды йөри башлый
15 февральдән иртәнге Казан–Арча шәһәр яны поезды йөри башлый.

Ашытбашта үткән шашка ярышы нәтиҗәләре 08.02.2016 Ашытбашта үткән шашка ярышы нәтиҗәләре

Иң көчлеләр — Шушмабашта 08.02.2016 Иң көчлеләр — Шушмабашта
6 февральдә Курса–Почмак урта мәктәбенең спорт залында 2000 елда туган һәм аннан яшьрәк яшүсмерләр арасында “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте призына  көрәш буенча ярышлар узды.

Мәдәният хезмәткәрләре узган елга нәтиҗә ясады 07.02.2016 Мәдәният хезмәткәрләре узган елга нәтиҗә ясады
Мәдәният хезмәткәрләренең 2015 ел нәтиҗәләре буенча киңәшмәсе булды. Анда Татарстан Республикасы Министлар Кабинеты карамагындагы Баш архив идарәсе җитәкчесе Ирада Әюпова, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты.

Мәскәүдә беренче татар фильмы төшерелгән 06.02.2016 Мәскәүдә беренче татар фильмы төшерелгән
Атаклы татар язучысы Әмирхан Еники: “Мәхәббәт – ул йөрәк эше” дигән. Татар классигының әлеге сүзләре Мәскәүдә яшәүче татар егетләрен кинокартина төшерергә рухландырган да инде.

Хәсәншәех егетләре хоккейны каты уйный 06.02.2016 Хәсәншәех егетләре хоккейны каты уйный
Бу егетләрдә туган авылым «Хәсәншәех!» дигән зур горурлык хисе бар! Алар авылда гына яшәми. Арча Боз сараена тренировкага Казаннан ук кайтып йөрүчеләр бар!

Кеше кадерен беләләр 05.02.2016 Кеше кадерен беләләр
4 февральдә Сеҗе авыл җирлегенә кергән авылларда яшәүчеләрнең җыены булды. Анда муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.

Арчабыз үсә 04.02.2016 Арчабыз үсә
28–29 гыйнвар көннәрендә Арча шәһәрендә яшәүче гражданнарның җыеннары үтте. Аларда шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Касыймов, аның урынбасары Камил Гомәров 2015 елда башкарылган эшләр, 2016 елда алда торган бурычлар турында чыгыш ясадылар.

Арча мәдәният идарәсе 300 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде 04.02.2016 Арча мәдәният идарәсе 300 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде
2015 елда мәдәният учреждениеләре арасында мәдәният эшен оештыру буенча республика бәйгесе игълан ителгән иде. Арча мәдәният идарәсе икенче урынны яулап, 300 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде. Бу акча матди-техник базаны ныгыту өчен кулланылачак.

Кичке чаңгы юлы 03.02.2016 Кичке чаңгы юлы
Районда чаңгы спортына караш үзгәрде, аның белән шөгыльләнүчеләр саны артты. Кичләрен стадионга төшсәң, Арчада күп кеше чаңгы шуа диярсең.

Аларны кем алыштырыр? 03.02.2016 Аларны кем алыштырыр?
Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев 3 февральдә Яңа Кишет авыл җирлегендә яшәүче гражданнар җыенында катнашты.

Арча халык театры спектакле «Саташу» (дәвамы) 03.02.2016 Арча халык театры спектакле «Саташу» (дәвамы)
Туфан Миннуллин «Саташу». Рольләрдә «Җидегән чишмә» Арча халык театры артистлары. 3 бүлеге. Дәвамы бар.

Арчада ике академиклы авыл бар 02.02.2016 Арчада ике академиклы авыл бар
Арча район үзәгеннән 31 чакрым ераклыкта урнашкан Кышкар Россиядә иң зур мәдрәсәсе белән тарихка кереп калган. Шушы авылда туып-үскән сәүдәгәр Баязит бине Госман Әл-Кышкарый тарафыннан 1777 елда ачылган мәдрәсә 1918 елга кадәр эшли.

Арчада яңа мәктәп төзеләчәк 02.02.2016 Арчада яңа мәктәп төзеләчәк
29 гыйнварда Арча шәһәре гражданнарының җыены булды. 2015 елда башкарылган эшләр һәм 2016 елга бурычлар турында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Касыймов чыгыш ясады.

Ишегалды машина утарыннан ким түгел 02.02.2016 Ишегалды машина утарыннан ким түгел
– Мин шундый хыялый кеше инде – берәр нәрсә ясамасам, йоклый алмыйм. Әле дә хыялда булган әйберләр бар, аларның барысын ясап бетереп тә булмый, – ди Арча районы Яңа Сәрдә авылында әти-әнисенең төп нигезендә гомер кичерүче Наил Габдрахманов.

Нәҗип Нәккаш Тукай белән илһамлана! 01.02.2016 Нәҗип Нәккаш Тукай белән илһамлана!
3 февраль көнне «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә рәссам-хаттат Нәҗип Нәккашның шәхси күргәзмәсе ачыла. «Тукай белән илһамланып» дип аталган проектта тугралар остасының алтмышлап хезмәте урын ала.

Сикертәндә төп йорт киленнәре көч сынашты 01.02.2016 Сикертәндә төп йорт киленнәре көч сынашты
Сикертәндә «Төп йорт килене-2016» район бәйгесенең зона ярышы булды. Анда Сикертәннән Рамия Салихова, Ташкичтән Ләйсән Габдрашитова, Чөмә Елгадан Халидә Әүһәдиева, Урта Курсадан Лилия Камалова, Корайваннан Резеда Шакирова көч сынашты.

Нәтиҗәләр эшне күрсәтә 31.01.2016 Нәтиҗәләр эшне күрсәтә
Иске Кырлайда 22 гыйнвардан 23 гыйнвар төнендә буран котыра. Ә иртәгесен, 23 гыйнварда, авылда Иске Кырлай мәктәбендә укыган Фәнил Гарәфиев истәлегенә зур чаңгы ярышы булачак.  Бәхеткә каршы, иртәнге якта буран тына төшә.

Арчада район башлыгы призына көрәшәләр 30.01.2016 Арчада район башлыгы призына көрәшәләр
Бүген спорткомплекста район башлыгы призына көрәш бәйгесе уза. Көрәшчеләр бик күп. Кубокны кайсы команда отар?  Бәйгене карарга рәхим итегез.


Новости 3201 - 3300 из 3509
Страницы: